Ульян өлкәсенең мәскәү вакытыннан бер сәгать алга (Мәскәү+1) күчүе мәгълүм булды. Ульян өлкәсе – Татарстанның көньяк-көнбатыш күршесе, ягъни Татарстаннан да көнбатыштарак урнашкан. Элегрәк Әстерхан өлкәсе дә мәскәү вакытыннан бер сәгать алга күчәргә карар итте. Анда үткәрелгән социологик тикшеренүләр, сораштырулар, медицина оешмалары вәкилләре белән киңәшүләр нәтиҗәсендә Әстерхан өлкәсе думасы кабул иткән канун өлгесен соңнан федераль үзәк тә хуплады.
Шулай итеп, без Русиядә (Мәскәү+1) тулы күләмле вакыт зонасы барлыкка килүен күрәбез. Аңа Татарстан белән бер меридианда (ә төбәкнең чын (кояш) вакыты нәкъ менә меридиан белән исәпләнә) урнашкан төбәкләр керә. Бу процессны башлап җибәргән Самар өлкәсе һәм Удмуртия республикасы хәзер инде аерым бер чыгармалар түгел.
Татарстанда Aurupalı Tatarstan блогы тарафыннан күтәрелгән Казан вакытын да бер сәгать алга күчерү башлангычы берничә түгәрәк өстәл сөйләшүе, матбугатта бәхәсләрдән соң ничектер онытылып калды. Русиядә (Мәскәү+1) вакыт зонасының барлыкка килүе бу мәсьәләне җәмгыятьтә кабат тикшерү өчен бәлки бер форсат булыр.
Владимир Җириновскийның Татарстанны Монголиягә күчерү таләпләренә карамастан, республика әле дә үз урынында кала, димәк безнең позиция үзгәрмәде: Татарстандагы хәзерге вакыт географик яктан дөрес түгел, биологик яктан уңайсыз, бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк.
Казан вакытын бер сәгать алга күчерү өстенлекләре:
- Энергияне гомум куллану кими
- Халыкның электр энергиясе өчен түләүләре кими
- Юл казалары, үлем-китемнәр кими
- Ялга, саф һавада ял итүгә күбрәк вакыт кала
- Республиканың көнчыгыш күршеләре белән эш итүче ширкәтләрдә экономия, керем арта
Инфограмнар: