Accessibility links

Кайнар хәбәр
Сүрия-Төркия чигендә Русия хәрби очкычын бәреп төшерү
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

Су-24 очкычныың янып җиргә төшүе һәм ике очучының парашют белән сикереп котылуы видеога төшерелгән. (AP)

Русия-Төркия низагы

24 ноябрьдә Төркия Сүрия чигендә Русиянең хәрби Су-24 очкычын бәреп төшерде. Бу вакыйга ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерде.

- Русия төрек ватандашларына карата виза тәртибе кертә

- Башкортстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне яңадан караячак

- Русия Төркия азык-төлегенә чикләүләр игълан итте

- Төркия Русиягә каршы чикләүләр кертмәячәген белдерде

- Путин Парижда ачылган климат саммитында Эрдоган белән очрашудан баш тартты

- Эрдоган Русия чикләүләренә җавап чаралары белән янады

Белградта Русия һәм Төркия тышкы эшләр министрлары очрашты

Петербур янында Bosch-Siemens җитештерүне туктаткан

Төркиядән китерелүче кисәкләр булмау сәбәпле Петербур янындагы Bosch-Siemens җитештерү берләшмәсендә кер юуу машиналары ясау туктатылган, тиздән суыткычлар җитештерү дә тукталачак. Петербурның сәнәгать сәясәте һәм инновацияләр комитеты башлыгы Максим Мейксин РБК-ТВга "9 декабрьдә Bosch-Siemens кер юуу машиналары тукталды, бүген суыткычлар ясау бүлеге дә соңгы эш көнен тәмамлый", дип белдерде. Берләшмә вәкилләре кирәкле кисәкләрнең 23 ноябрьдән бирле таможняда ятуын әйтә. Bosch-Siemens җиһазларын ясау өчен кирәкле кисәкләрнең зур өлеше Төркиядән китерелә.

Русия корабы төрек балыкчыларына кисәтү уты ачкан

Якшәмбе иртәсендә Эге диңгезендәге Лемнос утравыннан 22 чакрымда Русия хәрби корабы Төркия балыкчылык корабына кисәтү уты ачкан. Русия корабы якынлашып килүче төрек корабы белән бәрелешмәс өчен радиоэлемтәгә һәм визуаль элемтәгә керергә маташкан, әмма төрекләр җавап бирмәгәч, аларга куркыныч тудырмаслык итеп юлларына ут ачкан, диелә. Шуннан соң төрек корабы юнәлешен үзгәртеп Русия корабыннан 540 метр ераклыкта узып киткән. Русия саклану министрлыгы бу хәлгә бәйле рәвештә Мәскәүдә Төркия илчелегендәге хәрби атташены сөйләшүгә чакырган.

Анкара Русиянең төрек балыкчыларына реакциясен "арттырып җибәрү" дип бәяли

Мәүлет Чавушоглу
Мәүлет Чавушоглу

Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Corriere della Sera газетына Русия хәрби корабының Төркия балыкчылык корабына кисәтү уты ачуын “арттырып җибәрү” дип белдерде. Якшәмбе көнне Русия саклану министрлыгы Төрек корабы элемтәгә җавап бирмәде дип аңа кисәтү уты ачылганлыгын белдергән иде. “Русия һәм Төркия, бершартсыз элекке үзара ышанычны торгызырга тиеш, әмма безнең сабырлыгыбызның да чиге бар”, ди Чавушоглу. Аның әйтүенчә, Владимир Путин Анкараның Русия хәрби очкычын бәреп төшерүен Төркиянең Ислам дәүләте оешмасыннан нефть алуы белән аңлатып Русияне инде уңайсыз хәлгә куйган. “Моңа беркем дә ышанмады”, ди төрек министры.

Анкара белән киеренкелек Макдональдсның Русиядәге "Монополия" чарасына кагылган

Макдональдс бөтен Русия буйлап уздырылучы "Монополия" дигән чарада Төркиягә 70 юллама уйнатырга тиеш иде. Казанның Әмирхан урамындагы ресторан эчендәге элмә тактада Төркия сүзен кәгазь ябыштырып каплаганнар, ә кофе савытында Төркия сүзе калган. Хезмәткәрләр Азатлык соравына җавап биреп моның Төркия белән Русия арасындагы киеренкелеккә бәйле булырга мөмкинлеген фаразладылар, төгәл җавап бирә алмадылар.

Русия Төркиягә каршы чикләүләрне киңәйтергә җыена

Русиянең икътисади үсеш министрлыгы Төркиягә каршы чикләүләрне киңәйтү һәм төгәл билгеләү проекты әзерләгән. Бу турыда "Коммерсант" газеты яза. Газет язуынча, әлеге проектта Төркия юрисдикциясендәге ширкәтләргә башкару тыелган эшләр исемлеге язылган. Сүз төзелеш эшләрен, туризм һәм кунакханәләр хезмәтләрен, шулай ук агач эшкәртүне һәм Русия очучыларын Төркиядә укытуны тыю турында бара.

Төркия Су-24 очкычы өчен компенсация түләмәячәк

Төркия бәреп төшергән Су-24
Төркия бәреп төшергән Су-24

Анкара Төркия һава көчләре бәреп төшергән Русиянең Су-24 хәрби очкычы өчен компенсация түләмәячәк. Reuters агентлыгы хәбәр итүенчә, бу турыда Төркия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Танью Билгич белдергән. Билгич шулай ук Төркиядән бернинди хәрби куркыныч янамый, Мәскәү бу куркынычны арттырып күрсәтә, дип әйткән. Бүген Русия тышкы эшләр министры урынбасары Алексей Мешков Төркия "халыкара хокукый нормалар таләп иткәннең кимендәгесен эшләргә – гафу үтенергә, зыянны капларга һәм мондый хәлләрнең кабатланмавын гарантияләргә тиеш", дигән иде.

ФСБ төрекләргә бәйле банкларны тентегән

​Русия федераль иминлек хезмәте төрек капиталы булган дүрт банкта тентүләр уздырган. Hurriyet газеты үз чыганакларына таянып ФСБның аларда акча юу эзләрен табарга теләве турында яза. 17 декабрьдә алар банк документларын тикшергән, әмма бернинди дә канунсыз эш тапмаган диелә.

НАТО Төркияне сакларга кораблар һәм очкычлар җибәрә

Йенс Столтенберг
Йенс Столтенберг

НАТО Төркиянең Сүрия чигендәге һава киңлекләрен саклау өчен төбәккә хәрби кораблар һәм очкычлар җибәрә. Бу турыда Reuters агентлыгына НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг белдергән. Аның әйтүенчә, бу чараның максаты, аерым алганда, Русиянең Су-24 очкычы белән булган хәлнең кабатлануына юл куймау. “Без төбәктәге тотрыксыз вазгыятьне исәпкә алып Төркиянең иминлеген тәэмин итү чаралары турында килештек ди Столтенберг.

дәвам

XS
SM
MD
LG