Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: 2025 елның иң көтелгән фильмнары


2025 елда нинди кызыклы фильмнар чыга? Гаилә белән нинди кинолар карап булачак? Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме елның иң көтелгән фильмнарын тәкъдим итә.

Әлеге исемлек "IMDb" һәм "Кинопоиск" сайтларында фильмнарны көтү рейтингы нигезендә төзелгән. Биредә күпчелекне блокбастер һәм киң аудиториягә юнәлгән фильмнар тәшкил итә.

Соры зонада
(In the Grey)

  • Дөнья премьерасы 17 гыйнварга билгеләнгән

Төп геройлар – җинаятьчеләрне талап, урланган акчаларны кире кайтаручылар. Фильмның сюжеты һәм персонажлары турында әлегә бернәрсә дә билгеле түгел диярлек.

Фильм режиссеры – Гай Ричи – соңгы елларда яңа фильмнар шактый еш чыгара. Картина трейлерын күргән журналистлар әйтүенчә, анда якты, динамик экшн һәм юмор бар. Моннан тыш, фильмда Һенри Кавилл, Эльза Гонсалес, Джейк Джилленхол һәм Розамунд Пайк катнашындагы йолдызлы актерлар составы да кызыксыну уята.

Фильм турында ниләр билгеле:

Микки 17
(Mickey 17)

  • Дөнья премьерасы 7 мартка билгеләнгән

Бозлы дөнья колонизациясендә "бер көнлек хезмәткәр" катнаша. Микки үлгәннән соң аның аңы һәрзаман яңа тәнгә "йөкләнә".

"Паразитлар" һәм "Кар аша" режиссеры Пон Джун-һодан яңа фантастик драма. Рольләрдә Роберт Паттинсон, Марк Руффало, Стивен Ян, Тони Коллетт һәм башкалар уйный. Фильм узган елда чыгарга тиеш булган, әмма бу елга кичектерелгән.

Кара пакет
(Black Bag)

  • Дөнья премьерасы 14 мартка билгеләнгән

Кино сюжеты сер булып саклана. Аны шпион драмасы дип атыйлар. Бу фильмның төп кызыклы ягы – аның иҗат төркеме. Режиссер кәнәфиендә – Стивен Содерберг, заманның иң оста режиссерларның берсе. Сценарий авторы – Дэвид Кепп, ул "Юр чоры паркы", "Курку бүлмәсе" сценарийларын язган.

Төп рольләрне башкаручылар да режиссерның башка фильмнарында катнашкан актерлар. Майкл Фассбендер "Нокаут" атышлы фильмында төп рольләрнең берсен уйнады, ә Кейт Бланшетт "Яхшы алман" триллерында төште.

Майкл
(Michael)

  • Дөнья премьерасы 18 апрельгә билгеләнгән

Байопик танылган җырчы Майкл Джексонның бөтен тормыш юлын күрсәтәчәк. Анда таләпчән әтисе белән катлаулы мөнәсәбәтләрдән һәм музыкаль төркемдә бертуганнары белән бергә чыгыш ясаудан башлап, дөньякүләм танылу һәм педофилиядә гаепләүгә кадәр вакыйгалар сурәтләнәчәк.

Бу фильм 2019 елдан бирле әзерләнә башласа да, актив рәвештә аны әзерләү Антуан Фукуа кушылгач башланды. Төп рольне Джексонның туганы Джаафар Джексон башкарачак, аның әтисен "Эйфория"дән Колман Доминго уйнаячак. Сценарийны "Авиатор" һәм "Гладиатор" авторы Джон Логан язган.

Фильм трейлеры әлегә чыкмаган, фанатлар концепты:

Үти алмаслык миссия: ахыргы хисаплашу
(Mission: Impossible - The Final Reckoning)

  • Дөнья премьерасы 21 майга билгеләнгән

Том Круз белән танылган франшизаның сигезенче фильмы. Башта ул 2023 елда чыккан фильмның икенче өлеше булырга тиеш иде, әмма прокатта уңышсыз булуы сәбәпле, аны элекке фильмга бәйләмәскә булганнар. Сюжет ягыннан исә ул җиденче фильмны дәвам итәчәк, агент Итан Хант көчле ясалма интеллектка каршы көрәшен дәвам итәчәк.

Режиссер урынында Кристофер Маккуорри калган, Ванесса Кирби, Хейли Этвелл, Саймон Пегг, Пом Клементьефф үз рольләренә кайткан. Бу фильм да табыш ягыннан уңышсыз булса, ул Үти алмаслык миссия франшизасының соңгы киносы булырга мөмкин.

Лило һәм Стич
(Lilo & Stitch)

  • Дөнья премьерасы 23 майга билгеләнгән

23 ел узгач, Крис Сандерс һәм Дин ДеБлуа төшергән мультфильм тулы метражлы уен фильмына әвереләчәк. Ремейкны "Оскар" номинанты, бәйсез режиссер Дин Флейшер-Кэмп төшерә, ә Сандерс кабаттан Стичны тавышландырачак.

