Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан ае: кемгә – ураза, кемгә – юк

18 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза көннәр иң озын вакытка туры килде. Азатлык ураза тотучыларның һәм тотмаучыларның кичерешләрен, шушы айда булган вакыйгаларны барлый.

Түбән Камада кояш 15 минутка иртәрәк байый

Кичәге ифтарыбыз Түбән Камада узды. Монда кояш иртәрәк байый. Шул "15 минут иртәрәк" өчен дә ирексездән сөенеп куясың:) Рәхмәтеңә рәхмәт дигәндәй, бүген безне ифтарга чакырган дустыбыз "Килүегезгә рәхмәт!", дип чын күңелдән сөенеп каршы алды. "Үзеңә рәхмәт, кунак итүче син бит," дигәч, "Сез миңа савап казанырга мөмкинлек бирәсез!" диде. Кунакка дәшүне кем ничек кабул итә шул! Кайберәүләр ифтар әзерләүне катлаулы, чыгымлы чара итеп күзаллыйлар, "быел уздырып булырмы, юкмы инде" диләр. Югыйсә, гадәти кичке аш чамасы әзерләсәң дә, ураза тотучыларга бу бик җиткән. Бүген кичәге эссе дәвам итте, без тәмам төнге тормышка күчеп барабыз. Ураза авыр эш вакытына туры килгәннәргә Аллаһ җиңеллеген бирсен, әҗерен арттырсын! Иптәш кызым, "энекәшләрем ураза да тота, авылдагы эшләрне дә эшләп баралар," ди. Ирексездән әбекәйләрнең эссе көннәрдә ураза тотканнары турында сөйләгәннәре искә төшә. Ураза тоту белән бергә алар кыр, бакча эшләреннән калмаганнар. Сокландыра!

Эльза Нәбиуллина
укытучы, Казан

Бөгелмәдә Рамазан

Ай ахырына кадәр Бөгелмә урамнарына хәмердән тыелу кирәклеге турында язылган тагын дүрт автобус чыгар дип көтелә. (Нәүбәһар Кәбир рәсеме)

Туниста Рамазан

Mенә нәрсә ул БӘХЕТ!

​3 нче көн. Бүгенге көн чыдый алмаслык эсселеге белән истә калды, аеруча шәһәр автобусында бу үзен нык сиздерә. Көне буе су көтеп тилмергән иреннәргә су тидерү- дөньядагы иң зур ләззәтләрдән! Менә нәрсә ул бәхет! Нәкъ шушы мизгелдә син үзеңне җиңүче итеп тоясың!

Эльза Нәбиуллина
укытучы, Казан

Тәравих сәяхәтләре

Әлхәмдүлилла, Казан мәчетләре буйлап Рамазан сәяхәтләремне башладым. Узган ел болай дигән идем: "Туган шәһәремдә матур мәчетләр шул кадәр күп, яңалары ачыла, барысын да күреп өлгереп булмый. Кем Казанның барлык мәчетләрен дә күргәнем бар дип мактана ала? Миннән булмый. Шулай итеп Рамазан аенда һәр тәравих намазына төрле мәчетләргә бару менә дигән вакыт дип уйладым.

Әлбәттә, көн саен булдыра алмам. Кайбер мәчетләргә тәравихка да, җомга намазына да, ифтарга да барганым бар. Һәр мәчетнең үз йөзе, үз рухы, үз атмосферасы, аны кешеләр тудыра. Әмма гафу итегез, кичәге ифтардан соң тагын тәнкыйть сүзләрем туды. Кайберләрегезнең минем бу сүземә ачуы да килер. Кешеләр өйдә авыз ачарга тиеш дип саныйм. Туганнарын, дусларын чакырып. Бер төркем итеп җыелганда һәркем үзе белән күчтәнәч алып килсен. Көн саен бушка ашап йөрү кебек "модерн традицияне" аңламыйм. Зур ифтарлар мохтаҗлар өчен булырга тиеш. Шул вакытта гына алар бәрәкәтле булачак. Бу кичке хәйрия ифтарларына карасаң - бөтен мөселманнар үзләренә көненә бер ашарга әйбер таба алмый икән дигән тәэсир кала. Музыка һәм вәгазь тыңлата-тыңлата, дөрес хәләл колбасаны кайсы кибеттән алу, һ.б. шуның кебек "киңәшләр" бирә-бирә ашату халыкны азындыра, абруен төшерә һәм сарык көтүенә әйләндерә. Беркемне дә үпкәләтәсем килми. Әмма андый ифтарларга күбрәк йөргән саен шундый нәтиҗәгә киләм. Кемнеңдер Рамазан кәефләрен бозган булсам зинһар гафу итегез. Күпләр өчен Рамазан аен бердәмлек рәхәтен тою өчен бердәнбер форсат. Гаиләдә барысы да ураза тотмаучылар өчен бигрәк тә. Әмма ир аерым, хатын балалары белән аерым йөрү кемгә кирәк? Барлык буыннар, ир, хатын, балалар бергә булганда чын бәйрәм була. Нигәдер күпләр бер көтү халык белән бушка ашап йөрүне хуп күрә…

