Русия халкында дәүләткә ышанып яшәү гадәте кала бирә. Төрле катлауларның ташламаларга, субсиядәләргә өметләнүе дәвам итә. Бу хәл II Дөнья сугышы чорына бигрәк тә кагыла. Башта сугыш ветераннары зур хөрмәттә иде. Аларга машинасы да, фатиры да, яхшы пенсиясе дә һәм башка ташламалары да мулдан булды. Аннан тыл ветераннарына төрле ташламалар бирелде. Тол калганнар, ә соңрак сугышта катнашканнарның җәмәгатьләре дә өлешсез калмады. Инде менә яңа төр катлау – сугыш чоры балалары да ташламаларга өметләнә. Әмма Мәскәү моны, икътисади кризис сәбәпле мөгаен, шыпырт кына төбәкләрнең үз өстенә аударып калдырмакчы. Сугыш чоры балаларына ташламалар мәсьәләсе Мәскәү һәм Казан арасында каршылыклар да китереп чыгарды.
Әле яңа гына Русия хөкүмәте Татарстан Дәүләт Шурасының сугыш чоры балалары турындагы канун тәкъдимен кире какты. Мәскәү әлеге төр кешеләргә федераль казнадан акча каралмаячак, төбәкләр үзләре акча табарга тиеш, ди.
"Русия хөкүмәте безнең тәкъдимне кире какты. Татарстан моның белән килешергә җыенмый", дип белдерде парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Сугыш чоры балалары хакында канун мөрәҗәгатен Татарстан депутатлары Русия Дәүләт Думасына июнь аенда юллаган иде.
Русия финанс министры Антон Силуанов та сугыш чоры балаларына төбәкләрнең үзләре акча табарга тиешлеген Дума депутатлары алдында чыгыш ясаганда раслады.
Әмма Татарстанның моңа акчасы юк. Мөхәммәтшиннан соң Русия хөкүмәтен коммунистлар да тәнкыйтьләп чыкты.
Дәүләт шурасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Татарстанны Мәскәүгә үз таләпләрен катгый куярга чакыра.
"Төбәкләр бу акчаны каян алсын? Аларның бюджеты болай да дефицит, мәсәлән, республиканың чыгымнары 7,5 млрд сумга күбрәк. Татарстан 75 процент салымын Мәскәүгә күчерә. Бу – 850 млрд сум акча. Русия дәүләте чыгымнарны үз өстенә алырга, яки салымнарны төбәкләрдә күбрәк калдырырга тиеш. Мин үзем Силуановны 6 мең 844 сумлык социаль пенсиядә яшәттереп карар идем. Торып карасын иде, бер ай булса да", дип белдерде Миргалимов Азатлыкка.
Русиядә бүген 12 млн кеше сугыш чоры балалары булып исәпләнә. Дума канунны кабул иткән очракта, ел саен 86 млрд сум акча кирәк булачак. Татарстанда исә 375 мең кеше сугыш чоры баласы.
Миргалимов сүзләренчә, 375 мең кешенең 89 меңе генә матди ярдәм ала.
"Татарстан тәкъдимен башка төбәкләр дә хуплар дип уйлыйм. Ник дигәндә, тормыш авырлаша, пенсиянең үз кыйммәте 15-20 процентка төште, хезмәт хаклары түбән. Торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләсе дә кискен тора. Дарулар кыйммәт”, ди Миргалимов.
Дәүләт Думасына сугыш елы балалары турында үз канун өлгесен КПРФ та тәкъдим иткән. Документта язылганча, сугыш елы балаларына 9 май бәйрәменә 5 мең сум акча бирү, инфляциягә карап аны ел саен индексацияләү, ай саен финанс ярдәм итү каралган. Коммунистлар шулай ук дарулар алганда, тернәкләнү узганда һәм әти-әнисе җирләнгән урынга бару өчен Русия эчендә транспорт чыгымнарын каплауны тәкъдим итәләр.
Мәскәү җаваплылыктан качмакчы дип бәялиләр парламентта. Фәрит Мөхәммәтшин мәсьәләгә нокта куелмады дип белдерде. Ул Татарстан Дәүләт Шуарасы исеменнән яңадан Думага канун мөрәҗәгатен юллаячагын әйтте.