АКШта мөселман булмаучылар да безнеңчә сәлам бирә
Без Оһайо штатының Коламбус шәһәрендә инде икенче Рамазанны уздырабыз. Биредә мөселманнар бар, башлыча төрекләр, пакытстаннар, гарәпләр. Атна саен гаилә белән мәчет ифтарына барырга тырышабыз. Гыйбадәтханәләрдә авыз ачулар көн саен уза. Кайда барырга икәнне һәр кеше үзе хәл итә, без төрекләргә барырга яратабыз. Үткеррәк ризыклар ашарга теләүчеләр булса, пакыстанларга рәхим итә.
Студентлар өчен Рамазан – җәннәт ае. Алар ифтарга әзерләнгән мул табыннан рәхәтләнә! Нәрсә яшерергә, акча ягы такыррак бит, үзебез дә шундый идек. Көне буе ашамыйсың, аннары кич бушка ашыйсың. Әле сәхәргә дә күчтәнәч итеп кыстырып алып китәргә мөмкин. Акчаны экономияләүнең иң яхшы ысулы.
АКШ мәчетләрендә, мәдәни үзәкләрендә оештырган ифтарларга дус булган американнарны да, күршеләрне дә, дусларны да дәшергә була. Бу хуплана гына, чөнки бу рәвешле аларга исламны аңлатып була. Без йөргән ифтар җирендә төрек хатыннары төркем булып оешып, чиркәүләргә барып төрле дин вәкилләре белән аралашу чараларын уздыра. Рамазан аенда чиркәүләрдә ифтар ясыйлар. Исламнан хәбәрдар булмаган кеше исламнан курка. Монда да медиа корбаннары булганнары бар. Чиркәү кешеләре мөселманнар белән якынрак танышырга тели.
Менә Айдаһо штатында яшәдек, анда мөселманнар бик аз иде. Ифтарга өйгә күршелерне, дусларны чакыра идек. Американнар үзләре йокларга иртә ята. Алар өчен кичке 9 да ашка чакыру бик сәер тоела. Сәгать 10да инде алар әллүр була. Әмма чакыргач, бик кызыгалар, киләселәре килә. Икеләнәләр. Көндез “тихий час” ясап килегез, дигәч, “Шәп идея!” дип куанышалар.
Американнар – бик шат күңелле кешеләр, алар кунакка зур тантанага килгән кебек киләләр, сөенә беләләр, гаеп эзләмиләр. Төрле сораулар биреп төпченәләр, бер тамчы су да эчмисезме, ашамыйсызмы дип шаккатталар, уйга батып утыралар. Безнең белән рәттән бөтен кагыйдәләрне үтәргә тырышалар. “О, финик кабарга кирәкме?” диләр дә безне кабатлап авыз ачалар. Табын артында сыйлану, аралашу төнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Алар ислам турында шулкадәр күп инфо ала, рәхмәтле булып саубуллашып китәләр.
Әлеге вакытта сәхәрне иртәнге 4.25 тә тәмамлыйбыз, авыз ачу исә кичке 9да. АКШның көньягына таба көн кыскарак. Быел Рамазанда балалар белән Яңа Орлеанга да бардык. Ирем эш буенча барды да безне дә бер уңайдан ияртте. Анда бик эссе, дымлы. Кояш кичке 8дә үк байый башлый. Анда да кызыклар күп булды. Ресторан яки кафега килеп керүебез була, безне мөселманнар икәнен күреп авыз тутырып “Әссәләмәгаләйкүм!” дип каршы алалар. Гәрчә үзләре мөселман түгел. Хәләл меню бармы дип сорыйсы да түгел, официант дистәдән артык төрле вегетариан ризыкларын тәкъдим итә, “Happy Ramadan!” дип теләк телиләр. Башка кафеларга керсәң дә, инглизчә “Рамазан мөбәрәк булсын!” яки ураза тотучыларга бушка ризык тәкъдим иткән язулар күрергә була.
Коламбус шәһәрендәге мәчет иң кыйммәтле һәм кәттә районнарның берсендә урнашкан, Анда күпчелек мөселманнар яши. Ниндидер торак сатуга чыккан дисәләр, шунда ук башка мөселман сатып ала. Бөтенесенең мәчет тирәсендә яшисе килә, шуңа мәхәллә дә үсә.
Рамазанның бәрәкәтен Казанда да тоярбыз Алла бирса. Татарстанга билетлар алынган, юлга чыгабыз. Шатлыклы, сөенечле очрашуларны көтеп, күзаллау күңелләрне кытыклап тора. Туган якларда да ураза тотарга насыйп булсын!
Диләрә Хафизова, Оһайо штаты, Коламбус шәһәре
Рамазан рекламы
Рамазан ае уңаеннан төрле кызыклы һәм матур рекламнар карарга тәкъдим итәбез!
Авылда маллар гына ураза тотмый
Әз генә җил исеп куйса да “Аллаһ көнен бирде, шөкер”, дип кабатлый әниебез. Әтиебез “Дәръяларга төшеп ятар идем”, дип печәннән кайтa. Эссе көннәр булды шул Рамазанның. Уразаны кем ничек уздыра. Кондиционер астында офиста утыручыныкы да, көндез йоклап, төнлә яшәүче гарәпләрнеке дә, таңнан торып ахшамгача каралты-кураны караучы 60тан узган әтием белән әниемнеке дә уза.
Авылда тормыш иртә башлана. Иртәнге 7 дә әнинең чебиләргә дип бакча артыннан җыеп алып кайткан кычыткан чапканы ишетелә. Авылда кош-кортсыз да булмый, ашарга ит дип чебиләр үстерелә, тырышып йомырка салучы тавыклар да тәрбияләнә, оныкларга файдалы сөт булсын дип савым кәҗәләрен дә, сыерын да асырыйлар. Бакчасына да өлгерәсе! Андагы эшнең дә бер бетәсе түгел. 15 сутыйлык бәрәңге бакчасы бар. Ул “плантациядә” бил бөкмәсәң, алабутасы басып алырга, колорадо коңгызы һөҗүм итәргә әзер тора. Урман җиләге дә өлгерде, Ходай биргән нигъмәтне ничек җыймыйсың дип фикер йөртә авыл кешесе. Ураза тотучы әби белән бабайга күпме мәшәкать!
Урман, кыр-боланнарда йөреп аңкау аңкауга ябышкач өйгә кайталар үзләре , әмма анда инде аларны чираттагы “вахта” көтеп тора. Йорттагы маллар бит уразада түгел, аларны ашатасы, тәрбиялисе бар.
Сәхәр вакыты. Бик тыныч һәм рәхәт. Әти-әни кара-каршы чәй эчә. “Гыйбадәткә вакытым калмый”, дип әйтеп куя әни. Гәрчә сәхәрдән соң Коръән укырга өлгерә, озаклап дога да кылырга тырыша. Аңа кушылып “Ярый әле мәчеттә тәрәвих укыйм”, дип әтием үзен дә, әниемне дә тынычландыра. Әти белән әнинең үзара сөйләшүен тыңлау, бер-берсенә игътибарлы булуын күрү үзе бер ләззәт. Аллаh тигезлекләреннән аермасын!
Сөмбел Вәлиди, Казан
Мәскәүнең "Рамазан чатыры"
Мәскәү Диния нәзарәте быелгы "Рамазан чатыры" өчен әзерләгән видеоязма.
Рамазан хис-тойгылары
Facebook-та Рамазан аенда кайберәүләрнең тискәре гамәлләре турында да язышалар.
***
Беренчедән, мин Рамазан аен Шәмәрдәндә үткәргәнгә бик шат. Гаиләчә авыз ачабыз. Кич белән великка атланып буралы мәчеткә таравихка барабыз. Шәп җәмәгать, тагын да шәбрәк хәзрәт. Искиткеч!
Ә менә инде бүген апамның Казанда өе янындагы Казан Нуры мәчетендә булган хәлләргә исем китте. Андагы хәзрәтне белмим, ә менә хатын-кызлар бүлегендә хәлләр бар икән. Беренчедән уйнаган берничә яшьлек балаларны "талаганнар". Хәтта, бүтән килмәгез дигәннәр. Моны әйтүче мәдрәсе укытучысы икән. Пәйгамбәребезнең өстенә менгән оныкларын кумас өчен сәҗдәдән тормыйча торганын белүче юк. Шул ук "укытучы" ике өч яшьлек балаларның әниләренә "балаларыгыз ник яулыксыз" дип ябышкан. Икенчедән, киң чалбар һәм озын туника киеп барган апама "чалбар кигәннәрне Аллаһ ләгънәтли" дип бәйләнгән берничә хатын. Сәҗдәгә киткәч, арты күренә икән имеш. Бу апалар, күрәсең, намазны сәҗдәгә бармыйча гына кыла. Шуннан? Апа рәнҗегән. Кешене рәнҗетүнең Кәгъбәтуллахны берничә тапкыр җимерүдән начаррак икәнен дә белмиләр. Белмәү гәеп түгел, өйрәнмәү гәеп. Мондый "всезнайкалар" шуны гына белергә тиештер инде. Ярый да апамны тынычландырдык, ә беренче тапкыр мәчеткә килгән кешенең тагын киләсе килер микән? Әз генә мөлаемрак булырга кирәктер бит. Яраттырырга кирәк, елмаерга кирәк. Сөннәт бит! Мәчет "сталинизмы" кирәкми безгә. Кыскача мин ДУМ РТ сайтына язсам, файда булыр микән?
Мәдинә Әпсәләмова
***
Ифтардагы әбиләр - аерым бер хикмәт. Бер көнне Ярдәм мәчетенә барган идек, без намазларны укып чыккан арада, өстәлләр ялт итеп калган иде - әбиләр хәзер калган ризыкларны гына түгел, алдан ук, кеше өстәл алдына утырганчы ук тәм-томнарны җыеп ала! Бер бәлеш тә, җиләк-җимеш тә калмаган иде. Ну ярар, без бәлешсез дә тукландык.
Ә менә Туган авылымдагы чатырда... Әбиләр бөтен нәрсәне кырып-себереп алып чыгалар, хәтта калган кайнатмаларны да банкаларга җыеп алып китәләр! Ул банкаларны алдан әзерләп алып килүләре бит әле! Ярый, тыныч кына җыеп китсәләр әле, талашып, талашып! Оештыручы кызлар бер әйтеп караган иде - изюм, күрәгәләрне алып китсәгез дә жәл түгел, әмма көн саен яңа кайнатылган варенье бик кыйммәткә төшә дип, акырып, бакырып - "знаем мы, знаем, это Метшин с Миннихановым накрывают, они таким образом грехи свои отмывают" дип акырып-бакырып чыгып киттеләр. Ярый, бер ташлама бар - алар динсез, кара йөзле әбиләр. Башларына шарфик кына элгән әбиләр. Әммэ шулай да, бик күңелсез.
Гөлназ Бәдретдин
Мәккәдә полиция җыены
Мәскәү ифтарында Финляндия татарлары
Казанның "Ярдәм" мәчетендә көн саен ифтар, сәхәр ашлары уздырыла
Алар һәр көн 1200 кешене авыз ачтыра. Бу эштә аларга йөзләгән волонтер, мәчет тирәсендә яшәгән абый-апалар, кызлар-егетләр булыша. Бу эшләрне тасвирлаган видеоны карарга тәкъдим итәбез.