Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын хәбәр итә. Премьер-министр Йылдырым Бинали исә, бу омтылыш хәрбиләрнең бер өлеше тарафыннан гына ясала дип белдерде. Хәрбиләр ул арада Босфор бугазы күперләрен япты, Әнкара һәм Истанбул өстеннән хәрби очкычлар оча.