Мөгаен, бу минем соңгы Рамазандыр...
Мөгаен, мин тиздән үләрмен. Мөгаен, бу минем соңгы Рамазандыр. Аның шулкадәр гүзәл узачагын башкача аңлата алмыйм. Әйе, ел саен бу ай килү белән барысы да үзгәрә. Хәтта җәй эсселеге дә безгә мәрхәмәтлерәк. Кич саен, авыз ачудан соң тәравихка барганда яки аннан кайтканда тирә-якта ниндидер тота алмаслык рәхәтлекне сизәсең. Шундый хис туа, әйтерсең лә һава гадәттәгедән баллырак.
Тик бу елны барысы да тагын да яхшырак. Хәтта урамда очраган кешеләр дә – барысы да елмая. Үзеңдә дә, ничек кенә авыр булып тоелмасын, йөзеңнән елмаю китәргә дә теләми.
Ә күңелдә исә кошлар сайрый! Менә-менә кояш чыгачак, ал таң җәймәсен җәеп, барлык агачларны, йортларны, буш урамнарны каплаячак кебек. Һәм бу таңалды тынлыгында, матурлыгында кошлар сайрый. Әкрен генә, мөлаем гына, бер-берсенә комачауламыйча... Чит тавышлар, машиналар һәм шәһәр шавы, һәрвакыт төрле урынга йөгергән дистәләрчә кеше сөйләшүе белән кушылмыйча сайрый алар. Бары тик кошлар сайравы. Күңелдә дә шундый хис. Һәм бу хис белән нишләргә дә белмисең: әллә өч яшьлек сабый кебек самими, саф көләргәме, әллә бирелеп һәм онытылып китеп еларгамы...
Тирә-яктагы кешеләргә карап, шуны аңлыйсың: алар да синең кебек үк һавадагы бу баллылыкны, кайгыртучан җилнең назлы исүен тоялар, кайдадыр күңел түрендә кошлар сайравын ишетәләр кебек. Мондый мизгелләрдә кочаклашасы килә. Бөтен дөньяны кочаклап, аны җибәрмәү теләге туа.
Мондый мизгелләрдә шуңа төшенәсең: шулкадәр еллар дәвамында ник сукыр булганмын? Бу дөньяны кочаклап, анда югалу теләгеннән тыш башка нәрсәләр артыннан йөгергәнмен, башка нәрсәләрне эзләгәнмен икән бит!
Рамазан һәрвакыт синең ялгыз булмаганыңны искә төшерә. Бу елны исә ул миңа карата аеруча игелекле. Кызганыч, бик тиз үтә шул ул. Кызганыч, аны никадәр яратканнарын һәм көткәннәрен белеп тә, бер елга мине үзем белән генә калдыра. Ә ул белә, монда шик юк. Чөнки ел саен ул безгә 11 көнгә иртәрәк килә, безне үз кочакларына алырга ашыга. Һәм бу елны ул минем белән аеруча мәрхәмәтле һәм ягымлы. Мөгаен, аның белән соңгы тапкыр күрешәбездер...
Евгений Хәмидов, Казан
Ураза гаете якынлаша
Бу елны Ураза гаете 5 июльгә туры килә. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазе иртәнге җиденче яртыда башланачак, гает намазы исә сәгать җидедә укылачак.
Быел Татарстанның төп бәйрәм чарасы яңа ачылган Галиев мәчетендә узачак. Вәгазьне һәм бәйрәм намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыячак. Гадәттәгечә, ТНВ каналы чарадан туры трансляциясе тәкъдим итәчәк, дип көтелә.
Чуашстанның Шыгырдан авылында ифтарга пылауны таҗик егетләре пешерә
Гыйззәтулла белән Шәмсетдин Коръән-хафизлары да. Ифтарлар Шыгырданда йортларда да, мәчетләрдә дә рамазан аеының һәр кичендә оештырыла.
Гает мунчасы – татарның матур гадәте
Морҗаларны акшарладым әле, бәйрәм җитә бит, гает хөрмәтенә пәрдә-кашагаларны юып элдем, гает мунчасын ягарга кирәк... Болар – бәйрәмгә атна-ун көн кала безнең гаиләдә әнинең иң еш әйткән, без яшьләрнең колагына кереп калган сүзләре. Аның миңа әниләрчә кайгыртып әйткән сүзләре колагымда әле дә яңырый: “Кызым, керләреңне гает хөрмәтенә дип атап ю, гает – бик олы бәйрәмебез. Зинһар, гает иртәсендә йоклап ята күрмә. Белгәннәреңне укы, теләк телә. Таба исен чыгар, табын көйлә. Әҗер-саваплы булырсың...”
Үзенә бер дәрт-дәрман белән эшләр иде ул бу эшләрне. Ике кызым, киленем бар дип тору юк, җиңе сызганулы килеш барысын да башкара. Аннары башкарган эшен безгә сөйләп, матур булганмы соң, ошыймы дип, бездән бәя, мактау көтә.
Ә иртәгә гает буласы көн – әни өчен аеруча җаваплы, мәшәкатьле көн. Чөнки бистәбездә яшәүче туган-тумача, дус-ишне ул атап гает мунчасына чакыра. Кыш булса, мунчаны бер көн алдан ягып, җылытып ук куя, янәсе икенче көнгә эссесе яхшы булсын. Белмим, без мәктәптән, эштән кайтканчы бәгырькәем мунча белән өй арасын ул ничәмә-ничә урагандыр?! Ул сукмакны әллә ничә тапкыр уза, әле бер барып себеркеләрне күп итеп пешердем дип кайта, кунаклар куркып, бетәр дип чабынмасыннар дип хәстәрен алдан күрә. Аннары суларны да кат-кат тикшерә, идәннәрен ялт иттерә. “Мунча әзер, эссе салып карадым, исе юк”, дип әйләнеп кайта.
Шул арада бәйрәмдә кем килмәс тә, кем хәлне белмәс дия-дия, таба-таба бәлешен, чәй ризыкларын да әзерләргә вакыт таба. Бөтен ишек алдына бәлеш исе, ә бакча ягына мунча исе таралган. Бу – безнең гаиләдә елына ике тапкыр шушы халәттә туганнарга хөрмәт күрсәтеп, динебезне олылау.
Бар нәрсәгә дә өлгерә әни. Үзенең өс-башы да алыштырылган: башында дүрт почмаклы ак батист яулык, өстендә гает хөрмәтенә дип затлы ательеда үзенә килешле иттереп тектергән шау чәчәкле лафсан күлмәк. “Кунакны тәмле ризык, чиста йорт-җир белән генә түгел, якты йөз, матур-чиста кием белән каршылау да – хөрмәт билгесе” дигән сүзләре дә колактан кереп күңелдә сеңеп калган.
Гает мунчасына килүчеләр өчен табын әзер, самавыр чыжлап кайнап тора. Берәүләр йорт бусагасын уза, икенчеләре ул арада мунчага элдерә. Барысы да күз алдында: үзебезнең гаиләдән тыш тагын 6-7 кеше гает мунчасына атап килерләр иде, әнинең тәмле теленнән котлаулар ишетеп, киләсе гаетләрне дә исән-сау, шушы муллыкта күрсәк иде дип, теләк тели-тели мунчаны, ризыкларны мактап берәм-берәм таралышырлар иде.
Быел без әнисез 12 нче гаетне каршылыйбыз. Төп нигездә калган сеңлем дә гаиләбезнең матур гадәтен дәвам итәргә тырыша. Мул табын әзерли, яхшы итеп мунчасын яга, элеккеге гадәт – әни күрсәтеп калдырган тәртип белән барыбызны гает мунчасына кайтуыбызны көтә. Гает мунчасына баруны фатирыңдагы юыну бүлмәсендә коенып чыгу белән һич тә чагыштырып булмый. Мәгънәсе, дәрәҗәсе ни тора бит: иртәгә гает, пакъланабыз, гаеткә әзерләнәбез, туганнар белән күрешәбез, күчтәнәчләр бирешәбез...
Вәсилә Рәхимова, Казан
Сарытау өлкәсе мөфтие ифтарда пәрмәчләр белән сыйлана
Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов авызны хөрмә, су белән ачарга киңәш итә. Татарлар ифтарга ит, шулпа, бәлешләр әзерли дип яза.
Иерусалимда Әл-Акса мәчете янында фәлестиннәр үз хокукларын дәгъвалый
Рамазан аенда Косовода ифтарга мохтаҗларны җыялар
Рамазанда Бакчасарайның Хан мәчетендә көн саен ифтар уза. Таҗик, үзбәк, кырымтатар пылавы... аерма бармы?