Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фестиваль көндәлеге

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда XI халыкара мөселман киносы фестивале уза. Азатлык бу вакыйганың иң кызыклы мизгелләрен көндәлеккә теркәп бара.

"Җәза" фильмы кинотеатрларга чыгачак

"Җәза" нәфис фильмы кинотеатрларга чыгачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00

​Мөселман кино фестивалендә бәйгедән тыш програмда "Мәхмүтов фильм" хосусый студиясе үз акчасына төшергән тулы метражлы "Җәза" фильмы тәкъдим ителде. Режиссер һәм сценарий авторы Фәнис Камал матбугат очрашуында "дәүләт заказына өмет иткәнче башта эш күрсәтү кирәк дип саныйм" диде.

Фестиваль фильмнары тамашачыны рухландыра һәм уйландыра

Тамашачылар "Җәза" фильмына "happy end" теләгән

Мөселман киносы фестиваленең матбугат үзәгендә "Җәза" фильмын төшерүчеләр белән очраштылар. Заһид Мәхмүдинең "Ачы балан" романы нигезендә куелган бу фильмның сценариен аның улы, журналист Фәнис Камал язган.

"Сериалларда ахырда начар геройга төзәлергә мөмкинлек бирәләр. Монда алай булмады" , диде фильмны карап чыккан тамашачылар. Авторлар фильмның чын вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгәнен сөйләде. Җәза фильмында төп рольне Василне Кариев тетры артисты Эльдар Гатауллин уйный. Фильм кичә генә прокатка рөхсәт алган, димәк якын арада "Җәза" фильмын кинотеатрларда карап булачак.

Татарча кирәк идеме? Мә, карагыз.

​Бүген Салават Юзиевнең яңа фильмын карадым. Музыкаль комедия буласы иде. Ләкин көләсе килмәде. "Коточкыч булды" дисәк тә дөрес булмас. Миңа оят иде. Залда утырган кыска метражлы фильмнарны төшергән башка режиссерлар алдында оят булды. Таҗик режиссер​ы искиткеч "Ак чыпчык" фильмын күрсәтте. Инде икенче ел Башкортстаннан Айнур Аскаров берсеннән берсе матуррак фильмнар алып килә, алар халыкара бәйгеләрдә җиңеп чыга. Юзиев үзе килмәгән иде. "Курбан-роман"нан соң тагын бер тәнкыйтькә чыдый алмам дип курыккан, күрәсең. Оператор Илшат Рәхимбай сүзләренә караганда, 15 минутлык фильмны өч атнада ясаганнар. Күренә дә! Сыйфаты юк. Аны фестивальгә ничек алганнардыр. Йөземә төкерү кебек булды - татарча кирәк идеме? Алыгыз! Фестивальгә дип ашык-пошык әзерләнгән филмнарның бер мәгънәсе дә юк. Акчаны һәм көчләрне берләштереп татарлар турында тарихи яктан әһәмияте булган зур бер фильм төшерсеннәр иде. Кырымтатарларның "Хайтарма"сы кебек. Андый әйбер озак елларга яшь буыннарга нәсихәт булып калыр иде. "Ишекне ябып чыгып китте"не караганнан соң тагын бер татар фильмы "Җәза"га каласы килмәде. Криминал турында буласы иде - кеше урлау, янаулар, газаплау, кан...Шундый фильмнар кирәкме хәзер татар халкына?

Аның каравы Рудольф Нуриев турында фильм искиткеч иде. Татар телендә. Аның белән Беренче канал да кызыксынды. Режиссер Фәрид Давлетшин аны трилогия итеп ясарга тели. Әлегә беренче өлеше генә әзер - Нуриевның балачагы. Дәвамы акчага бәйле. Режиссер сүзләренә караганда, төшерүчеләр Петербурга барып Нурбәк Батулланы төшерергә әзер. Рудольф Нуриевны ул уйнаячак.

--Динә, тамашачы

"Татар" дигән төшенчәне дөньяда Рудольф Нуриев, София Гобәйдуллина кебек исемнәргә бәйләп аңлаталар​

​Фильмны 2015 елда София Гобайдуллинаның Заманча музыка үзәге Казан мэриясе ярдәмендә төшергән. Аның продюсеры Ләйлә Гарифуллина, режиссеры Казаннан Степан Богданов. 50 минутлык фильм танылган композиторның иҗаты, язмышы һәм нәселе турында. 84 яшендәге композитор ханым 1991 елдан бирле Германиядә яши. Әсәр 8 сентябрь күрсәтеләчәк, документаль фильмнар бәйгесендә катнаша.

Ике тоткын. Ике язмыш. Җәвид һәм Вальтер

Уфадан сугыш ветераны Җәвид Кузеевка фильмны төшергәндә 94 яшь иде
Уфадан сугыш ветераны Җәвид Кузеевка фильмны төшергәндә 94 яшь иде

​Германиядә яшәүче башкорт режиссеры Нәсүр Юрушбаев бүген Казанда "Ике тоткын. Җәвид һәм Вальтер" исемле яңа әсәрен тәкъдим итә. Икенче дөнья сугышы вакытында 1991 елда Җәвид Кузеев нациларга тоткынга эләгә. Идән асты эшчәнлек алып барганы өчен үлемгә хөкем ителә, әмма исән кала. Заксенхаузен үлем лагерында тотыла.

Вальтер Альшевский 18 яшендә Чехиядә тоткынга эләгә. Фильм ике кешенең хатирәләренә багышлана.

дәвам

XS
SM
MD
LG