Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Республика ифтары вакытында стадионда намаз уку күренеше.

Президент инстаграмыннан:

"Зур ифтар"га бөтен гаилә белән килүчеләр дә бар:

Социаль челтәрләрдә Республика ифтарыннан фотолар арта бара: кем Президентны төшерә, кем селфи ясый...

Русия Ислам Институтыннан яңа журналистлар укып чыкты

​Хезмәтен журналистика белән бәйләргә теләгән РИИ шәкертләре дәүләт имтиханын “5”легә тапшырды. Бөтенесе бергә 25 билет, билетта өч сорау, аның икесе журналистика белән, берсе шәригать белән бәйле булган. Комиссия дүрт кешедән торган: профессор, КФУның татар журналистика кафедрасының мөдире Васыл Гарифуллин, ГТРК Татарстан каналының милли тапшырулар мөхәррире, доцент Мөршидә Фатыйхова, доцент, РИИның журналистика юнәлешенең кураторы Айгөл Гыйльманова, РИИның теология факультетының деканы Абдулла хәзрәт Шәнгәрәев. Комиссия әгъзалары әйтүенчә, барлык шәкертләр дә имтиханга тулысынча әзерләнгәннәр, өстәмә бирелгән сорауларга да җавап бирә алганнар.

Авыз ачу, ахшам, ястү, тәравих, сәхәр non stop режимында

Финляндиядә хәзер көннәр бик озын, ә төннәр нык кыска. Бездә ак төннәр, караңгы төшеп өлгерми. Бер карасаң, кояш бата, икенче карасаң, инде таң ата. Шулай булуга карамастан ураза тотабыз, Аллага шөкер.

Без урындагы вакыт белән кичке 11 тула 10 минутта авыз ачабыз, ә сәхәрне иртәнге 2.40 та төгәллибез. Өч сәгать эчендә авыз да ачарга, озакка сузмыйча ахшамны да укырга кирәк. Сәгать уклары бик тиз йөгерә, күз йомганчы ястү дә килеп җитә, аннары тәравих. Мин өйдә калам, ә ирем көн саен 20 чакрым юл узып мәчеткә барып кардәшләр белән бергә татар мәчетендә тәравих намазын кыла. Бу – күптәнге гадәт. Рамазан аеның бәрәкәтен югалтасы килми, әмма 20 рәкагать итеп тәравих кылу мөмкин түгел, 8 рәкагать итеп укыйбыз.

Вакыт тыгыз булганга күрә кунакка йөрешүләр, озаклап утырып аралашулар юк. Барысы да минутына кадәр билгеләнгән. Аз гына аңгыраеп утырсаң, өлгерми дә каласың. Табынны да әзерлисе, тәмләп дога, теләкләрне дә әйтәсе, җиренә җиткереп намазын да, Коръәнне дә укыйсы килә бит.

Ризык дигәннән, гадәттә, бер тапкыр гына ашала инде. Ифтар табынына токмачлы шулпа да, пилмән бөгеп тә әзерлим. Беркөнне мантый белән сыйландык. Яшелчә, җиләк-җимеш тә ашыйбыз, организм сусыз торудан эшчәнлеген начарайтмасын өчен анысын да күбрәк эчәргә тырышабыз. Карбыз ашыйбыз, аның белән тамак та туя, суга да бай. Уразада ашауга артык игътибар итмибез, иң мөһиме – гыйбадәт.

Финляндиядә армиясендә яшелчәләр белән авыз ачалар
Финляндиядә армиясендә яшелчәләр белән авыз ачалар

Быел беренче тапкыр кече улыбыз да уразага керде. Аңа – 14 яшь. Мәккә вакыты белән тотса да ярый дидек. Бу очракта сәхәр сәгать иртәнге 4тән соң тәмамлана һәм кичке 7дән соң ифтар вакыты җитә. Олы улым быел гаскәрдә хезмәт итә. Әмма анда да ураза тотарга тырыша. Физик күнегүләр дә була, әмма безгә ул: “Мин чамасын беләм”, диде. Мөмкинлегенә карап ураза тота, кайсыбер көннәрне калдырырга да туры килә. Улым армиядәге хәрби бүлек җитәкчесеннән Гаеткә ял сораган, Алла бирса, ураза бәйрәмен тулы гаилә белән каршы алырбыз. Финнар үз дини бәйрәмнәренә дә, башка милләтләрнең дини бәйрәмнәренә дә ихтирам белән карый. Шөкер, улым әйтүенчә, берсүзсез риза булганнар.

Фирания Али, Финляндия

Уфада болытлар куера

Сәхәр ханнарча түгел, ә студентларча

Күптән түгел безнең гаилә тагын да ишәйде, хәзер кызыбыз Ясминәнең Әсәл исемле сеңлесе бар. Бер бала бер икән, икәү булгач, бөтен тормыш үзгәрә икән. Быел да уразаны калдырасым килмәде, чөнки беренче баланы тапкач та ирем белән бергәләп ураза тоттык. Кердем мин беркөнне уразага... Көчкә түздем, төштән соң хәлем бетте. Олы кызыбызга – 2,5 яшь, ул көне буе йөгерә дә йөгерә. Артыннан өлгер генә! Сабыйны да карарга кирәк. Аның әле эче авырта, әле башкасы, олысының да кәефе кырылырга гына тора. Ичмасам, бергә берьюлы да йокламыйлар, үч иткәндәй бер-берсенең уянганнарын көтәләр. Сөтем дә кимегәнемне сизгәч, быел ураза миңа тәтеми икән, дигән фикергә килдем.

Иремнең дә уразасы авыррак бара. Элегрәк без үзебез ифтарларга кунак чакыра идек, үзебез дә авыз ачарга йөрдек. Хәзер бу бетте. Каян килсен ди ул кунак!? Ни булса да ашарга пешерергә өлгерсәң дә бик хуш! Еш кына аңа да кул җитми.

Ирем 30 градус челләдә көне буе йөри, ерак араны уза, кичен каядыр барып төрле ризык, тәм-том белән сыйланыр иде, әмма ул тизрәк миңа балалар белән ярдәм итәргә өйгә ашыга. 20 сәгатьлек уразадан соң олы кыз белән дә уйна, кечесен дә тибрәт... Ул иртәрәк кайтса, нидер әзерли алам. Әмма, гадәттә, ифтар менюсы бер стакан су белән токмач белән чикләнә. Иремне сәхәргә дә артык тәрбияләп булмый дип көенәм. Көне буе ике бала белән берүзем мәш килгәч, аркалар, аяклар авырта, хәлдән таеп йокыга китәм. Анысы да озакка түгел, сабый мышкылдый башласа, янына йөгерәм. Иремнең сәхәре ханнарча түгел, студентларча – берничә финик белән бутерброд. Аллаһ аңа бу сабырлыгы өчен ике дөньяның бәхетен насыйп итсен!

Шулай да бер көнне бергәләшеп ресторанга бардык, ике тапкыр безгә дә кунаклар килде. Әмма аннан соң да хәл җыя алмадык, йокы туйдыра алмыйча интектек. Барысына да бәрәкәтле Рамазан телим! Миңа да – ике бала белән мәш килүчегә дә өлеш чыгуына ышанам.

Чулпан Хәмидова, Казан

дәвам

XS
SM
MD
LG