Георгий тасмасының нинди мәгънәгә туры килүен киң җәмәгатьчелек белеп бетерми. Бу тасманың кайдан килеп чыгуын белсәләр, күпләр аның урынына Татарстан байрагы төсендәге тасманы тагуны өстен күрерләр иде, диде галим Рафаэль Мөхәммәтдинов. Элекке Советлар Берлегенең берничә дәүләтендә быел Донбасс сугышы символына әйләнгән Георгий тасмаларыннан баш тарту шаукымы бара. Бу дәүләтләрдә тасмага каршылык дин яки аның тарихына түгел, ә Русия сәясәтенә бәйле.
Балтыйк буе дәүләтләре
Русиянең идеологик басымыннан беренчәләрдән булып Литва, Латвия һәм Эстония читләште. Русия империясе һәм совет коммунизмын, шулай ук национал-социализмны чагылдырган барлык символлар анда канун белән тыелган. Совет символларын кулланган өчен җәза яный. Георгий тасмалары өчен биредә хөкем итмиләр, әмма алар хупланмый. Литва, Латвия һәм Эстониядә җиңү көне Европа белән бергә 8 майда бәйрәм ителә.
Беларус
Русиянең иң якын беректәше Беларус президенты Александр Лукашенка да Кремль өметләрен акламады. Аның идеологлары җиңү символы итеп алма чәчәге тагылган кызыл-яшел тасма тәкъдим итте. Парламент алдында ясаган соңгы чыгышларының берсендә Лукашенка, георгий тасмасы Беларуста тыелмый, әмма яңа символ бәйрәмгә "милли үзенчәлек" өсти диде. Танылган рәссам һәм язучы Артур Клинов "милли тасманың" кыяфәте белән бик килешмәсә дә, георгий тасмасына альтернатива булу яхшы дип саный.
"Минемчә, аның булуы әйбәт инде. Георгий тасмасының тарихы нинди генә булмасын, хәзер аңа караш тискәре, ул көч куллану һәм сугыш символына әйләнде. Яшел-кызыл алма чәчәген сәнгати яктан тәнкыйтьләргә була. Кызганыч ки, безнең хакимияткә зәвык җитми. Белгечләргә, рәссамнарга мөрәҗәгать итәр урынга алар элекке совет традицияләрендә бер әйбер эшләп куйганнар. Әмма, яңадан кабатлыйм, андый тасманың булуы бик яхшы", диде Клинов.
Молдова
Молдовада Русиянең идеологик йогынтысына каршы кискен чаралар күрелә. Парламентның либераль партиясе депутатлары георгий тасмасын таккан өчен гади кешеләргә 120 доллар, дәүләт хезмәтендә булучыларга 200, ширкәтләр өчен 250 долларга кадәр штраф турында канун өлгесен кертте. Алар бу тасманы "сепаратизм, канунсызлык, башбаштаклык һәм йөзләгән корбан" символы дип атаган. Молдовада җиңү көне юк. Ватанны саклап һәлак булганнарны искә алу көне бар. Шулай итеп хакимиятләр барлык сугышларда һәлак булганнарны искә ала.
Украина
2015 елның апрель ахырында Совет чорының идеологик мирасыннан Украина да баш тартты. "Бөек Ватан сугышы" дигән термин юкка чыгарылды. Большевизм һәм фашизм җинаятьләре тиңләштерелде. Икенче дөнья сугышы корбаннарын искә алу символы итеп кызыл мәк чәчәге игълан ителде. Аның шигаре "1939-1945. Кабатланмасын".
Үзәк Азия
Элекке совет берлеге дәүләтләре оештырган барлык берләшмәләр әгъзасы булган Казакъстан быелдан дәүләт әләме төсендәге тасмалар кертте. Алтын һәм зәңгәр төстәге милли укада кояш һәм бөркет сүрәтләнгән.
Үзбәкстанда дәүләт дәрәҗәсендә тасмалар таратылмый. Җиңү көнендәге чәчәк бәйләмнәрендә кызыл урынына Үзбәкстан әләме төсендәге яшел тасмалар кулланыла.Кыргызстанда махсус комиссия урамнарны әләм төсендәге кызыл һәм сарыга бизәргә кушты. Кызыл төс батырлык һәм җиңүне, сарысы тынычлыкны аңлата.
Таҗикстанда яшьләр һәм зыялылар георгий тасмаларына каршы чыккан иде. Русия символы тыелмаган.
Кыргызстанда махсус комиссия урамнарны әләм төсендәге кызыл һәм сарыга бизәргә кушты. Кызыл – батырлык һәм җиңүне, сары – тынычлыкны аңлата.
Төрекмәнстан күптән инде советлардан читләшкән. Чит дөньядан визалар һәм мәгълүмати блокада белән үзен аерган Төрекмәнстан бары тик элекке җитәкче Төркмәнбашы һәм хәзергесе Бердымөхамәдов җиңүләренә генә дан җырлый.
Кавказ
Кавказ илләре кара-сары тасмага битараф. Грузия һәм Азәрбайҗанда георгий тасмалары таратылмый. Әрмәнстанда әрмән геноцидының 100 еллыгына корбаннарны искә алу символы итеп күгәрчен күзе чәчәге игълан ителде.
Бөтен бу дәүләтләрдә совет чоры истәлекләре мөмкин булган кадәр юк ителгән, инкыйлабчылар һәм коммунистларга һәйкәлләр алынган, коммунистик урам исемнәре милли каһарманнар исемнәренә алыштырылган.
Русия һәм танылмаган төбәкләр
Кайбер җирләрдә георгий тасмаларына альтернатива юк. Беренче чиратта бу Русия аннексияләгән Кырымга, шулай ук "Донецки Халык Республикасы", "Лугански Халык Республикасы"на кыгыла.
Русия яклы сугышчылар бу тасмаларны Донбасста низаг башыннан бирле тага. Шул ук хәл Мәскәү катнашында билгеләнгән Абхазия, Көньяк Осетия һәм Днестр буе төбәгендә.
Русиянең үзендә "георгий" кампаниясе дәүләт дәрәҗәсендә бара. Кырым аннексиясе һәм Украинаның көнчыгышында сугыш башланганнан бирле патриотизм үсте, тасмалар тарату эше артты. Моның өчен Казан тукыма берләшмәсенә узган елгы дүрт мең чакрымлы заказны быел 10 мең чакрым итеп җитештерергә кушылды.
Георгий тасмаларын Казанда Беларус җебеннән ясыйлар. Тасма төсләрендә шулай ук шарфлар җитештерелә. Шул ук төсләрдәге күлмәкләр мода тамашаларында күрсәтелә. Кара-сары пакетларга төрле ашамлыклар, хаттә презервативлар салып сатыла.