Татарстаннан бер төркем бизнес-миссия Кырымга җыена. 2014 елда Татарстан белән Кырым өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланганнан соң, анда бер төркем эшкуарлар инде булып кайткан иде, әмма үз эшләрен башлап җибәрә алмады. Шуңа да карамастан, әллә кушканга, әллә ике елдагы үзгәрешләргә өмет итеп, 15 эшмәкәр кабат Кырымга барырга булган.
2014 елда бизнесменнар белән Кырымга барган, берничә ел элек Казандагы “Хөрмә”, “Султанат” рестораннарын тоткан, хәзер Мәскәүгә күченгән ресторатор Айрат Зәбиров Азатлыкка әйтүенчә, аларны анда Татарстан икътисад министрлыгы җибәргән булган, әмма алар анда ул вакытта үсеш перспективаларын күрмәгән.
“Анда 90нчы елларда катып калганнар, әле эшлисе эшләр, үстерәсе тармаклар күп. Хәзер инде хәл бераз үзгәргәндер, чөнки Русиядән дә баручылар күп.
Татарстанда үстергән модельны анда да үстереп була, әмма ул тармаклар бик кыйммәт булмаска тиеш. Без барганда халыкның акчасы юк иде, анда хезмәттәшләрне дә тапмадык. Хәзер инде тәкъдимнәр бар. Мисал өчен, анда элегрәк киткән татар егетләре миңа караоке клубы ачарга тәкъдим итәләр. Алар бина сатып алып шунда кичләрен эшли торган клуб ачарга уйлыйлар. Анда әле мондый тармак юк икән.
Бу татар егетләре күчемсез милек, җирләр белән шөгыльләнә. Ләкин аларның эшләре бик телгәнчә үк бармый. Менә хәзер авыл хуҗалыгы белән, аерым алганда яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерү белән шөгыльләнергә уйлыйлар.
Мин хәзер Мәскәүгә күчтем. Бер ел монда укыдым, хәзер менә Мәскәүдә кытай рестораны ачтык. Мин киңәшче. Пешекчеләрне Кытайдан китердек. Бәлкем киләчәктә Кырымда да кытай рестораны ачарбыз, чөнки анда ул юк. Әмма моның өчен партнерлар табарга кирәк.
Хәләл рестораннар тармагы безнең өчен кызык булыр иде, әмма кырымтатарлар күпләп яшәгән Бакчасарайда алар болай да күп, ә Акмәчеттә анда төрле халык яши, шуңа ихтыяҗ булыр дип уйламыйм”, диде ул.
"Кырымда ришвәт тә зур"
Узган ел 26-27 май көннәрендә Төмән өлкәсеннән бер төркем татар эшмәкәрләре бизнес башлау өметләре белән Кырымга барган иде, бүген исә алар бу теләкнең барып чыкмаячагын аңлаган.
Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе, өлкәдә эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен оештырылган ассоциация җитәкчесе Ринат Насыйров сүзләренчә, Кырымда бизнес башларга ирек тә, яхшы шартлар да юк. (Мәскәү куйган) хакимиятләр дә, куәт оешмалары да бөтен нәрсәне үз кулына алып каты контрольдә тота. Бөтен әйбер хакимият вертикаленә генә буйсынырга тиеш. Прокуратура һәм хокук саклау оешмалары кирәгеннән артык бәйләнчек.
"Кырымда Русиягә караганда да ришвәт бик зур. Төбәк ярлырак булган саен күбрәк бирергә кирәк, ул һәрвакыт шулай. Якындагы елларда гына анда бернәрсә дә эшләп булырлык түгел. Хәзер Кырымда гына түгел, Русиядә зур бизнеска да, кечкенә бизнеска да җиңел түгел. Кырымда бизнес артык үсмәгәнгә бөтенесе анда кереп китү җиңел булыр дип уйлаган иде. Юк, алай булачак түгел. Кырым – бүген җиңел генә эшли ала торган урын түгел", ди Насыйров.
Русиянең төрле төбәкләрен Кырымның төрле районарына ярдәм итү өчен бүлгән вакытта Кара диңгез районы (Черноморский) Төмән өлкәсенә бирелде. Төмән өлкәсенең татар эшмәкәрләре арасыннан бу районда үз эшләрен башлап җибәрүчеләр дә булган. "Рөстәм Самкаев монда төзелешләр дә башлаган иде, әмма төзеп кую гына түгел, ә аны кемгәдер сату да кирәк. Бүген исә сатып булмаганга, ул да туктады", ди Насыйров.
Моннан бер ел элек Төмәннең татар эшмәкәрләре Кырым эшмәкәрләр ассоциациясе вәкилләре белән очрашканда: "Безнең туризм бизнесына, авыл-хуҗалыгына инвестицяләр кертәсебез килә, бу тармаклар монда бик көчле һәм безнең өчен кызыклы. Кырымны күтәрәбез һәм ул яшелчә, җиләк-җимеш, сөт ризыклары сатуда төп урынга әйләнәчәк", дип белдергән иде.
Бизнес башлау теләге белән төмәннәр ул вакытта Кырымның Мәскәү куйган хакимияте вәкилләре белән дә, Акъярдагы эшмәкәрләр белән дә очраша. Әлеге очрашу вакытында Кырым һәм Төмән эшмәкәрләре ассоциацияләре бергәләп эшләү килешүе дә төзегән иде.