Азнакай мәчетендә иртәнге намаз
Русия ислам институты беренче журналистларын чыгарды
1 июль көнне Русия ислам институтын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырдылар. Быелгы чыгарылыш тарихи да – быел журналистика юнәлешенең беренче шәкертләре чыгарылды. Алар бары тик ике кеше булды. РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Азатлыкка: “Бәлки реклама эшен алып баруыбыз бик дөрес булмагандыр. Шулай да, беренче чыгарылыш булды, ике кеше булса да, без аларга дәүләт дипломнарын тапшырдык һәм аларның журналистика өлкәсендә уңышларга ирешүләренә һич тә шикләнмибез, чөнки ислам өлкәсендә язучы журналистлар бик аз.” Чарада РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, теология факультеты деканы Абдулла хәзрәт Шәнгәрәев, Татарстан республикасы Диния нәзарәтенең фән һәм уку-укыту бүлеге башлыгы Айдар Кәрибуллин катнашты. Алар укуны тәмамлаучыларга дипломнарның игелеген күреп җәмгыятькә тугры хезмәт итәргә дигән теләкләр җиткерде.
Вятка Аланы уразасы
Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәрендә мәчет узган гасырның туксанынчы елларында гына салынса да, төбәк мөселманнары аңарчы да мәхәллә тормышы белән яшәгән. Бүген утыз меңнән артык халык яши торган бу төбәктә якынча һәр бишенче кеше татар милләтеннән. Ураза аенда мәчеттә бер көн калдырмыйча тәравих намазы укыла, ифтар ашлары үткәрелеп килә. Бары тик бер генә кыенлык бар – кич һәм төнлә урам утлары янмый, мөселманнар караңгыда йөрергә мәҗбүр.
Шәмсия Хәлилова, Киров өлкәсе
Төркиядә барабанлы сәхәр
Төркиядә Рамазан аенда гына була торган кызыклы гына бер йоланы сезгә житкерәм.
Балалар кечкенә вакыт. Рамазан аеның беренче көне. Төнге өчләрдә кызым елый-елый безнең бүлмәгә йөгереп тә керде хатын белән икебез арага юрган астына кереп тә качты.Бүлмәгә чебен очып керсә дә уяна торган кеше буларак йокылы уяулы: "Нәрсә булды, кызым?" дим. Ул бераз тынычлангач: "Әти, йорт янында бер тиле кеше барабан кагып, акыра-акыра кешеләрне куркытып йори!” ди.
Бар да аңлашылды. Рамазан ае башлангач Төркиянең һәр шәһәрендә мәхәллә урамнарында йөреп ураза тотучыларны сәхәр ашына уятучылар була. Әлбәттә, ишек кыңгыравына бишәр тапкыр басып качып китмиләр. Бу кешеләр урамнардан барабан кагып, клорнетта уйнап, такмаклар әйтеп халыкны сәхәргә уята. Әмма төнге өчтә уянган кешеләрнең реакциясе ничек була сон?
Сәхәр барабанчыларына халык төрлечә карый. "Әй рәхмәт яугыры, кулларын дәрт күрсен!" дип аларны җылы каршы алучылар да, дога укып калучылар да күп. Ләкин төрекләр - кызу канлы халык, тәрәзәне ачып: "Аллаһ бәлаңны бирсен, дөмек, мәлгун!", "Кит моннан, бүтән барабан кагып йөрмә" диючелер дә, тәрәзәдән чиләк белән өсләренә су коючылар да, балконнан помидор ыргытучылар да булгалый.
Хәзерге вакытта бу кешеләрне шәһәр хакимияте билгели һәм бу хезмәтләре йчен аларга акча бирә. Бу барабанчылар ике атнада бер тапкыр мәхәлләдәге өйләргә кереп акча жыя, барабанчыны ошаткан кеше аларга бахшишын кызганмый, ошатмаган кеше ишеген дә ачып тормаска мөмкин. Барабанчы шулай йорт саен бахшиш жыя торгач акча янчыгы тулгалый. Әмма aнда да кайбер кешеләр аларны гел чәкчәк тотып тәмле тел белән каршыламый.
