Бәйрәмдә балалар татар җырларын башкарды, татар көйләренә биеде, татар телендә шигырьләр сөйләде. Бәйрәмне "Асылъяр" балалар фольклор ансамбле әгъзалары, җитәкчеләре Лариса Гайнетдинова әзерләгән. Бәйрәм сценариендә татар халык әкиятләреннән геройлар сәхнәдә уйный башласа, залга төшеп, бәйрәмгә килгән барлык балаларны да хәрәкәтле уеннар оештырып, чыршы тирәсендә әйләндерде. Әлбәттә, балаларга шундый активлык бик ошады. Алар хәтта Шүрәле, Cу анасы, Албастыдан да курыкмады. Геройлар оештырган һәр уенда актив катнашты. Әкият геройларыннан курыкмаска балаларны Камыр Батыр ("Асылъяр" ансамбле җырчысы Ильяс Бәдретдинов) әйдәп барды.
"Асылъяр" балалар фольклор ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова кичә башланыр алдыннан төркем белән ел саен Яңа ел бәйрәмен кызыклы итеп уздырулары турында сөйләде. Әмма алар элек үз төркемнәре эчендә генә оештырылган. Быел шәһәркүләм бәйрәмне әзерләүгә зур теләк белән алынган алар. Дөрес, балалар бераз каушап тора, бик җаваплы эш бит, әмма бик дәртләнеп әзерләнделәр, шуңа бәйрәм күңелле үтәр дип җиткерде Гайнетдинова.
Кыш бабай ролендә – ансамбльгә йөрүче Алмаз белән Ильясның әтиләре Айрат Бәдретдинов. "Эшем күп булса да, бу рольне башкарырга килештем. Әйтәләр бит, башта Кыш бабайга ышанасың, аннан соң ышанмыйсың, аннан соң Кыш бабай булып уйныйсың. Менә мин шушы дәрәҗәгә җиттем. Улларым бу рольне уйнарга күндерде", диде Кыш бабай-Айрат. Кар кызы ролендә дүртенче сыйныф укучысы, шулай ук "Асылъяр" ансамбле әгъзасы Ләйсән Шәрипова. Бер дә оялып тормыйча, Кыш бабай янында бик җитез тотты үзен.
Бәйрәмгә килгән бер генә бала да утырып тормады. Әкият геройлары белән рәхәтләнеп күңел ачты. Искиткеч матур бәйрәмне балалар да, ата-аналар да бик ошатты. Алия, беренче сыйныф укучысы, "Күңелле булды, әкият геройлары белән кызык уйнарга, бик ошады, әкияттә үзем катнашкан кебек булдым", дип уртаклашты.
Алты яшьлек кызы Наиләне чыршы бәйрәменә әнисе Алсу Әхмәтҗанова алып килгән. Алсу ханым Ижау шәһәренең 55нче санлы мәктәбендә татар сыйныфында укыган. "Мин үзем чыршы бәйрәменә бик яратып йөрдем. Бүләкләргә бирелгән китаплар әле дә саклана. Хәзер шушы китапларны кызым белән укыйбыз. Татар телендә өйдә сөйләшәбез, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белеп үссен дип "Асылъяр" балалар фольклор ансамбленә дә йөртәбез Наиләне. Бүгенге бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт, бик күңелле безгә, ата-аналарга да, балаларга да. Күрәсез бит, ничек шау-гөр килеп бәйрәм итәләр. Сөенеп утырабыз", дип сөйләде Алсу Әхмәтҗанова.
Инде өч ел рәттән Ижауда чыршы бәйрәмен Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарите оештыра. Мохтарият рәисәсе Рәмзия Габбасова ике дистә ел элек беренче чыршы бәйрәмнәренә татар сыйныфларында укыган улларын алып килүен, алар белән бәйрәмдә сөйләргә шигырьләр өйрәнүен, кечкенә генә бүләкләргә дә улларының сөенүен искә алды. Шуңа да Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенә нигез салган, балаларның милли үзаңын үстерүгә юнәлтелгән күпсанлы чаралар оештыруны үзенең бурычы итеп санаган Мәсгуд Гаратуевны искә алып, ул башлаган эшләрне дәвам итәргә кирәклегенә инанып, мохтарият җитәкчелегенә килгәч тә Рәмзия ханым чыршы бәйрәмнәрен яңадан эш планына кертергә дигән карарга килә. Инде өченче ел рәттән бәйрәм Ижауның Халыклар дуслыгы йортында саф татар телендә уза.