Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләре күзләре күрмәүче активистның өен электрдан аерган


Игорь Никитенко
Игорь Никитенко

"Өйләрендәге җылыту казаны электрсыз эшләми, өйләре җылытылмый. Суыткычлары эшләми, ә анда активистның гомере өчен әһәмиятле дару – инсулин саклана", дип сөйләгән "Крым.Реалии"га чыганагы.

Аннексияләнгән Кырымның Җанкөй бистәсендә яшәүче күзләре күрмәүче активист Игорь Никитенконың өендә 10 декабрьдән башлап утны өзгәннәр. Бу хакта чыганагына таянып Крым.Реалии җиткерә.

Чыганак фикеренчә, Русия хакимиятләре шул рәвешле активистка басым ясый.

"10 декабрьдә Никитенконың фатирын электрдан өзделәр. Аларның электр өчен бурычы юк. Алар Төбәк электр чыелтәрләренә (РЭС) гариза язып карады, әмма нәтиҗәсе юк. Никитенко күп тапкырлар "Крымэнерго"ның "кайнар элемтә"сенә шалтыратты, анда гаризалар калдырды, тик беркем дә моңа чара күрмәде. Өйләрендәге җылыту казаны электрсыз эшләми, өйләре җылытылмый. Суыткычлары эшләми, ә анда активистның гомере өчен әһәмиятле дару – инсулин саклана. Шул рәвешле сивил активлыгыннан баш тартсын өчен аңа басым ясала дип санарга нигез бар", дип сөйләгән ул.

30 октябрьдә Русия куәт оешмалары вәкилләре Игорь Никитенконы YouTube-та Җанкөйдәге юлларның хәле турында төшергән видеосы өчен тоткарлаган булган. Аңа психологик басым ясаганнар, кыйнаганнар. Активистка ике административ беркетмә төзегәннәр. Берсе "полиция хезмәткәренә буйсынмау" турында, икенчесе "нәфрәт яки дошманлык уяту" маддәсе нигезендә.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда активистларны, аеруча кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG