Николай Рыбушкин: "Путин гарант булганга, аңа мөрәҗәгать иттек"
Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Николай Рыбушкин Казан белән федераль үзәк арасында шартнамәне озайту турында мөрәҗәгатьнең ни өчен Русия Дәүләт Думасына түгел, ә Путинга юллаунын аңлатты. "Путин – Русия Конституциясе гаранты. Ул кирәк дип тапса, аны Федераль Җыенга юллар. Президентның фикерен көтәбез. Җавап озакка сузылмас дип өметләнәм. Хокукый кырда барлыкка килгән мәсьәләләр хәл ителергә тиеш. Мин булган килешүнең озайтылуын телим, әмма бу яңа документ та була ала. Бу – сәяси мөрәҗәгать, шуңа Путинга юлланды да. Мөрәҗәгатьтәге хокукуый мәсьәләләр дигән сүзгә Шартнамә проблемын хәл итү дә керә”, диде ул.
мультимедиа
-
июль 27, 2023
Бөгрүделиктә нан (икмәк) пешерәләр
-
май 12, 2021
Казанда атыш корбаннары белән хушлашалар
-
февраль 23, 2021
RFE/RL helps to teach Tatar language in Tatarstan
-
февраль 02, 2021
Казаннан Диана: "Полиция бүлегендә тулысынча диярлек чишендерделәр"
-
декабрь 22, 2020
"Мин үкенәм". Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте