"Популяр чит ил кинофильмнары татарча яңгыраса, бу тамашачыны татарча кинога якынайтыр, ана телебезгә хөрмәтне арттырыр, татар теле даирәсен киңәйтер иде". Бу – Азатлыкка Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев белдергән иде. Шулай булса да, бу юнәлештә әлегә һәвәскәрләр генә хәрәкәт итә, һәм андый очраклар күбәя бара.
"Татарча фильм төшерергә акчам юк. Әмма тәрҗемә итә алам!"
Күптән түгел Вконтакте челтәрендә татар телендә субтитрлар белән Көньяк Кореянең "Коточкыч роман" фильмы барлыкка килде. Ул "BALMAY" дип аталган берләшмә тарафыннан тәрҗемә ителгән. Азатлык аның җитәкчесе Гүзәл Нурмөхәмәтова белән фильмнарның татарчага тәрҗемәләр әһәмияте хакында сөйләшеп алды.
Гүзәл Чаллы шәһәреннән. Кияүдә, ике баласы бар. Һөнәре – маркетолог, озак вакыт btl промоушен өлкәсендә эшләгән.
– Гүзәл ханым, бу проектыгызның максатын аңлатсагызчы, ни өчен татарча тәрҗемәгә тотындыгыз?
– BALMAY проектының максаты – татар телендә булган фильмнар санын арттыру, субтитрлар яратучыларга яңа фильмнар күрсәтү, татар тамашачысын дорамалар (япон, корея сериаллары өчен атама – ред.) белән таныштыру. Безнең телебез дә заманча, кәттә булырга мөмкин, кино тормышын татар телен кулланып күрсәтәсе килде, татар теле дәрәҗәсен күтәрергә, популяштырырга кирәк.
Мисал өчен миңа ошый торган татарча фильмнар, сериаллар һич юк, бу дөрес түгел бит инде! Кино төшерергә акчам юк, шуңа Азия фильмнары, сериалларына татарча субтитрлар тәрҗемә итәргә булдым да инде.
– Ә нигә нәкъ Корея фильм-сериалларын сайладыгыз? Популяррак булган Һоливуд фильмнарын сезнеңчә күбрәк кеше карамасмы?
– Минемчә, күп кеше минем кебек үк Европа, Америка мәдәниятеннән арыган, яңалык телидер. Хәзерге вакытта модага Азия кинематографы: Кытай, Һонконг, Көньяк Корея, Таиланд сериаллары, фильмнары кереп бара, алар хәзер үсештә.
Шәхсән миңа күбрәк Корея фильмнары ошый, чөнки башка Азиягә караганда, аларда чыннан да көчле юмор. Һолливуд һәм Русия кинолары әхлаксыз, оятсыз түбән юмор белән тулган, аларны бала янында карап та булмый, сүгенүләр, акырышулар күп. Корея фильмнарын караганда исә, барлык сөйләшү корейча, аста гына субтитрлар бар, бер карасаң – тиз ияләнәсең, соңыннан башкача карыйсы да килми.
Көньяк Корея фильмнарында романтика беркатлылык, сафлык белән күрсәтелә. Аларда үз мәдәнияте саклана, популярлаштырыла. Корея дәүләте мәдәният аша чит ил халыкларын яулый: бөтен дөнья буйлап яшьләр корея телен өйрәнә, корейча җырлар тыңлый, Сеулга барырга хыяллана. Бәлки алар безгә үрнәктер?
Минемчә, татар теле, мәдәнияте дә шундыйрак юнәлештә үсеш алырга мөмкин. Мәдәниятебез бик бай, бу исә – зур көч. Дөресен әйткәндә, без аны тулысынча кулланмыйбыз. Мәдәниятебез башка халыкларга таратырлык итеп зур үсеш алса, татарның башка тормыш юнәлешләрендә зур үзгәрешләр башланырга мөмкин.
– Бу эшне ничә кеше башкара?
– Әлеге вакытта ярдәмчеләр эзлим, ләкин татар телен яхшы дәрәҗәдә белүчеләр күп түгел. Белгәннәре вакыт аз булуга сылтый. Эше түләүле түгел бит, коры энтузиазм гына.
Шулай булса да, актив кызлар табыла, без саф татарча дорамалар турында сөйләшәбез, фикерләр белән уртаклашабыз. Ышанам: ярдәмчеләр табылыр, минем кебек татарча субтитрлар ясарга теләүчеләр булыр.
"Тәхетләр уены"
Татарча кино дөньясына бәйле тагын бер кызык яңалык – интернетта популяр "Тәхетләр уены" сериалының татарча тизеры барлыкка килүе. Бу эшне башкарган кешеләр зләрен әлегә артык танытырга теләми, күрәсең, эшнең никадәр уңышка ирешүен әлегә белеп бетермәгәнлектән.
Популяр сериалның яңа сезонын Казанның “Беренче studio” исемле такым тәрҗемә итәргә җыена. Алар турында моңа кадәр әле артык бернәрсә дә билгеле түгел, үзләрен беренче профессиональ дәрәҗәдә татарча фильмнар яңгырату студиясе дип атый.
Тәрҗемә белән 3 кешенең шөгыльләнгәне билгеле: икесе ГИТИСны, берсе МХАТны тәмамлаган. Беренче серия инде әзер, ләкин аны халыкка кайчан чыгачагы әлегә билгеле түгел, авторлар да моны яшерә.
"Тәхетләр уены" шактый бәхәсле сериал булып санала. Дөнья күләмендә ул зур популярлыкка ирешкән, тик анда әхлаксыз, шәрә мизгелләр булуы да билгеле. Татар интернетында инде "файдалырак сериал тәрҗемә итә алмаганнармы" дигән фикерләр күренә башлады.
"Безнең тәҗрибә" дип аталган берләшмә дә актив эш алып бара. "Боз чоры", "1+1", документаль фильмнарны татарча яңгыраткан яшь егет-кызлар эшен әле дә дәвам итә. "Тәрҗемәләр белән кешеләр кызыксына, кешеләргә татарча фильмнар кирәк, һәм алар аны караячаклар" дип белдергән иде Азатлыкка проект авторы Газиз Фәттахов.
Билгеле кинофильмнарны беренче итеп татарчага тәрҗемә итү эшен Лилия Мортазина башкарган иде. Аның ярдәмендә "Өйдә берүзе” (“Один дома”) Һоливуд фильмы каһарманнары татарча сөйләшә башлады. Моннан тыш ул "Өрәкләр тарафыннан алып кителгәннәр" аниме мультфильмын, “Карт һәм диңгез” анимацион фильмын да татарча чыгарган иде. Азатлыкка Лилия "чит фильмнары тормышыбызга барыбер үтеп керә, шуңа аларны үз телебездә карасак, мизгелендә үк үзебезчә, татарча кабул итәр идек" дип сөйләгән иде.