Лило ролен яшь Майя Кеалоха башкарачак. Фильмда танылган йолдызлар да катнаша: Ханна Уоддингэм, Билли Магнуссен, Зак Галифианакис һәм башкалар.

Башта уен форматындагы "Лило һәм Стич" фильмы Disney+ платформасында чыгар дип планлаштырылган иде, ләкин соңрак компания бу киноның кинотеатр өчен дә потенциалы бар дип тапты.

Элио
(Elio)

  • Дөнья премьерасы 13 июньгә билгеләнгән

Галактикаара маҗаралар һәм үз-үзеңне табу турында Pixar мультфильмы. Бер планетара оешма ялгышлык белән 11 яшьлек Элио исемле егетне башка галактикада Җирнең илчесе итеп билгели. Элионың дуслары аз булса да, аның хыял дөньясы бик бай. Хәзер аңа чит планетада яшәүчеләр белән уртак тел табарга, сынаулар үтәргә һәм үз-үзен аңларга туры киләчәк.

"Элио" – оригиналь анимацион фильм, фәнни-фантастик комедия һәм үсмерлек турында хикәя. Аның режиссеры "Коко сере" мультфильмының авторы Эдриан Молина. Шулай да, фильмны башка авторлар – Мадлен Шарафьян белән Доми Ши – төгәлләп бетергән. Бу мультфильмның сыйфатына зыян китермәячәк дип өмет итәсе кала.

28 ел узгач
(28 Years Later)

  • Дөнья премьерасы 13 июньгә билгеләнгән

Фильм вакыйгалары, оригиналь кинода кебек үк, постапокалиптик Британиядә урын алачак. Сиквел өч өлештән торган яңа трилогиянең башы булачак. Беренче фильмда берничә секундта кешене монстрга әйләндерүче һәм кан аша күчүче котыру вирусы эпидемиясенең башы сурәтләнгән иде.

Соңгы елларда зомби тематикасы популярлыгын бераз югалтса да, режиссер Дэнни Бойл һәм сценарист Алекс Гарленд тамашачыларны шаккаттырырга вәгъдә итте. "28 ел узгач" фильмы – тарихта смартфон белән төшерелгән иң кыйммәтле фильм булачак. Ул махсус объективлар белән җиһазландырылган iPhone 15 Pro Max ярдәмендә төшерелгән. Фильмның бюджеты 75 миллион доллар дип бәяләнә.

Драконны ничек кулга ияләштерергә?
(How to Train Your Dragon)

  • Дөнья премьерасы 13 июньгә билгеләнгән

Танылган анимацион фильмының ремейкы. 2010 елда чыккан һәм Dreamworks студиясенең шактый уңышлы франшизасына әйләнгән мультфильмнарны хәзер кино рәвешендә дә чыгарырга җыеналар.

Режиссер кәнәфиендә – Дин ДеБлуа, ул оригиналь мультфильмнарны барлыкка китерүчеләрнең берсе. Трейлерларга караганда, фильм тулысынча мультфильмны кабатлый кебек, әмма авторлар моны инкар итә. Төп рольләрдә – Мэйсон Темз, Нико Паркер, Джерард Батлер.

Формула 1
(F1)

  • Дөнья премьерасы 25 июньгә билгеләнгән

Сюжет үзәгендә – узышчы Сонни Хейс (аны Брэд Питт уйный). Узышлар дөньясыннан 20 елга китеп торганнан соң, ул кире кайта. Максаты – яңа чемпионны тәрбияләү.

Зур спорт драмасы Джозеф Косински тарафыннан төшерелгән, продюсерлары арасында җиде тапкыр дөнья чемпионы һәм тарихта иң шәп узышчыларның берсе Льюис Хэмилтон да бар. Моннан тыш фильмда тагын дистәләгән спортчы һәм узышчы төшкән.

Супермен
(Superman: Legacy)

  • Дөнья премьерасы 11 июльгә билгеләнгән

Быел DC кино дөньясы да яңара, моның өчен инде берничә ел әзерләнәләр. Яңарту эшләрен Джеймс Ганн һәм Питер Сафран җитәкли. Беренче зур проект – Супермен фильмы, ул яңа дөньяның әйдәп баручы фильмы булыр дип көтелә.

Иң көчле суперкаһарман роле бу юлы Дэвид Коренсветка эләкте. Аның сөйгән ярын Рэйчел Броснахэн уйный, ә төп дошман ролендә –Николас Холт.

Фантастик дүртле: Беренче адымнар
(The Fantastic Four: First Steps)

  • Дөнья премьерасы 23 июльгә билгеләнгән

Танылган суперкаһарманнар такымы чираттагы тапкыр экраннарга кайта. Элек алар 20th Century Fox канаты астында чыкса, бу юлы алар беренче тапкыр Disney-ның Марвел кинодөньясы кысаларында була.

Вакыйгалар альтернатив галәмдә, 1960 еллардагы ретрофутуристик Җир шарында узачак. Геройларның килеп чыгу тарихы күрсәтелмәячәк, алар инде оешкан каһарманнар булачак. Төп рольләрдә – Педро Паскаль (Рид Ричардс), Эбон Мосс-Бакрак (Бен Гримм), Ванесса Кирби (Сью) һәм Джозеф Куинн (Джонни). Киноны Мэтт Шекман төшергән.

