Accessibility links

Джоан Роулинг "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы"


Хөрмәтле укучылар! Заманча дөнья әдәбиятының татар теленә бөтенләй диярлек тәрҗемә ителмәгәнен искә алып, Азатлык радиосы "Тәрҗемәханә" дигән яңа шәлкем ачып җибәрә. Бу шәлкемдә дөньякүләм популяр әсәрләр, Нобель бүләге ияләре хикәяләреннән өзекләр татар теленә тәрҗемә ителеп тәкъдим ителәчәк. Әлеге тәҗрибә татар теленең кулланылышы артуга уңай йогынты ясар дип өметләнәбез. Хәерле сәгатьтә!

Беренче итеп сезнең игътибарга игелек һәм явызлык көрәшен сурәтләгән, дөньяда иң күп укылган әсәрләрнең берсе булган Британ авторы Джоан Роулингның "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" әсәренең беренче өзеген тәкъдим итәбез.

[...]

Дурсль әфәнде инде җиденче төшен күргәндә, диварның теге ягында утырган песинең күзләрендә йокының бер тамчысы да юк иде. Ул Бүрекүз урамының ерак почмагыннан күзен дә алмыйча, балбал кебек хәрәкәтсез утыруын дәвам итте. Күрше урамда машина ишеге шап итеп ябылгач та, баш өстеннән ике ябалак очып узгач та кымшанмады ул. Дөресен әйткәндә, ул төннең нәкъ уртасы җиткәнче селкенеп тә карамыйча тик утырды.

Төннең урта сәгате җитү белән, урамның песи күзәткән почмагында кеше күренде. Ул, күктән төшкән фәрештә сыман, кинәт кенә бер тавышсыз пәйда булды. Песи, аны күреп, койрыгын селкетте һәм күзләрен кысты.

Бүрекүз урамы аңа охшаган кешене хәтерләми әле. Көмеш чәчләре һәм билен ике тапкыр уратырлык озын сакалы күрсәткәнчә, бу озын һәм ябык ир-ат бик карт инде. Ул өстенә ниндидер озын киемнәр һәм шәмәхә төстәге мантия кигән, ә аягында озын үкчәле прәшкәле итекләр. Аның зәңгәр күзләреннән яктылык бөркелә һәм алар аның ярымтүгәрәк күзлеге артыннан ялтырап тора. Картның борыны озын һәм кимендә ике тапкыр сындырылган сыман кәкре. Бу кешенең исеме Альбус Дамблдор иде.

Альбус Дамблдор, күрәсең, исеменнән алып сәер итекләренә кадәр якты чырай көтмәгән урамга килеп эләгүен аңлап бетерми иде. Ул нидер эзләп мантия кесәләрен актарды. Ләкин аннары аның артыннан кемнеңдер күзәтүен сизеп алды булса кирәк, чөнки кинәт кенә урамның ерак почмагыннан аңа текәлеп баккан песигә күз салды. Нишләптер, песи аның кәефен күтәреп җибәрде. Ул, көлемсерәп:

- Мин моны алдан чамаларга тиеш идем, - диде.

Карт эзләгән әйберен эчке кесәсендә тапты. Беренче карашка, бу көмеш тәмәке кабызгыч иде. Ул аны чирттереп ачты, өскә күтәрде һәм ниндидер төймәгә чиртте. Якындагы урам лампасы әкрен тавыш белән сүнде. Тагын чиртте - икенче лампа да караңгылыкка чумды. Сүндергечкә ул унике тапкыр чиртте, һәм ниһаять, урамда бердәнбер яктылык чыганагы булып картка ерактан караган песинең ике кечкенә күзе генә калды. Әгәр хәзер берәрсе тәрәзәдән караса, беркем дә, хәтта бөркет күзле Миссис Дурсль дә, берни дә күрә алмас иде. Дамблдор сүндергечне мантия кесәсенә тыгып куйды да, урам буйлап дүртенче йортка таба төште. Анда ул песи янына, койма буена утырды. Ул аңа карамады, ләкин күпмедер вакыттан соң аның белән сөйләшә башлады.

​- Сезне монда күрү бик кызык, профессор МакГонагалл.

Ул елмаеп борылды, ләкин песи юкка чыккан иде инде. Аның урынында Дамблдор шактый җитди кыяфәтле күзлекле хатын-кызга елмая иде. Апаның шакмаклы күзлегенең кысасы песинең күз төбендәге эзләргә туры килә икән. Ул да зөбәрҗәт төсендәге мантия кигән, ә кара чәчләре тыгыз итеп бәйләнгән. Аның кыяфәтенә ачулану чалымнары чыккан иде.

- Сез ничек мине таныдыгыз? - дип сорады ул.

- Кадерле профессор, минем гомеремдә шулай хәрәкәтсез утырган мәчене күргәнем юк.

- Булырсың монда хәрәкәтсез, көне буе кирпеч диварда утырып - диде профессор МакГонагалл.

- Көне буемы? Бәйрәм итәсе урында? Мин монда килеп җиткәнче дистәләгән бәйрәм мәҗлесе күрдем.

