Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан ае: кемгә – ураза, кемгә – юк

18 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза көннәр иң озын вакытка туры килде. Азатлык ураза тотучыларның һәм тотмаучыларның кичерешләрен, шушы айда булган вакыйгаларны барлый.

Төркиядә Рамазан

​Рамазан аенда гына пешерелгән "Трабзон икмәкләре" 15 көн катмый. Фотоны Дидим шәһәреннән ​Mari Batuhan Yilmaz​ җибәрде.

Ифтардан соң Дидимда халык каһвәгә чыга.

Пакстанда Рамазан

Акъәбиләребез исән булсын

​Уразада барысы да ифтар турында яза. Аңлашыла инде, ач кеше ризык турында уйлый. Аңлыйм, бу ләззәтле ачлык. Аллаһ ризалыгы өчен, нәфесне тыю ачлыгы. Шыгырданда да ифтарлар күп. Көннәр озын булса да, һәр көн мәчетләрдән бабайлар ифтар мәҗлесләренә төялешеп китәләр. Гадәттә һәр намаздан укыла торган тәсбихлар дә, ураза аенда акшам намазыннан соң укылмый. Бабайлар ярар, ул ак яулыкларын бәйләгән, акъәбиләрнең берничәшәр булып ифтарга барулары шундый матур күренеш ки, сокландырырлык. Татар әбиләренең ул яктан бәхет бар шул. Күршедәге башка халык карт-карчыклары өчен андый бәйрәмне мин белмим. Татар карт-карчыклары өчен мәҗлесләр олы бер бәйрәм, матур итеп вакыт уздыру, савап казану. Авыллар, тормыш бизәге бит алар. Шушы ифтар-корбан, башка тагын әллә күпме төрле мәҗлесләргә, авыл урамнарын бизәп, ак яулыкларында йөреп торсыннар иде шул акъәбиләребез.

Рәфис Җәмдихан
журналист, Шыгырдан

Әфганстанның Газни шәһәрендә Рамазан

Кекска йөзем кисәкләре катыштырганнар, шулар белән авыз ачтым!

Бүген беренче тапкыр тоткан уразаларыбыз хакында искә төшереп утырдык. Мин ул вакытта мәктәп укучысы, Рамазан ноябрь аена туры килгән иде (башлау өчен бик җиңел вакыт). Авыз ачу сәгать өч белән дүрт арасында. Ә минем өйгә кайтыр юлым чагыштырмача ерак, авыз ачарга кулымда мәктәп ашханәсендә бирелгән кекс кына бар. Ләкин безне: "Табигый ризыклар белән авыз ачарга кирәк," дип өйрәткәннәр иде. Бәхетемә, кекска йөзем кисәкләре катыштырганнар, шулар белән авыз ачтым!​

Ни хикмәт, ифтарга чакыручыларның саны артканнан арта бара, шөкер. Кешегә барсаң күп ашарга туры килә дип икенче көн инде ифтарны өйдә уздырабыз. Гади ризыклар: карабодай боткасы, сыр, кыяр белән помидор салаты һәм күп итеп су. Көне буе ризык күрмәгән корсакларга бу таман гына. Калганы артык булыр иде.

Эльза Нәбиуллина
укытучы, Казан

Лондонда Рамазан

Шөкер, бүгеннән мин ялгыз түгел

Моңа кадәр бүлмәдәшләр арасында үзем генә "ала карга" кебек кукраеп утыра идем, тагын бер кызыбыз ураза тота башлады. Гомерендә беренче тапкыр. Әлегә түзә, әмма авыр икәне сизелә. Бүлмәдә биш кеше утырабыз. Дүрт кешегә берүзем булганда көчләр тигез түгел иде. Тагын бер кешене күндерә алсак, "уразистлар" хәрәкәтенә әйләнәчәкбез. Әмма кешене кызыктыру авыррак, мондый челләдә, юләрме сез сусыз торырга, дип карыйлар. Килешәм алар белән, кичә үзем дә су эчү турында хыялландым. Африка чүлләрендә сузыз интеккән кешеләрне чын-чынлап җәлләдем. Миңа, олы кешегә түзү авыр, ә андагы балалар бер йотым суга ничек түзә?! Уразада чикләүләр күп, аларга тагын бер "ахи"не куштым. Бер ай булса да ит ризыкларыннан тыелып торам әле. Бәлки, ашказаным белән бергә күңелем дә чистарыныр? Теге каршы фронтка да күрсәтерлек әйбер булыр!

Тагын бер хикмәт турында әйтергә онытып торам бит! Эшебездә утызлап кеше эшли, шуларның ураза тотучылары – 5-6 кеше. Әйе, без аз. Әмма көчлебез. Җитәкче Рамазан уңаеннан иртәнге җыелышларны бер сәгатькә кичектерде. Шәп бит?! Миңа калса, шәп.

Ләйсән Вәлиева
Офис менеджеры, Казан

Бәрәңге, бакча чүбе дә уразага туры килде

Ел да ураза тотам дип мактана алмыйм, ә менә быел тотып карарга булдым. Вконтакте интернет челтәрендәге язмалар, хәбәрләр дә тәэсир итте. Бөтен кеше кырылып ураза тотканда, оят булыр кебек иде. Эссе көннәрдә савабы зурлыгы да үз ролен уйнагандыр. Беренче көнне эшкә барасы булгач, баш әйләнер ач торып, өйгә ничек кайтырмын, дип курыктым. Чөнки кайтасы юлым бик ерак, кимендә сәгать ярым кирәк. Әле ике автобус белән. Җомгага ял алып, өч көндә ияләшсәм, аннары җиңелрәк булыр дигән уйлар белән, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, икенче көнне башладым. Беренче көн авыр тоелмады, тик ашагач, ашказаны гына "сөйләнеп" алды. Ә алдагы көннәр бераз авырлашты. Тик көндез ятып торсаң, җайлана икән. Менә уразаның бишенче көнен эштә үткәрдем. Организм инде ияләшә башлаган, авыз да кипми, ашыйсы да килми. Ашның кадерен аңлыйсың икән.

Рамазан аенда аң-иман таратырга Төркиядән кадәр җиде Коръән-хафиз килгән. Аларны Төмән өлкәсенең төрле районнарына таратканнар. Авылларда ифтар ашларын үткәрергә алдан ук чиратка язылганнар. Эссегә олырак яшьтәгеләр генә бирешә башлады. Бәрәңге, бакча чүбе дә шул вакытка туры килде. Аларга авыррак.

Гөлнур Вәлиева,
журналист, Төмән

дәвам

XS
SM
MD
LG