Фильм трейлеры әле чыкмаган, ясалма интеллект ярдәмендә фанатлар әзерләгән концепт-видео:

Хәзер син мине күрәсең 3
(Now You See Me 3)

  • Дөнья премьерасы 13 ноябрьгә билгеләнгән

Русиядә күбрәк "Иллюзия обмана" исеме белән билгеле булган фокусчылар турында криминаль дилогиянең көтелмәгән дәвамы. Аның эчтәлеге турында әлегә берни диярлек билгеле түгел, трейлеры да әле юк. Сюжетның баш темасы такымда эшләүгә багышланачагы әйтелде. Триквелда элекке фильмнарның барлык төп геройлар кайтуы билгеле.

Режиссеры – "Веном" фильмы аша танылган Рубен Фляйшер.

Зоотопия 2
(Zootopia 2)

  • Дөнья премьерасы 26 ноябрьгә билгеләнгән

Русиядә "Зверополис" исеме белән танылган мультфильмның дәвамында төп геройлар Ник һәм Джуди янә бергә катлаулы һәм куркыныч эшкә юлыгачаклар. Бу эшне ачуда төп ачкычларның берсе булып Гэри — куркыныч һәм агулы елан булачак.

Зоотопия – тарихта иң уңышлы мультфильмнарның берсенең дәвамы. Ул франшизаның дөньясын киңәйтергә тиеш: элек анда бары тик имезүчеләр генә яшәгән булса, хәзер экранда ким дигәндә сөйрәләүчеләр дә күренер дип көтелә. Икенче мультфильмда тамашачыларга хайваннар яшәгән башка шәһәрләрне дә күрсәтергә мөмкиннәр.

Аватар: Ут һәм көл
(Avatar: Fire and Ash)

  • Дөнья премьерасы 19 декабрьгә билгеләнгән

Иң күп акча җыйган беренче һәм икенче фильмнардан соң Джеймс Кэмерон сериясенең өченче фильмы. Бу юлы тамашачыларны моңарчы күренмәгән Пандора халкы белән таныштырачаклар. Әйтик, янартау төбәкләрендә яшәүче агрессив на’ви көл халкы кланы белән.

Оригиналь "Аватар" үзенең масштабы һәм, бәлки, 3D технологиясен тарихта иң яхшы куллануы белән таң калдырды. Ә дәвамы су асты дөньясының моңарчы мөмкин булмаган дәрәҗәдә эшләнеше белән гаҗәпләндерде.

Режиссер Джеймс Кэмерон тамашачыларны сценарий белән шаккаттырачагын вәгъдә итә. Аның сүзләренә караганда, өченче фильмда таныш һәм яраткан геройлар бик катлаулы хәлләргә юлыгачак, ә вазгыятьнең кискенлеге элеккегә караганда да зуррак булачак.

Берәүгә дә билгеле булмаган
(A Complete Unknown)

  • Дөнья премьерасы 25 декабрьгә билгеләнгән

Фильм берәүгә дә билгеле булмаган Боб Диланның өч елда иң абруйлы Америка музыкантларының берсенә әверелүен күрсәтәчәк. Байопик Диланның 19 яшендә Нью-Йоркка килгән вакытларыннан башлап, дөньякүләм танылуына кадәрге тормыш чорын яктырта.

Режиссер Джеймс Мэнголд моңарчы "Логан" һәм "Ford Ferrariга каршы" кебек фильмнарны төшергән иде. Боб Дилан ролен Тимоти Шаламе башкарачак. Актер фильмдагы җырларның күпчелеген үзе яздырган. Экранда Дилан образын тудыруга Остин Батлерны Элвис Пресли роленә әзерләгән команда ярдәм иткән, дип хәбәр ителә.

Пычакларны чыгару: Уян, мәет
(Wake Up Dead Man: A Knives Out Mystery)

  • Премьера әлегә билгеле түгел, Netflix платформасында чыгачак

Райан Джонсонның детектив сериясенең өченче өлеше. Төп рольдә элеккечә – Дэниэль Крэйг. Икенче планда, гадәттәгечә, күп кеше: Кейли Спейни, Джош Бролин, Мила Кунис, Джош О’Коннор, Джереми Реннер, Гленн Клоуз һәм башкалар.

Сюжет әлегә билгесез. Ябык җирдә кеше үтерү очрагы, һәм бары тик детектив Бенуа Бланк кына җинаятьчене таба алачак. 5 елда "Пычакларны чыгару" франшизасы шактый уңышка иреште һәм иң танылган детектив сериясенә әйләнде. Бу комедияле детектив җинаять турында буталчылыклы хикәя буларак та, хәзерге җәмгыятькә оста сатира булып та эшли.

Исемлектә премьера даталары ахыргы түгел, хәзергә кино алдан алган даталар. Премьерага якынрак бу даталар үзгәрергә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG