Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апаста Европа казларына сугыш игълан иттеләр


Чит илдән кертелгән дип саналган помидорлар юк ителә
Чит илдән кертелгән дип саналган помидорлар юк ителә

Русиядә Көнбатышка каршы чикләүләр белән тыелган азык-төлекне юк итү дәвам итә. Бу шаукымга Татарстан да кушылды.

13 августта Татарстан Россельхознадзор идарәсе инспекторлары республика прокуратурасы белгечләре белән бергә Әгерҗенең Н.Башкирова шәхси эшмәкәрлегендә тикшерү уздырганнар һәм анда шикле помидорлар булуы ачыкланган. Аның документларында Литвадан кергән дип язылган булган. Барлыгы 7,8 килограмм помидор юк ителгән.

Шулай ук 12 август көнне Россельхознадзор хезмәткәрләре Татарстанның Апас районы "Алсу" кибетендә чит илдән китерелгән казларны юк иткәннәр. Татарстан полициясе хәбәр итүенчә, әлеге туңдырылган казларга документлар булмау һәм исеме бары тик инглиз телендә генә язылуы аларны юк итүгә нигез булган.

Шаһитлар алдында полиция казларны кибеттән алып чыгып, калдыклар полигонына илтеп, шунда бульдозер белән издергән. Бу хәл видеога да төшерелгән.

Русия чикләүләре исемлегенә кертелгән чит илләрдән кертелгән азык-төлек Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән юк ителә.

Интернетта шушы карарга каршы кампания бара. Change.org сәхифәсендә азык-төлекне юк итүне туктатып аны мохтаҗларга бирергә чакырган мөрәҗәгатькә инде 360 меңнән артык кеше имза куйган.

Кремль Көнбатышка каршы керткән чикләүләр нигезендә бу атнада Русиядә 500 тонна азык-төлек юк ителде дип белдерелде. Бу азыкны җирдә бульдозерлар белән изгәнче Русия түрәләре аның белән нәрсә эшли алган булыр иде?

ИНФОГРАФИКА: 500 тонна азык-төлек белән нәрсә эшләп була?

Хөрмәтле укучылар! Азык-төлекне юк итү гамәлләре сезнең якларда да күзәтелсә, бу турыда Азатлыкка электрон хат яисә Facebook һәм Вконтакте челтәрләре аша хәбәр итсәгез иде.

XS
SM
MD
LG