Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин татарча сөйләшәм" мизгелләре

Апрель аенда Татарстанда гадәттәгечә "Мин татарча сөйләшәм" чаралары үтә. Азатлык шушы чараларның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

"Бу чараны без оештырмасак, башкалар оештырачак", диде Бөтендөнья татар яшләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин Казанда матбугат очрашуында. Бу - татар теленә битараф булмаган, шәһәр мәдәниятен татарча үстерергә теләгән һәркемнең эше.

Тәбрис Яруллин: "Мин татарча сөйләшәм" чарасы - гражданлык инициатива
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:53 0:00
йөкләү

Матбугат очрашуында сулдан: Рәдиф Кашапов, Тәбрис Яруллин, Римма Бикмөхәммәтова
Матбугат очрашуында сулдан: Рәдиф Кашапов, Тәбрис Яруллин, Римма Бикмөхәммәтова

Казанда "Тукай замандашлары" халыкара бәйгесе бара

​18-22 апрель үтүче бәйгегә Казан, Татарстанның күпчелек районнары, Русия төбәкләрендәге мәктәп укучыларыннан, Кытай татарларыннан, Малайзия, Төркия студентларыннан барлыгы 450ләп гариза бирелгән.

Көн фотосы. Казан-Арена стадионы. 19 апрель

1 майда Лос Анджелеста Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган кичәдә шагыйрьгә багышлап төшереләчәк фильм турында фикер алышу булачак. Тукай әсәрләре нигезендә фильмны Уфада төшерергә әзерләнәләр.

Торонто һәм Флорида татарлары Габдулла Тукайга багышланган чарага 24 апрель җыела

Канаданың Торонто татарларының "Берлек" оешмасы Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган мәҗлескә 24 апрель җыела. Һәркем яраткан шигырьләрен, хикаяләрен укый алачак. Китап күргәзмәсе булачак, дип язылган оешманың Фейсбук сәхифәсендә.

АКШның Флорида татарлары Тукай бәйрәменә 24 апрель җыела

"Барыбыз да күмәк катнашып, теләгәннәр бөек Тукаебызның шигырьләрен укып, иҗатын һәм тормышын чагылдырган мәгълүмәтләр белән чыгыш ясасак, бу очрашуыбыз бәйрәм төсен алыр", диелгән бәйрәмгә чакыруда.

дәвам

XS
SM
MD
LG