Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек хәрби әсирләре


Брест-Литовск солых килешүен имзалау күренеше. 3 март 1918
Брест-Литовск солых килешүен имзалау күренеше. 3 март 1918

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

Беренче дөнья сугышы дәвамында госманлы төрек армияләре төрле фронтларда сугыша, аларның йөз меңләгәне шәһит була, йөз меңләгәне яралана. Күп сандагы госманлы солдатлары русларга һәм инглизләргә әсир төшә. Гәрчә Русиягә әсир төшкән төрекләрнең саны төгәл билгеле булмаса да, барлыгы 60-70 мең чамасы дип фараз ителә. Алар Русиянең төрле төбәкләрендә урнашкан лагерьларга таратыла.

1917 елның ахырында Госманлы дәүләте әлеге әсирләрнең хәлен белү өчен Русиягә Кызыл ай җәмгыяте күзәтүчесе итеп Йосыф Акчураны җибәрә. Аннан кайткач Акчура Русиядә күргәннәре хакында хисапнамә язып бастыра. Анда бирелгән мәгълүматлар буенча Русия мөселманнары Мәскәүдә, Петроградта, Казанда, Уфада, Оренбурда, Төмәндә, Тубылда (барлыгы 15тән артык шәһәрдә) төрек хәрби әсирләренә ярдәм итү комитеты төзи.

1918 елның 3 мартында Брест-Литовскида солыхнамә имзалангач большевик хөкүмәте хәрби әсирләрне азат итә һәм алар Төркиягә кайта башлый

1918 елның 3 мартында Брест-Литовскида солыхнамә имзалангач большевик хөкүмәте хәрби әсирләрне азат итә һәм алар шартларның авырлыгына карамастан әкренләп Төркиягә кайта башлыйлар. Ләкин 1919 елның ахырларында кызыллар белән аклар арасындагы сугыш көчәеп китү сәбәпле юллар ябыла, нәтиҗәдә 10 мең төрек хәрби әсире туган илләренә кайта алмый. Шуңа күрә аларның ватанга кайтуы 1925 елга кадәр дәвам итә.

Төрек хәрби әсирләре тирәсендә барлыкка килгән вазгыятьтән төрек социалистлары файдаланырга тырыша. Аларның җитәкчесе Мостафа Сөбхи була. Мәгълүм булганча, Русиядәге февраль инкыйлабы нәтиҗәсендә патша режимы җимерелә, 8 айдан соң хакимият большевиклар кулына күчә. Брест-Литовски солыхнамәсе нигезендә Русия сугыштан тулысынча чыга. Ноябрьдә Русиядәге хәрби әсирләр иреккә чыгарыла, ләкин ул вакытта әле Госманлы дәүләте сугышны һаман дәвам иттерә. Төрекләр өчен сугыш бары тик бер елдан соң, төгәл итеп әйткәндә 1918 елның 30 октябрендә Мондрос килешүенә кул куелу белән тәмам була.

Бу килешү буенча госманлы гаскәрен коралсызландыру һәм Төркиянең кайбер өлкәләре басып алыну күздә тотыла. Ахыр чиктә 1918 елның 13 ноябрендә дошман армиясе башкала Истанбулга керә. Ул вакытта Мостафа Сөбхи иптәшләре белән рус большевиклары сафында актив эш башкаралар: “Яңа дөнья” исемле газета чыгаралар, әсирлеккә төшкән төрекләр арасында социализм пропагандасы алып баралар, шулай итеп аларны үз ягына аударырга маташалар. Мостафа Сөбхинең фикердәшләре Истанбулда һәм Анатолиядә дә кызу пропаганда эшчәнлеге алып баралар. Ул вакытта әле милли азатлык сугышы башланмаган була. 1919 елның 19 маенда Мостафа Кәмал паша Самсун шәһәренә килеп җиткән вакытта Русия инде большевиклар тарафыннан тулысынча диярлек басып алына. 1920 елның азагында исә большевиклар хакимияте Русиянең һәр почмагында урнаштырыла.

Милли азчылыкларның большевиклар белән көрәше һәм хезмәттәшлеге

Ленинның мөрәҗәгате мөселманнарны җитди уйга күчерә. Русиядәге төрки халыклар патша хакимияте астына кайберләре берничә гасыр элек, кайберләре бер гасыр ярым элек кергән һәм үзләренә карата йөртелгән сәясәттән канәгать булмаганнар. 1905 елгы Беренче рус инкыйлабы һәм 1917 елгы февраль инкыйлабы вакытында алар Русия идарәчеләренә бер төркем таләпләр юллыйлар. Әлбәттә, патшаның сәясәт мәйданыннан югалуы мөселманнарга яңа өмет бирә, алар күпләп яшәгән төбәкләрдә сәяси һәм милли эшчәнлек башлана, тик монда шуны исәптә тотырга кирәк, төрк халыклары арасындагы аермалардан тыш һәр төрк халкының эчендә дә төрле идеологик агымнар барлыкка килә.

