Ришатны Казанда тоту бик кыен, ул Татарстан, Русия буенча концертлар куеп йөри. Бу көннәрдә дүртенче “Болгар радиосы” милли музыка бүләген тапшыру тантанасында катнашу өчен Казанда булды.
Форсаттан файдаланып без аның белән әңгәмә корып алдык. Сөйләшүне күптән түгел үткән Халыкара ана теле көненә бәйләп, татар теле киләчәген кайгыртудан башладык.
– Ришат, сезнеңчә туган телне үстерер өчен тагын ни эшләргә тиешбез?
– Әлеге сорау иң башта дәүләтнең үзенә куелырга тиеш. Бу мәктәпләрдән үк башлана. Укытучылар татар телен өстен куямы, гомумән, татар теле тиешенчә укытыламы – бу иң башта бирелә торган сораулар. Без дә татар телен рәхәтләнеп укыдык, ул берничек тә урыс телен өйрәнүгә комачауламый. Баштарак, татар телендә генә сөйләшә белгәч, рус телен белмәгәнлектән ояла идек. Ләкин аннан әһәмиятен аңладык. Баланың ике тел белүе аңа уңай тәэсир итә, аны тәрбияли генә. Татар теле Русиянең бар төбәкләрендә дә булырга, укытылырга һәм өйрәнелергә тиеш дип уйлыйм. Шушы очракта гына балалар татарча сөйләшә алачак.
– Иҗатыгызга күчик, сез өстенлекне сыйфатлы, попса булмаган, элекке җырларга бирәсезме, әллә башка жанрлар да ошыймы?
– Әлбәттә, миңа тиз, дискәтүкләрдә җырлана торган җырларны башкару берни дә тормый. Әмма классик, сүзләрендә, көендә мәгънә булганнарны башкару икеләтә авыррак. Ник дигәндә, аларны тере тавышка җырлау да бик мөһим бит. Күп җырчылар бу жанрда эшли алмый. Тик һәр җырчы да шундый затлы җырлар җырласа, татар милләте җир шарында үзенә бер аерылып торган сәнгать булыр иде, минемчә. Чөнки безнең җырлар, мелизматика бары тик татар халкына гына хас булган бер моң дияр идем.
– Ничек уйлыйсыз, сезнең дөньякүләм масштабка, мәсәлән, Евровидениегә чыгу мөмкинлеге бармы?
– Моны бары тик Ходай гына белә. Шулай да минем өчен бу куйган максатларымның берсе. Мин моның турында соңгы ике елда бик каты уйланам.
– Татар җыры белән чыгыш ясар идеңме?
– Әлбәттә, татар җыры белән генә. Алай да, җырның, сәнгатьнең теле юк. Халыкка ошый икән, ул шул арада аны үз итә, якын итеп ала.
– Ә сез дөнья музыкасы белән дә кызыксынасызмы, башкалар белән чагыштырганда татар эстрадасының нинди кимчелекләре бар?
– Шоу-бизнеста кайнагач, барысын да карарга туры килә. Соңгы елларда татар сәнгате өчен бик борчылам. Тамашачыларга нәрсә күрсәтәсең, алар шуны кабул итә бит. Татар җырын дискәтүк музыкасы дәрәҗәсенә төшерү, сүзләрнең һәм көйнең мәгънәсе булмау, сәхнәгә теләсә нинди кием киеп чыгу, маймыл кебек сикерү, гомумән, санап киткәннәрнең берсе дә татар халкына килешми. Нишлисең бит, халык нәкъ шушыны кабул итәргә мәҗбүр. Ләкин җырчы үзе өстенә җаваплылык алырга, тамашачыларны дөрес тәрбияләргә, үстерергә тиеш. Безгә, аннан безнең балаларга шушының белән яшисе.
– Ришат, сез күп җирләрдә буласыз, концертлар куясыз. Сез барган урыннарда татар теленең кулланышы нинди дәрәҗәдә? Күзәтүләр буенча, хәтта Казанда да татар теленең кулланышы кими бара.
– Мин быел бөтен Русияне йөреп чыктым. Себердән башлап, Мәскәү, Петербурда да булдык. Безнең татар халкы бик актив һәм бөтен шәһәрдә дә бар. Алар үз телен онытканнар, яисә онытып баралар дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, Төркиягә барсам, анда татарлар белән күрешәм. Петербурда Финляндия татарлары килде, хәтта Дубайда, Америкада да бар. Алар үз телләре белән горурланып яши.
– Татарстан президентының “Үзгәреш җиле” проекты алдыннан татар эстрадасы турында әйтелгән фикерләре белән килешәсезме?
– Килешәм. Үземнән чыгып әйтә алам, сәхнәдә сыйфатлы эшләү өчен матди мөмкинлекләр җитми. Мәсәлән, Русия белән концертларга билет бәясен генә чагыштырсак та безнең җыелган акча бары тик арендага гына җитәрлек. Татар сәнгатен алга таба үстерү өчен сыйфатлы җайланмалар, техника кирәк.
– Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фондыннан чыкканга үкенмисезме?
– Аллага шөкер, юк. Үзең теләгәнчә, үз көеңдә эшлисең. Ләкин Ваһапов фестиваленә мин гомерлек рәхмәтле булып калырмын.
– Икъдисади кризис сезнең иҗатыгызда сизелдеме?
– Юк, сизелмәде. Уйлавымча, бары тик көчле артистлар гына шушы вакытта җиңә. Минем концертларга тамашачыларның игътибары тагын да күбрәк артты.
– Күптән түгел Ютюбта "Мин – алтын" дигән татарча клип чыккан иде, аны ун миллионлап кеше карады. Альтернатив хип-хоп музыкасы буларак, мондый иҗатка ничек карыйсыз?
– Андый җырларга мин каршы түгел. Әлбәттә, күп кеше карагач, татар теле күпмедер дәрәҗәдә үсәдер. Ул җырның да, башкаруның да ниндидер үзенчәлеге, яңалыгы бар. Ләкин гел шушындый жанрда бару дөрес түгел. Ниндидер очкын бирер өчен генә әйбәт вариант.