Профессор МакГонагалл усал гына фыркылдап куйды.

- Аһ, әйе, һәркем бәйрәм итә, анысы хак, - диде ул кырыс кына. - Аларга саграк булсалар ярый бит инде - ә юк, тәртипсез кыланалар. Хәтта магллар да нидер сизенә. Яңалыкларында сөйләделәр.

Ул Дурсльләрнең караңгы тәрәзәсенә таба борылып карады

- Ишетеп калдым. Ябалак көтүләре, күктән төшкән йолдызлар... Дөрес, магллар бу хәлләрне аңлап бетерми - алар гел ахмак инде. Ә менә Кенттагы йолдыз яңгыры, мин һич шикләнмим, Дедалус Дигглның эше булырга тиеш. Аның гына башы шундый буш!

- Сез аларны гаепләмәгез инде, - диде Дамблдор йомшак кына. - Соңгы унбер елда бәйрәм итәр өчен сәбәпләр әлләни булмады бит.

- Беләм лә анысын, - диде МакГонагалл, һаман ачулы килеш. - Әмма башны да югалтырга ярамый. Тылсымчылар тәмам онытылып, маглл киемнәрен дә кимичә көпә-көндез урамнарда йөри, өстәвенә, әллә ниләр сөйлиләр тагын.

Ул, Дамблдор нидер әйтер дигән өмет белән аңа күз кырые белән генә зәһәр караш ташлады, ә карт дәшмәгәч, дәвам итте:

- Үзегез-Беләсез-Кем инде юкка чыкты дигән көнне магллар безнең хакта белеп алса, бәйрәм хәле калыр иде микән. Дамблдор, Ул бит чыннан да җиңелде?

- Шулай ахрысы, - дип җавап кайтарды Дамблдор. - Бүген чыннан да сөенеч көне, профессор. Лимон кәнфите теләмисезме?

- Ә... нәрсә?

- Лимон кәнфите. Магл ризыкларыннан мин иң яраткан тәм-том.

- Юк, кирәкми, рәхмәт, - диде профессор МакГонагалл коры гына - ул хәзер кәнфит ашар чак түгел дип саный иде. - Инде әйткәнемчә, Үзегез-Беләсез-Кем юкка чыккан булса да.

- Кадерле профессор, сезнеке кебек акылга ия кеше аны үз исеме белән атарга тиеш. Каян чыккан инде бу - Үзегез-Беләсез-Кем, имеш. Унбер ел буена кешеләрне аны үз исеме белән атарга үгетләдем. Волдеморт!

МакГонагалл дерт итте, ә береккән лимон кәнфитләрен аеру белән мәшгуль булган Дамблдор моны сизми дә калды.

- Үзегез-Беләсез-Кем дип сөйләшкәндә буталып бетәм мин. Аның Волдеморт дигән исемен әйтүдән куркуның бер сәбәбен дә тапмыйм.

- Беләм, Сезнең өчен сәбәп юк, - диде профессор МакГонагалл, ачу катыш сокланулы тавыш белән. - Әмма Сез башка кеше. Үзегез-Беләсез... әй, ярый, Волдемортның бары Сездән генә куркуы һәркемгә билгеле.

- Арттырып җибәрәсез, - диде Дамблдор тыныч кына. - Волдемортта миндә беркайчан да булмаячак көч-куәт бар иде.

- Сез андый куәтне кулланыр өчен артык изгелекле кеше булганга гына ул.

- Профессор, әле ярый караңгы монда. Мадам Помфри минем колакчыннарны мактаганнан бирле шулай кызарганым юк иде.

Профессор МакГонагалл игътибар тулы күзләре белән Дамблдорга карады.

- Ябалаклары нәрсә, тылсымчылар арасында нинди сүзләр йөри бит әле! Ни сөйләгәннәрен беләсезме? Аның юкка чыгуы турында? Ни өчен җиңелүе...

Профессор МакГонагаллның аны барыннан да бигрәк борчыган мәсьәләсе, көне буе каты һәм салкын дивар буенда утырырга мәҗбүр иткән табышмагы турында сүз кузгатканлыгы йөзенә чыккан иде. Дамблдорга әллә песи, әллә кеше күзләре белән текәлеп карап куюы да шуны сөйләде. Ә Дамблдор исә җавап бирергә ашыкмыйча, лимон кәнфите сайлау белән мәшгуль булды.

- Әле тагын шуны да сөйлиләр, - дип дәвам итте МакГонагалл. - Узган төндә Волдеморт Годрик чокырына барган икән. Ул анда Поттерларны эзләгән диләр. Халык сүзе дөрес булса, димәк... Лили белән Джеймс Поттерлар... алар.. һәлак?

Дамблдор башын иде. Профессор МакГонагалл аһ итте.

- Лили һәм Джеймс... Ышанып булмый... Минем моңа ышанасы да килми иде... Аһ, Альбус...

Дамблдор кулын сузды һәм профессорның җилкәсеннән какты.

- Мин беләм, беләм... - диде ул авырлык белән.

