Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телен күпме укыту үзебездән тора". Пензадагы Татар Кынадысы тәҗрибәсе


Татар Кынадысы мәктәбе укучылары
Татар Кынадысы мәктәбе укучылары

Татар Кынадысы мәктәбе – Пенза өлкәсе Кузнецки районында иң күп татар теле һәм әдәбияты дәресләре кергән белем бирү үзәге. Мәктәп мөдире Гөлнур Әбүбәкерова Азатлыкка: "Татар телен һәм әдәбиятын күпме укыту үзебездән тора", дип белдерде.

Шагыйрь Гадел Кутуй туып үскән Татар Кынадысы Пенза өлкәсе һәм Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты иң күп укытылган авыл. Монда татар теле кайбер сыйныфларда атнасына кимендә өч сәгать, ә 5-7нче сыйныфларда дүртәр сәгать укытыла.

"Теләгәндә, Русиянең мәгариф канунына яраклаштырып, булдыра алганча күбрәк татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытып була. Татар телен укытуга район җитәкчелеге дә каршы килми, өлкәдә дә без милли мәгарифтә үрнәк мәктәп булып торабыз", диде Азатлыкка мөдир Гөлнур Әбүбәкерова.

Татар Кынадысы мәктәбе укучылары
Татар Кынадысы мәктәбе укучылары

Гөлнур ханым сүзләренчә, мәктәпнең укытучылары да, укучылар да Татар Кынадысындагы бөтен мәдәни чараларның үзәгендә. Июнь аенда авылда мәчет салынуның 25 еллыгын бәйрәм иткәннәр, Сабантуйлар һәм башка милли бәйрәмнәрне дә бергәләшеп үткәрәләр.

"Башка фәннәр барсы да русча булуга карамастан, безнең балалар сыйныфтан тыш чараларда, тәнәфесләрдә теттереп татарча сөйләшә, ата-аналар җыелышында да укытучылар татарча чыгыш ясый", ди ул.

Әбүбәкерова фикеренчә, мәктәптә ана телен хөрмәт иткән укытучы җитәкчелек итсә, ата-аналар белән уртак фикергә килеп, озак еллар дәвамында аңлату эшләре барса, авылда татар телен укытуга каршылык тумый.

Татар Кынадысы мәктәбе укучылары
Татар Кынадысы мәктәбе укучылары

Татар Кынадысында татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләүне дә алдан кайгыртканнар. Үзләренең ике укучысы Казанда югары белем алып кайткан. Элекке елларда татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен өлкәнең милли автономиясе аша Казаннан алдырган булсалар, Татарстан дәреслекләре федераль исемлеккә кергәнгә, быел гомум исемлек белән кайтарырга җыеналар.

Яңа уку елыннан Татар Кынадысында 26 укучы беренче сыйныфка керә. Мәктәптә барлыгы 205ләп укучы белем алачак. Балалар бакчасы да мәктәпнең үзендә үк урнашкан. Бакчага 80 бала йөри.

Пенза өлкәсенең Кузнецки районындагы дүрт татар авылында – Татар Кынадысы, Ялгаш, Дәгтәрни, Бистәндә татар теле һәм әдәбияты дәресләре керә. Пенделка мәктәбе ябылган һәм балалар рус мәктәбенә йөреп укый. "Алар татар телен факультатив рәвештә өйрәнә", ди Әбүбәкерова.

Пенза өлкәсе татар мохтарияте рәисе Бәкәр Акъегет Азатлыкка: "Өлкәдә 52 татар авылы, шуның 29ында мәктәпләр бар. 17 мәктәптә генә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Калган 12 мәктәптә дә татар телен укыту төп максатыбыз булып тора", дигән иде.

XS
SM
MD
LG