Ана теле атнасында Азатлык юлда да телләр канунының ничек үтәлүен күзәтеп барды. Казан белән Байлар Сабасы (Сабаның рәсми атамасы) арасындагы юл – Татарстанда иң каралганнарның берсе. 100 чакрым тирәсе ул. Кышкы бураннарда да һәрдаим ялт иттереп торалар аны.
Машина йөртүчеләр арасында бу хәлгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнехановның да йогынтысы бардыр, чөнки ул еш кына әлеге юлдан Сабага туганнары янына кайтып йөри дигән фикер таралган. Рифкать әфәнде 1997-2015 елларда республиканың Юл иминлеге идарәсе башлыгы булып эшләде.
Саба-Казан юлы өч район аша уза. Бу юлда дәүләт теле булган татар теленә мөнәсәбәт әлеге аларның өчесендә өч төрле. Азатлык юлдагы авыл исемнәренә күз сала-сала Сабадан Казанга юл алды.
Саба районында хаталы бер генә атама да табылмады. Барлык авыл исемнәре дә ике телдә һәм хатасыз язылган.
Саба җирләрен үтеп Теләче районына кергәч беренче хаталы язу каршы алды. Орымширмә авылының татарчасын мөгезле итеп "Урумширма" дип язганнар. Безнең юлда Теләче якларында башка хаталы язу очрамады. Шулай да, бу районда яшәүче татар халкының күпчелеге Теләченең саф татарча исеме Теләчә дигән фикердә.
Казанга 60 чакрымнар кала Питрәч районына керәсең – татар теленә мөнәсәбәт инде бөтенләй үзгәрә. Авыл исемнәренең барысы да диярлек бер телдә генә – урысча. Кәвәл (Ковали), Кибәч (Кибячи), Тау иле (Тат. Ходяшево), Пимәр (Пимери), Юныс (Юнусово), Үшнә (Ушня-рыбхоз), татар атамалары әйтерсең лә дөньяда бөтенләй юк, һәм башкалар.
Дөрес, Питрәч районында бер авылның үз исемен сакларга тырышканнар, әмма аны да татар телен бозып "Салкын Чишма" дип күрсәткәннәр. Бары тик Иске Шигали атамасы гына ике телдә язылган. Шулай итеп, Татарстанның дәүләт телен санламау Питрәч районында юл буе дәвам итә.
Казанга килеп керер алдыннан очраган тактада шәһәр исемнәре хәтта латин имласында да язылган. Әмма биредә Уфаның татарчасын нигәдер Өфе дип язганнар. Башкалаларын Өфө дип язучы башкортларга да бу сәер күренә.
Шулай да, тел белгечләре арасында татарча атаманы урысча катлауландырып язып, аннан соң тагын бер кат шул урысчаны татарчага тәрҗемә итеп тарихи атаманы бозу очраклары аз түгел дип белдерүчеләр бар. Шуларның берсе – Чаллы атамасы. Гомер-гомергә Чаллы булып килгән, халык телендә әле дә шулай йөргән бу атаманы катлауландырып телгә ятышсыз Яр Чаллы дип үзгәртү тырышлыгы инде берничә дистә ел дәвам итә.