МакГонагалл янәдән сөйли башлаганда, аның тавышы калтырый иде.

- Әмма бу гына түгел бит әле. Ул Поттерларның улын, Һаррины да үтерергә теләгән дип сөйлиләр. Ләкин булдыралмаган. Ул нәни сабыйны үтерә алмаган. Ни өчен һәм ничек шулай килеп чыкканын беркем белми, әмма кешеләр әйтүенчә, Һарри Поттерны үтерә алмагач, Волдемортның бөтен куәте беткән - менә шуңа күрә юк булган ул.

Дамблдор ямансу гына башын селкеде.

- Бу, бу дөресмени? - профессор МакГонагалл дерт итте. - Бөтен кылган явызлыкларыннан соң... күпме кешенең гомерен өзгәннән соң... Бер сабыйны җиңә алмаганмы? Шаккаткыч хәл. Аны туктатыр өчен күпме көч түгелде бит. Күкләрнең нинди могҗизасы белән исән калды икән Һарри?

- Без бары фаразлый гына алабыз монысын, - дип җавап бирде Дамблдор. - Бәлки, без бу сорауга җавапны беркайчан да таба алмабыз.

Профессор МакГонагалл чигүле кулъяулыгын алып, күзлек астында бәреп чыккан яшьләрен сөртте. Дамблдор исә борыны белән тавыш чыгарып сулады да, кесәсеннән алган алтын сәгатенә карады. Бу гади сәгать түгел иде: аның унике угы булса да, сәгать саннары юк. Алар урынына куелган нәни планеталар әйләнә буенча хәрәкәт итә иде. Дамблдор сәер сәгатьнең ни күрсәткәнен, һичшиксез, аңлады, чөнки аны кесәсенә тыгып куйгач, ул болай диде:

- Һагрид соңара. Сүз уңаеннан, сез минем монда киләчәгемне аның аркылы ишеткәнсездер дип уйлыйм. Дөрес бит?

- Әйе, - җавап кайтарды профессор МакГонагалл. - Һәм минем уйлавымча, сез башка меңләгән урынга бармыйча, нәкъ шушы шәһәргә килүегезне миңа аңлатырга җыенмыйсыз бугай.

- Мин Һаррины апасы һәм агасына калдырыр өчен килдем. Аның башка туганнары калмады.

- Сез шушында, шушы йортта яшәүчеләр турында әйтәсезме? - дип кычкырып җибәрде МакГонагалл, аягына сикереп басып һәм дүртенче йортка таба бармак сузып. - Дамблдор, сез алай эшли алмыйсыз! Мин боларны көне буе күзәттем. Һәм ышаныгыз: безгә шулкадәр дә охшамаган гаиләне башка беркайда таба алмассыз. Аларның уллары бар. Мин аның бөтен урамны яңгыратып, әнисеннән кәнфит таптыруын ишеттем. Һәм сез Һарри Поттерны шулар белән яшәтмәкче буласызмы?

- Аның өчен иң яхшысы - монда калу, - Дамблдорның ныклы җавабы яңгырады. - Ул үскәч, агасы белән апасы барын да аңлатыр. Мин аларга хат язып салам.

- Хат? - дип бик тыныч кына кабатлап сорады МакГонагалл һәм яңадан дивар буена утырды. - Дамблдор, чыннан да бу кешеләргә бу хәлләрне аңлата алырмын дип уйлыйсызмы? Алар беркайчан да Һаррины аңламаячаклар! Ул данлыклы бала булыр, аның турында риваятьләр сөйләрләр. Әгәр бу көн киләчәктә Һарри Поттер көне дип атала башласа, һич гаҗәпләнмәм. Аның турында китаплар язылыр, безнең дөньяда һәр бала Һарриның исемен белер!

- Нәкъ шулай, - диде Дамблдор, ярым түгәрәк күзлеге аркылы бик җитди күзләре белән карап. - Һәм бу теләсә кайсы баланың да башын әйләндерер өчен җитә калыр иде. Тәпи басмаган, сөйләшергә өйрәнмәгән - ә инде данлыклы бала. Ни өчен данлыклы булуын үзе дә хәтерләмәгән килеш! Хәзер аңлыйсызмы инде хикмәтнең нәрсәдә икәнен? Ул үзе моны кабул итәргә әзер булып җиткәнче, монда үсүе хәерлерәк булачак.

[...]

Айдар Шәйхин һәм Рашат Якупов тәрҗемәсе

“Тәрҗемәханә” бүлегендәге язмаларда тәрҗемә авторларының стиль үзенчәлекләре саклана

Хөрмәтле укучылар! Дөнья әдәбиятының татар теленә бик аз тәрҗемә ителгәнен искә алып, Азатлык "Тәрҗемәханә" дигән шәлкем ачты. Бу шәлкемдә дөньякүләм популяр әсәрләрдән өзекләр татарча тәкъдим ителә. Әлеге тәҗрибә телебезнең кулланылышы артуга уңай йогынты ясар дип өметләнәбез.

XS
SM
MD
LG