Менә быел да бер атна узгач безнең өйнең ишеген де шакыдылар. Кыңгырауга басучы:“Мин - Рамазан барабанчысы, акча жыя идек”, ди. Аның бу сүзләренә җавап итеп, “Рамазан башланганга бер атна була, минем сезне күргәнем дә, ишеткәнем дә юк”, дидем. “Без һәр көн монда, сез уянмыйсыздыр”, дип барабанчы тәки 5 төрек лирасын алып чыгып китте. Соңыннан гына белдем: кеше алдап акча жыючылар да була икән. Безне дә алдап чыгып киткәннәр булып чыкты.
Фәнис Зыялы, Анталья шәһәре
Ифтар нәтиҗәсе нинди була?
Айлар солтаны турында соңгы тәэсирләр..
Ураза тотсаң, автобуста йөрү бушка
Без Казанда! АКШтан канатланып туган якларыбызга кайттык. Рамазанның бер өлешен Казанабызда булдык дип сөенеп бетә алмыйм. Шундый рәхәт, шундый күңелле! Балалар “Сәләт” аланында ял итә, махсус шунда эләгик, балалар яшьтәшләре белән татар телле мохиттә аралашсын дип теләдек. “Сәләт”тә ураза тотучы балалар бар дип сөендек. Безнең кызларга авыр булыр дип курккан идек, юк икән, аларга иптәшкә дистәләгән мөселман балалары да аланда ял итә. Оештыручыларга рәхмәт, аларга бик игътибарлы. Кичен авыз ачуга аларга аерым табын әзерлиләр, ашаталар. Иртәнге сәхәргә дә аларны тәрбиялиләр, тәм-томнар белән сыйлыйлар.
Казанга кайтканнан бирле гел матур, уңай күренешләргә тап булам. Башкалабызда ике катлы экскурсион автобуслар йөри. Беләсезме, алар Рамазан дәвамында уразада булучыларны бушка йөрткән! Без дә эләктек. Шунысы кызык: ураза тотучыларга бушлай дигән. Мөселманлык мәҗбүри түгел, ә ураза мөһим! Кешенең дусты урыс була торып ихтирам йөзеннән ураза тота икән, ул да күңелле автобуска эләгүче бәхетлеләр исемлегендә була ала. Минем бу кеше, Казаным өчен горурлыгым, сөнечем эчемә сыймый! Нинди шәп әйбер уйлап тапкан. Күпме кешене, баланы Рамазан уңаеннан сөендергән бит бу эшмәкәр. Аңа бу игелеге бәрәкәт белән кайтсын.
А иртәгә – Гает. Без шуңа әзерләнәбез. Әни белән өчпочмаклар, бәлешләр, долма, пылау пешерәчәкбез. Ә сез гадәттә ниләр белән сыйланасыз Гаеттә?
Диләрә Хафизова, АКШ-Татарстан
Торонтода авыз ачу
"1 июль көнне Канада көне билгеләнә, шуңа күрә бу ил татарлары аны авыз ачу белән бергә үткәрде. Татар ризыкларыннан табын әзерләнде, Коъән укылды. Авыз ачуларга татарлар бергә җыела, гадәттә, 7-15 кеше тирәсе була. Бер-берсенә кунакка йөрү монда гадәткә кергән.
Башка җәмгыятьләр тарафыннан да ифтарлар оештырыла. Әйтик, төрек мәдәни җәмгыятьләре оештырган ифтарлар уза, хәтта Торонто шәһәре полициясе кебек оешмалар оештырган авыз ачулар да уза. Татарлар мондый чараларга да йөри.
Канадада ураза тоту якынча иртәнге 4тән кичке 9га кадәр дәвам итә", дип хәбәр итте Торонто шәһәрендә гомер итүче милләттәшебез Әмир Җиһаншин.