Саммитларга әзерләнүче Уфада күлләвекләр җыелды
Башкортстан түрәләре Уфаның 8-10 июльдә узачак ШОС һәм БРИКС саммитларына тулысынча диярлек әзер булуы турында хисап тоткан көннәрдә Уфага барып кайткан билгеле блогер Илья Варламов урамнарның нинди пычрак булуын, күлләвекләр җыелуын күрсәтүче фотогалерея тәкъдим иткән иде. Варламов элегрәк Уфа турында бары уңай фикерләр генә ишеткән булган. Әмма хәзер тәгәрмәче суга баткан машиналарның күлләвекләр аша йөрүен үз күзләрем белән күргәч, Уфага мөнәсәбәт үзгәрде ди Варламов. Алдынгы төбәкнең башкаласында түгел, сыер абзарында йөргән кебек булдым дип яза ул. Бу видео да Уфаның нәкъ Варламов йөргән Сипайлово бистәсендә төшерелде.
бәйле язмалар
мультимедиа
-
май 08, 2023
Курган өлкәсендә татар авылы янган
-
ноябрь 07, 2022
Мобилизациягә эләккән ирләр Казанда баш күтәргән
-
март 15, 2021
Казанда Нәҗибә Ихсанова белән хушлаштылар
-
февраль 25, 2021
Югары мәхкәмә ТИҮ эшен карый башлады
-
гыйнвар 23, 2021
Казанда Навальныйны яклау чарасы
-
гыйнвар 20, 2021
Казанда онлайн-мәдрәсә тәкъдим ителде