Резеда Сафиуллина
мөгалимә, Казан

2нче көн

Бүген ифтар юлда барган вакытка туры килде. Моның бернинди зыяны юк. Кул астында җиләк-җимеш, иң алдан шуны ашыйсың. Бераз вакыттан өйгә кайтып җиткәч, җитдирәк ризыкларга да күчәргә була. Белгечләр әйтүенә караганда, иң элек җиңелчә ризык белән авыз ачып ара биргәннән соң, төп ризыкка керешү файдалы.​

Гадәти тормыш мәшәкатьләренә бай көн. Төнлә аэропортка барып, иптәшемне каршы алдым, аның багажы кайтып җитмәү сәбәпле, аэропортта озак кына вакыт көтәргә туры килде. Иртәдән тамак та ача башлады. Кайберәүләр ураза аена отпуск ала, минем җәйге ялым Рамазанга очраклы туры килде. Шуңа күрә төнге, иртәнге якны актив уздырып (намаз, Коръән укып), төшкә кадәр йокларга була!!!

Эльза Нәбиуллина
укытучы, Казан

Шашлыктан баш тарттым​

Уразаның беренче көнендә Шыгырданда алты мәчеттә тәравих укылды. Авыл зикер моңына күмелеп торды. Йокларга яттым. Төнге беренче яртыда телефонга шалтыраталар. “Рәфис, шашлык әзерләдем, син генә юк,” - ди күршедәге район үзәге - Батырда яшәүче бер иптәш. Юк, мин йоклыйм инде, уразада нинди шашлык инде, дип баш тартам йокы аралаш. “Әйдә инде, хәзер килеп алабыз,”- ди п үз сүзендә тора бу. Бармадым. Беләм мин аларның шашлык-машлыкларын. Шашлык астына башта бер рюмка саласың, шашлыктан соң икенчесен. Китте шуннан. Кыскасы, шайтан кергән ул иптәшләргә. Котыртмакчы була.

PS. Илфак Шиһапов шалтыратып, шашлыкка чакырса – барырга була иде. Ул тәңречелек турында матур сөйли. Әкият тыңлаган кебек тыңлап утырасың. Әмма ул да уразада салмый икән.

Рәфис Җәмдихан
журналист, Шыгырдан

Бүген тәравих-марафон өйдә генә булыр төсле

​Офис бүлмәбез ике фронтка бүленде: ашаучылар һәм ашамаучылар, өченче төркем – күзәтүчеләр. Классик күренеш: эш 9да башлана, 11дә чәй эчеп, капкалап алу, бу җиңелчә генә дип атала. Аннары бер сәгатьтән соң “кара яндырып” ашау. Микродулкынлы мич эшкә керешә. Ишеге бер ачыла, бер ябыла, "Әзер!" дип сызгырып кына тора. Бүген берсе итле бәрәңге алып килгән, берсенең банкасында – итле макарон. Әлегә чыдыйм. Бүлмәдән чыгып китә алмыйм. Тизрәк язу эшләремне, хисапларны тапшырып чыгып сызарга кирәк. Түзәм. Су күп эчәргә күнеккәнмен. Әмма эчәсе килми. Табиблар күп су эчәргә куша дип, бүлмәдәш Әлфрит абый көненә ике литр эчәргә өйрәтте. Өстәлдәге савытлар буш тормый, су белән тулы. Помпалы зур шешә минем каршымда гына. Әлфрит абый помпаны кызганмыйча башын изеп-изеп колонкадан кебек су агыза. "Ләйсән, сиңа салыйммы?" ди. Онытыла. Авыздагы төкерекнең соңгы тамчыларын йотып: "Юк, рәхмәт!" дим... Дуслар тәравих-марафон оештырыйк, ди. Көн саен Казанның бер мәчетенә тәравихка барыйк, диләр. Кичә бардык – соңга калдык. "Шамил" мәчетенә килеп кергәндә, укый башлаганнар иде, этенеп кереп бастык. Әмма өлгермәдек. Татар әбиләрe тел шартлаттылар, алар соңга калуны яратмыйлар. "Шамил" мәчете имамы тәравих 21.30 башлана, соңга калмагыз диде. Бүген марафон өйдә генә булыр төсле.

Ләйсән Вәлиева
Офис менеджеры, Казан

дәвам

XS
SM
MD
LG