Барсы да татар телен укыту методикасына бәйләнә
Үзен "Халык иреге" фиркасе вәкиле итеп белдергән Марсель Шәмсетдинов демократлар исеменнән чыгыш ясыйм дип әйтә. Ул да татар телен укыту методикасын тәнкыйтьләде. Кызы мәктәптә татар телен дә, инглиз телен дә өйрәнгән, әмма татар телен начаррак белә ди. "Ике телене дә белү - көндәшлек билгесе. Ике телне белгән кешенең баш мие тизрәк эшли. Татар телен күпме укытуны ата-аналар хәл итәргә тиеш. Авылда өйрәнергә телиләр икән, өйрәнсеннәр. Урыс авылында урысча укырга телиләр икән, урысча булсын", ди ул.
КПРФның Татарстандагы җитәкчесе Хафиз Миргалимов мәгариф министрлыгы эшләрен мактады. Милли мәгарифне саклау өчен хөкүмәт тә, Дәүләт шурасы да теләктәшлек белдерергә тиеш ди. "Кешенең үз телендә белем алуга хокукы бар диелгән икән, без шуңа таянып эш итәргә тиеш", ди Миргалимов. Аннан соң хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков үз урыныннан гына сүз алды. Ул мәгариф турында фикерләшкән вакытта төрлесе - дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат яңгыравын да, шул ук вакытта мәгариф темасының күпләрне борчуын белдерде. Тагын тәнәфес.
Тәнәфестә дә фикер алышулар дәвам итә
Утырыштан кайтып китүче депутатлар да бар
Дәүләт шурасы утырышында тәнәфес вакытында алты депутат кайтып киткән. Шура рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәнәфес тәмамлангач аларны шелтәләп "сезгә хат язарга туры киләчәк", дип белдерде.
Татарча чыгыш ясаучы юк
Дәүләт шурасы утырышында Татарстан кануннарына төзәтмәләр кертәләр, ягъни федераль кануннар белән яраклаштыралар. Татарстанда ике дәүләт теле булуга карамастан чыгыш ясаучылар арасында татарча сөйләүче берәү дә юк. Депутатларның күбесе кануннарны планшеттан укый, үзгәрешләрне шуннан күзәтеп бара. "Таттрансгаз" мөдире Рифкать Кантюков бу очракта консерватор, кәгазь белән эш итүне хуп күрә. Хафиз Миргалимов кулында да планшет юк, өстәлендә кәгазь өелеп тора.
Дәүләт шурасы: Урыс теле концепциясе өлгесе төзәтелергә тиеш
Дәүләт шурасында мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады. Ул Русиянең күпмилләтле дәүләт, бар милләтләрнең дә тигезлеге Русия конституциясендә беркетелгән дип әйтте. 309нчы канунның мәгарифкә киртә салуын, БДИне бары тик урыс телендә бирү сәбәпле ата-аналарның туган телдә белем алуга карашы үзгәрүне дә әйтеп узды. Урыс теле концепциясен милли мәгарифкә яңа һөҗүм, милләтләрне үлемгә хөкем итү дип бәяләде. "Халыкара нормалар, Русия конституциясе нигезендә концепция эшләнеп бетәргә тиеш", дип белдереп Вәлиев депутатларны Русия думасы рәисе Сергей Нарышкин исеменә бу хакта язылган мөрәҗәгатьне хупларга чакырды. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгатьне "акыллы язылган" дип бәяләде. Республикада ике дәүләт теле булуын әйткәч, башка төбәкләр дә шундый мөрәҗәгать кабул итәрләр дип өметләнүен белдерде. Мөрәҗәгатьне депутатлар бертавыштан хуплады. Утырышта Татарстанда президент атамасы мәсьәләсе күтәрелмәде. Утырыш тәмам.