Тюльпан Минһаҗева ана телен бишектән үк өйрәтү програмына татар телендә балалар өчен рәсемнәр тупламаларын әзерли. Азатлык бу проект белән кызыксынып, аның авторына мөрәҗәгать итте.
Бүгенге көндә балалар өчен тәкъдим ителгән китаплар, уенчыклар, әсбаплар шактый күп һәм төрле. Тик алар арасында татарчасы бик аз. Балалар өчен татарча уенчыклар, фикер үстерү уеннары, матур бизәлешле, төрле тематикалы китапчыклар юк дәрәҗәсендә. Ә бит туган телгә мәхәббәт гаиләдә бишектән үк тәрбияләнергә тиеш. Кечкенә балаларның чит телләрдәге уенчыклар белән уйнап, чит телләрдәге китапчыклар карап, аларны тыңлап, телләре татарча ачылмаячагы көн кебек ачык.
Моңа кадәр татар теленә артык игътибар итмәгән яшь гаиләләр, балалары тугач, татар телендә балалар өчен кирәкле китаплар, уенчыклар, кирәк-яраклар эзли башлый. Ләкин аларның юк дәрәҗәсендә булуын күреп күңелләре төшә. Кайбер әти-әниләр үз балалары өчен хәтта үзләре кулдан яки принтердан материалларны, рәсемле язуларны ясый башлый.
Бу проблемны чишүгә кайбер милли җанлы яшьләр үзләре тотына. Тюльпан Минһаҗева башта улы өчен әзерли башлаган рәсемнәр тупламасын соңрак киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Алар "Акыллым" дип атаган проект, татар телен балаларга бишектән өйрәтү системы булып тора.
Төрле темалар буенча тупланган "Акыллым" рәсемнәре балаларның үсешенә тәэсир итә, дип белдерә проект авторлары.
Азатлык та бу проект белән кызыксынып, аның авторы Тюльпан Минһаҗевага берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
– Тюльпан, Сез бу проектны нинди максаттан башлап җибәрдегез? Моңа сезне нәрсә этәрде?
– Башта бу идея, ә соңыннан проект очраклы гына барлыкка килде. Улыбыз Арыслан тугач, ирем Булат тумыштан ук шөгыльләнә торган рәсемнәр алып кайтты, ләкин алар рус телендә иде. Мин бу методика белән кызыксына башладым, сабыйга төсле рәсемнәр карау ошавын аңладым, өстәвенә, ул аларның атамаларын игътибар белән тыңлый.
Ирем улыбыз татар телен кечкенәдән белсен дип, рәсемнәрне тәрҗемә итеп әйтергә тәкъдим итте. Ләкин алай итәргә ярамый, чөнки бала рәсемдә "слон" дигән язуны күрә, ә син аңа фил дисең. Ягъни сабый күргән с, л, о, н хәрефләре ф, и, л хәрефләренә әйләнә. Шуннан мин бу рәсемәрне русча әйтермен, ә параллель рәвештә үзем татарчаларын ясармын дидем. Шулай итеп беренче база җыелмасы дөнья күрде, ул бишектән бала белән шөгыльләнер өчен 120 рәсемнән тора.
Бастырылган беренче экземплярны күрүгә үк, безнең бер шигебез дә калмады: җыелманы барлык теләүчеләр үзләрендә булдыра алырга тиеш. Менә шулай проект һәм сатулар туды.
– Сез ясаган системның үзенчәлеге нәрсәдә?
– Баланың интеллектын яшьтән үстерүгә юнәлтелгән барлык материалларныкы кебек үк, иң төп үзенчәлек – сабыйны сүзләр, төсләр, җанварлар, предметлар, күренешләрнең бай дөньясы белән таныштыру. Шулай ук, рәсемнәрнең өстенлеге – сурәтләрнең ак фонда ясалуы, карталарның зурлыгы да шөгыльләнү өчен җайлы, бөтен рәсемнәр дә чынбарлыкка туры килә.
