Казандагы халыкара мәктәп үскәннән үсә бара
1 сентябрь Казанда ике ел эшләп килгән башлангыч халыкара мәктәпнең дәвамы булган урта мәктәп бинаcы ачыла. Хәзер мәктәпкә 5, 6, 7, 8нче сыйныфларга балалар җыялар. Монда белем алу өчен бер тапкыр 100 мең сүм һәм аннан соң, ай саен 70 мең сум түләргә кирәк. Матбугат язганча, халыкара мәктәптә зур һәм урта кул түрәләр, бизнес кешеләренең һәм чит ил спортчыларының кызлары, малайлары укый. Чит ил мөгаллимнәре мәктәптә дөнья белән бер сулышта яшәгән һәм җирле гореф-гадәтләрне онытмаган шәхесләр тәрбиялибез дип кызыктыра, мәктәп җитәкчелеге укырга теләүчеләр һәм кызыксынучылар шактый күп ди.
мультимедиа
-
декабрь 26, 2024
2024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 2024
2024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар
-
август 22, 2024
Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте
-
август 21, 2024
Татарстан һәм татарлар: 1989 ел
-
август 09, 2024
"Путин хакимияттән китә алмый"