Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда парклар һәм скверлар фестивале үтте

5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.

Бер яктан бу ел Мәскәүдән чакырылган белгеч Наталия Фишманны Татарстанда тәэсирле сәясәтчегә әверелдерде, икенче яктан, Урицкий паркы мисалында, ватандашлар җәмгыятен селкетеп алды. Шул ук вакытта, салым түләүчеләр акчасына һәм иң эре ширкәтләр биргән акчага төзелгән паркларда гади ватандашларның, шул исәптән татарларның теләк, тәкъдимнәр, мәнфәгатьләрен чагылдыру мәсьләсен күтәрде. Проектларның нинди ширкәтләргә, нинди шартларда бирелү дә игътибарны җәлеп итте. Шапырынып алып барылган кампания ахырына якынлашып бара, ел буе сөйләнгән парклар һәм бакчалар елы кысаларында корылган, төзекләндерелгән ял итү урыннарының бер өлеше ачылып эшли башлады, калганнары якын көннәрдә әзер булачак.

XS
SM
MD
LG