Күп кенә дусларымның әйткәне дә бар, “Акыллым” белән шөгыльләнгәннән соң балалары күктәге айны, болытны һ.б. таный башлады. Ягъни балага әнисе рәсемдә күрсәткән нәрсәләрне чынбарлыкта табарга җиңел. Бу иң мөһиме.
– Эшегез ни рәвешле бара? Типографиядә чыгарасызмы, үзегез бастырасызмы?
– Бүген “Акыллым” командасы 5 кешедән тора: проектны башкаручы һәм идея авторлары буларак ирем белән мин, безнең заказларны тиз итеп бастыручы типография белгече Илдар, профессиональ дәрәҗәдә текстларны татарчага тәрҗемә итүче Сөмбел, һәм ахыргы төзәтмәләр кертеп, төзәтүче мөхәррир Гөлназ.
Клиеттан заказ кабул итүгә, мин аны бастырырга җибәрәм. Ел дәвамында без типография белән инде дуслашып беттек. 1-2 көн эчендә заказ әзер була, аны туплап, җибәрәсе генә кала.
– Проектыгыз белән кызыксыну зурмы? Географиягез нинди?
– Кешеләрнең кызыксынуы җыелмаларны күбәйтергә, төрләндерергә, яшь категориясен үстерүгә этәрде дә инде мине. База җыелмасыннан соң, “Ел фасыллары” (1+), “Укырга өйрәнәбез” (3+), “Төсләр, формалар һәм саннар” (4+), “Ислам һәм гаилә” (5+) һәм “Фигыльләр, сыйфатлар һәм һөнәрләр” (6+) дигән җыелмаларны чыгардык. Алар барысы да мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен. Географиягә килгәндә, Русиянең төрле почмакларыннан сатып алалар, шулай ук АКШ, Финляндия, Словения, Үзбәкстаннан сатып алучылар бар. Барлыгы 300ләп комплект сатканбыздыр.
– Алга таба планнарыгыз нинди?
– Җыелмалар чыгуы турында әйткәндә, тагын өчне бастырырга уйлыйбыз: җәнлекләр дөньясы, “Улыма”, “Кызыма”. Хәзер җәнлекләр турында җыелма өстендә эшлибез. Аны көзгә чыгарырга планда. Монысы җитди энциклопедик җыелма булачак, анда рәсемнәр дә күбрәк. Балаларга гына түгел, аларның ата-анасына да бик файдалы булыр дип уйлыйм.
– Тюльпан, гомумән, бүген балаларны татарча тәрбияләү өчен әсбаплар җитәрлекме? Нәрсәләр җитми, нәрсәләр кирәк, ничек уйлыйсыз?
– Бу мәсьәләгә ике яктан карарга кирәктер. Беренчедән, материалларны бәлки табарга авырдыр да, сатуда да әздер. Ләкин сорауны ихтыяҗ тудыра бит. Димәк, бүгенге көндә татар ата-аналары ягынаннан ихтыяҗ әнә шундый. Проблемны тирәннәнрәк карасак, беренчедән, күпчелек катнаш гаиләдәге балалар татар телендә тәрбияләнми. Чиста татар гаиләсе булса да, ана теле көндәлек тормышта кулланылмый. Аларның баласы да телне өйрәнмәячәк.
Иң мөһиме, татар телендә күпләп китап укуда яки рәсемнәр өйрәнүдә түгел. Балалар белән туган телне өйрәнү асылы – аның белән шул телдә аралашу. Ә калганы исә булышучылар, сүзлек запасын, белемне арттыручы. Мисал өчен ерак барырга кирәкми, ишегалдындагы уен мәйданчыгына чыксак та, яшь әниләрдән: "улым, пошли домой", "кызым, не залезай на горку, упадешь",- дигәнне ишетәбез. Балалар да русча җавап бирә. Шуңа күрә кабатлап әйтәм, әгәр дә бүген кибет киштәләрендә татар телендә балалар өчен материал аз икән, татар ата-аналарының балаларын туган телдә үстерү теләге аз булу проблемы көн кадагында дигән сүз.