Кая гына бармый, ниләр күрми, ир-егеткәй белән ат башы, дип җырлый башкорт халкы борынгыдан. Тик хәзер ир-егет һәм атлар түгел, хатыннар читтә йөри. Башкортстаннан меңләгән хатын-кыз бәхет эзләп, акча артыннан чит тарафларга китәргә мәҗбүр. Испания, Италия, башка илләргә алар олы кешеләрне, балаларны карарга, мизгелле эшләргә ялланып акча эшләргә барып кайта. Кайберләре кире кайтмый.
Әңгәмәдәшем Сания Мөхәмәтова кебек бәхет табып, гаилә корганнары, ватандаш паспорты алганнары да, документсыз, качып-посып эшләп йөргәннәре дә бар. Сибай каласында туган, Якутиядә икътисадчы булып эшләгән Сания ханым Барселонада яши.
– Сания ханым, чит тарафларга кайчан һәм ни сәбәпле чыгып киттегез?
– Барселонада 2004 елның август аеннан бирле торам. Беренче өч ел бик авыр булды. Туганнарымны сагындым, үзәк өзгеч кайгылар, югалтулар, сынаулар күп булды. Испан телен, гореф-гадәтләрен белмәү бик авыр булды. Бөгелеп төшмәдем, акылдан язмадым. Аллаһы Тәгалә сабырлыгын бирде, саулыгымнан мәхрүм итмәде.
– 2004 елдан бирле Барселонада гына яшәдегезме?
– Әйе, 2007 елда миңа даими яшәү хокукы бирделәр. Беренче елларны туган ягыма елына дүрт тапкыр кайта торган идем, шуннан ике тапкыр кайттым, хәзер бер кайтып киләм. Туганнарымның килгәне юк, нык кыйбат бит.
– Чыгып китүнең сәбәбе – акча юклыктанмы? Эш юклыктан булдымы?
– Өзеп кенә әйтә алмыйм. Кемдер акча өчен килә, кемдер романтика эзләп. Яхшы тормыш иткән җиреннән беркем дә качмый инде. Шулай дип әйтик. Язмышым шундый булгандыр. Ашыйсы ризыгым, эчәсе суым монда булгандыр. Дүрт ел иптәшем испан кешесе, өйләнештек, испан ватандашы мин хәзер.
– Барселонада, башка шәһәрләрдә башкорт һәм татар хатын-кызлары бармы? Аралашасызмы? Алар ниндирәк эшләрдә эшли?
– Әлбәттә бар, бик күп. Шимбә-якшәмбе көннәре очрашабыз, аралашабыз, кунакка йөрешәбез. Сибайдан күп, Учалыдан күп, Белореттан, Уфадан бар. Русиядән күп. Алар арасында күбесе югары белемле укытучылар, табиблар. Барыбыз да ялланып эшлибез, испаннарның ялчылары. Әбиләр карыйлар, өйләрен җыештыралар. Менә үзем пенсионер, элек экономист булып эшләдем. Миңа монда кем андый эш бирсен. Мин иртән испаннарның өйләренә киләм. Кесәмдә ачкыч, ишекләрен ачам, җыештырып, ялтыратып чыгам, акчасын алам, ишекләрен биклим дә кайтып китәм. 2-3, кайвакыт 5 сәгать эшлим. Әйбәт түлиләр, мин риза. Сәгатенә 12-15 евро була. Бездә андый акчаны кайдан аласың? Күп кеше акча өчен киләдер.
– Яшелчә-җимеш җыю кебек эшләр бармы? Ирләр дә киләме эшләргә?
– Яшелчә җыю мизгелле эш бит ул. Даими түгел, ләкин анда да безнекеләрне бик алмыйлар. Ирләргә эш табу бик авыр. Килә ирләр дә. Боларның үз халыклары да бик күп бит. Хәзер кризис. (Латин) Америкадан киләләр, телләре үзләренеке (испан). Әлбәттә, алар үзләренекен алалар эшкә. Африкадан килүчеләрне алалар андый мизгелле эшләргә. Тел белмәгән, документсыз кешеләргә эш табу бик авыр. Хатын-кызлар эш таба.
– Танышларыгыз арасында эшләп баеган, Башкортстанга әйләнеп кайтып фатир, өй алган кешеләр бармы? Баеп буламы читтә эшләп?
– Шундый максат белән килгәннәр булса – нишләп баемый ди. Менә олы гына апа монда торып кайтып китте. Исеме Сәрия, Сибайдан. Кайтты да бер бүлмәле фатир сатып алды, монда җыйган акчага. Хәзер шул Сибайда яши инде. Бар андыйлар, вакытлыча киләләр, 5 ел эшлиләр дә, кайтып китәләр.
– Русия Европа белән талашып куйды бит инде, санкцияләр игълан ителде, эмбарго куелды. Бу шартларда Русиядән килүчеләргә мөнәсәбәт начараймадымы? “Сез бездән яшелчә алмыйсыз, бездә эшләмәгез”, диючеләр булмадымы?
– Юк, испан халкы бик әйбәт халык ул. Үзләре кызу гына булса да, алар кешелекле, яхшы. Андый сәясәткә катнашы юк аларның. Ул ризыклары югалмый аларның, башка җиргә саталар. Монда бит барысы да хосусый кулларда. Алар үзләре үстерә, кемгә сатасын үзләре таба, үзләре хәл итә.
Сания Мөхәмәтова белән тулы әңгәмәне башкорт телендә тыңлагыз.