Иң элек җәдитчеләр белән кадимчеләр арасында мәгариф өлкәсендә бик җитди каршылыклар килеп чыга. Кадимчеләр тулысынча дин кагыйдәләренә ябышып нинди дә булса яңалыкка каршы чыгалар, чөнки яңару процессы халыкны руслаштырачак дип уйлыйлар. Икенче яктан укымышлы, зыялы мөселманнар арасында Русиядәге иҗтимагый системаны тәнкыйть итүчеләр, социализм теориясен дөрес дип табучылар ишәя башлыйлар. Халыкның зур күпчелеге авыл җирендә яшәгәнлектән югарыда телгә алынган каршылыклар һәм бәхәсләр бары милли мәдәни үзәкләр ягъни шәһәрләр кысасында кала. Алар гомүмән халыкка никадәр тәэсир иткәнен без белмибез, ләкин сугыш мөселман халыкларының һәр катлавына йогынты ясады һәм ризасызлык дәрәҗәсен арттырды дип шикләнмичә әйтә алабыз.

1917 елның маенда Русиядәге төрки кавемнәр вәкилләре Мәскәүгә корылтайга җыелып уртак стратегия билгеләргә тырыша, әмма уңышка ирешми

Нәкъ менә бу шартларда 1917 елның маенда Русиядәге бөтен төрк кавемнәре вәкилләре Мәскәүгә корылтайга җыелып уртак стратегия билгеләргә тырышалар, әмма әллә ни уңышка ирешмиләр. Нәтиҗәдә хәрби, сәяси һәм икътисади шартлар йогынтысы астында бер-берсеннән җитди ераклашкан төрк халыкларының һәрберсе мөстәкыйль көрәшергә яисә яңа хакимият белән хезмәттәшлеккә керә башлыйлар.

Без шушы көрәш процессын һәм аны җитәкләгән күренекле лидерлар эшчәнлеген тикшерәчәкбез. Мәгълүм булганча, һәр халыкның күренекле шәхесләренең, сәяси җитәкчеләренең осталыгы, дөньяга карашы үзгәрүчән шартларга туры китереп карар кылу сәләте, иҗтимагый тәҗрибәләре нинди дә булса сәяси вакыйганың үсешендә, җиңүдә яки җиңелүдә бик мөһим роль уйныйлар. Юлбашчысыз башланган хәрәкәт яки баш күтәрү бик сирәк очракларда гына җиңүгә илтә. Урта Азиядә 1916 елгы гыйсъяннар һәм аларның нәтиҗәләре – моның бик яхшы мисаллары. Әлбәттә, лидерларның һәммәсе дә уңышка ирешә дигән кагыйдә дә юк. Чөнки кайбер бик тискәре шартлар эчендә иң яхшы юлбашчы да чарасыз һәм гаҗиз кала. Тарихның сере дә шунда булса кирәк. Нәтиҗәне ялгыш карар, шартлар үзгәрүе, хәрәкәттә катнашкан кешеләрнең ихласы һәм гайрәте, фидакәрьлек дәрәҗәсе кебек факторлар билгели. Алга таба без әлеге шартларны һәм факторларны төрле төбәк һәм лидерлар мисалында тикшерергә тырышырбыз.

Идел-Уралда Милләт Мәҗлесенә каршы башкортчылык һәм милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты

1917 елның 22 июлендә Казанда Милли мәдәни мохтарият игълан ителә

1917 елның 22 июлендә Казанда өч корылтай тарафыннан Милли мәдәни мохтарият игълан ителә. Аның тарафыннан сайланган комиссия милли парламент төзү турында карар кабул итә. Идел-Урал төбәгендә сайлау округлары буларак Казан, Уфа, Оренбур, Самар, Әстерхан, Пермь, Сембер, Вятка, Сарытау, Пенза, Түбән Новгород, Тамбов губерналары белән Тубыл, Томски һәм Урал өлкәләре тәгаенләнә. Бу округлардан һәр 50 мең кешедән бер депутат сайлану шарты белән барлыгы 98 кеше сайланырга тиеш була. Шулай ук сайлау округларына кермәгән, әмма татар-башкорт тыгыз яшәгән Петроград, Мәскәү, Касыйм, Харьков, Ростов, Петропавловски (Кызылъяр), Семипалатински (Семи), Иркутски шәһәрләреннән берәр депутат сайларга дигән карар кабул ителә. Фронттагы мөселман хәрбиләреннән, шулай ук һәр 50 мең кешедән берәр депутат сайлау эше Мәркәзи Хәрби шурага йөкләнә.

Уңышлы төстә үткән сайлаулар нәтиҗәсендә Эчке Русия һәм Себер мөселман төрк-татарлары Милләт Мәҗлесе (кыскартылган исеме – Милләт Мәҗлесе) төзелә, аңа 120 депутат (вәкил) керә. Алардан унбише төрле дәрәҗәдәге хәрбиләр була. Мәҗлескә, шулай ук, егерме-утыз тирәсе социалист (соңыннан алар большевиклар фиркасенә керәчәк) һәм башкортчылык хәрәкәтен башлап җибәргән Зәки Вәлиди белән бер төркем башкорт халкы вәкилләре сайлана.

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG