Accessibility links

Сүрия-Төркия чигендә Русия хәрби очкычын бәреп төшерү
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

Су-24 очкычныың янып җиргә төшүе һәм ике очучының парашют белән сикереп котылуы видеога төшерелгән. (AP)

Русия-Төркия низагы

24 ноябрьдә Төркия Сүрия чигендә Русиянең хәрби Су-24 очкычын бәреп төшерде. Бу вакыйга ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерде.

- Русия төрек ватандашларына карата виза тәртибе кертә

- Башкортстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне яңадан караячак

- Русия Төркия азык-төлегенә чикләүләр игълан итте

- Төркия Русиягә каршы чикләүләр кертмәячәген белдерде

- Путин Парижда ачылган климат саммитында Эрдоган белән очрашудан баш тартты

- Эрдоган Русия чикләүләренә җавап чаралары белән янады

Белградта Русия һәм Төркия тышкы эшләр министрлары очрашты

Йенс Столтенберг
Йенс Столтенберг

НАТОның Брюссельдә узган ашыгыч җыены нәтиҗәләре нигезендә оешманың генераль секретаре Йенс Столтенберг белдерү белән чыкты һәм НАТОның Русия хәрби очкычын бәреп төшергән Төркияне яклаячагын белдерде. Шул ук вакытта ул Анкара белән Мәскәүне кискенләшеп киткән хәлләрне йомшарту өчен чаралар күрергә дә чакырды.

"НАТО Мәскәү белән Анкара арасында бәреп төшерелгән Су-24 очкычына бәйле элемтәләрне тыныч һәм деэскалация шартларында булдырырга өнди һәм шуны хуплый, әмма бу очракта Төркиянең НАТОдагы беректәшләре Анкара ягына басачак – ул Русия бомбалау очкычының әлеге Якын Көнчыгыш иле һава киңлекләренә кергәнлеген раслаучы дәлилләр китерде", диде Столтенберг. Ул шулай ук тагын бер мәртәбә Русияне "Ислам дәүләте" исемле оешма сугышчыларыннан бигрәк, Сүрия президенты Бәшәр Асад ка каршы сугышучы гыясъянчыларны бомбалауда гаепләде.

Русия саклану министрлыгы Сүриядә Ми-8 боралагының бәреп төшерелүен раслады. Русиянең Төркия бәреп төшергән Су-24 очкычын эзләүдә катнашкан ике боралакның берсе утка тотылу нәтиҗәсендә төшеп утырырга мәҗбүр булган, андагы хәрбиләрнең берсе үлгән. Бу турыда журналистларга Русия кораллы көчләренең баш оператив идарәсе җитәкчесе Сергей Рудской белдерде. Ул шулай ук боралакның нейтраль территориягә төшкәнлеген һәм эзләү-коткару төркемендә катнашканнарның, шулай ук боралактагы очучыларның Хмеймим хәрби базасына эвакуацияләнгәнлеген белдерде.

Төрекмән сугышчылары җитәкчесе Русия очучыларының үтерелүен раслады
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00

Сүриянең төньягындагы төрекмән сугышчылар төркеме башлык урынбасары Алпаслан Селик Русиянең Төркия бәреп төшергән Су-24 бомбалау очкычыннан парашют белән сикергән ике очучыны үз сугышчылары атып үтергәнлеген белдерде. Ул очкыч без булган төбәкне бомбалый иде, диде Селик.

Русиянең туризм федераль агентлыгы Русия тышкы эшләр министрлыгы киңәшләрен исәпкә алып Төркиягә туризмны туктату эшенә керешәчәген белдерде. Ростуризм агентлыгы башлыгы Олег Сафонов ТАСС агентлыгына: "Без РФ тышкы эшләр министрлыгы киңәшләрен алдык. Ростуризм бу киңәшләрне үтәүгә керешә", дигән сүзләрен китерә. Аның әйтүенчә, агентлык Төркия юнәлешендә эшләүче туроператорларга тиешле мөрәҗәгатьләрне бүген үк юллаячак. Элегрәк Мәскәү ил халкы яратып диңгез буена йөри торган һәм акчасы җитәрлек булган башка бер илгә – Мисырга баруны да тыйган иде.

Сергей Лавров
Сергей Лавров

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Төркия сәфәреннән баш тартты һәм Русия ватандашларын Төркиягә бармаска өндәде. Лавров Төркия тышкы эшләр министры белән Анкарада чәршәмбе көнне очрашырга җыена иде. "Төркиядә террор куркынычы Мисырдагыдан ким түгел, хәзергә Төркиягә туризм яисә башка максатлар белән барудан тыелырга киңәш итәбез", диде Лавров Сочида узган матбугат очрашуында.

Русиянең Төркия бәреп төшергән Су-24 бомбалау очкычыннан парашют белән сикергән ике очучысын да Сүриядәге төрекмән гыйсъянчылары атып үтергән. Reuters агентлыгы моны Сүриядәге төрекмән сугышчылары төркеме җитәкчесе Алпаслан Селик сүзләренә таянып хәбәр итә. Селик "Очучыларның икесе дә үле килеш табылды. Безнекеләр һавага ут ачкан һәм очучылар һавада ук һәлак булган", дип белдергән. Элегрәк гыйсъянчыларның бер очучы мәетен төшергән видеосы интернетка чыккан иде. Шулай ук гыйъянчыларның ул мәетне тоткынлыктагы сугышчыларга алышырга теләве хәбәр ителде.

Русиянең баш пропагандисты Дмитрий Киселев, Төркия бар Европага, бигрәк тә Германиягә куркыныч тудыра, дип кисәтә

Игорь Морозов
Игорь Морозов

Русиянең Федерация шурасында да Төркиягә очышларны туктатырга тәкъдим иттеләр. Бу тәкъдим Федерация шурасының Халыкара мәсьәләләр комитеты әгъзасы Игорь Морозовтан килә. "РИА Новости" агентлыгы Морозовның "Төркия белән мөнәсәбәтләр нормальләшкәнчегә кадәр бу юнәлеш ябык булырга тиеш. Русия очкычларын бәреп төшергән илдә Русия туристларына иминлектә түгел" дигән сүзләрен китерә.​

дәвам

XS
SM
MD
LG