Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында ике мәктәп бар. 1нче санлы һәм 2нче санлы мәктәпләр дәүләтнеке. 2016 елда авылда тагын бер, хосусый белем бирү үзәге ачылган булган, әмма 18 гыйнвар Городищенски районы мәхкәмәсе, документларны тәртипкә китерергә дигән сылтау белән, аны 45 көнгә ябу карары чыгарган. Урта Әләзән Городищенски районына керә.
"Бездә ул мәктәп түгел, ә репетиторлык үзәге дип атала. Әти-әниләр балаларын мәктәпкә бирмичә, өйдә укытуга күчеп, әлеге үзәккә йөртә башлады. Хәзер 14 бала бу үзәккә йөри. Үзәктә укыса да, алар белемнәрен сынауны мәктәптә үтәргә тиеш", дип сөйләде Азатлыкка әлеге үзәкне оештыруда булышкан Рәшит Куряев.
Рәшит әфәнде үзе "Салават күпере" ("Радуга") дип аталган хәйрия вакыфы җитәкчесе. Әлеге вакыфның элек мәчет-мәдрәсә булган бинасы бар. Мәдрәсә ябылу сәбәпле, 2005 елдан бирле бу бина буш торган. Узган ел исә "Салават күпере" вакыфы әлеге репетиторлык үзәгенә бу бинаны куллануга биреп торган.
"Эшмәкәр ханым бар бездә. Ул әнә шул бинада репетиторлык үзәге һәм ял үзәге ачты. Әти-әниләр яхшырак белем бирергә теләгәнгә балаларын бу үзәккә бирде, чөнки анда инглиз телен өйрәнүгә басым ясала. Бу үзәк укытучылары югары белемле, кызыл дипломлы. Анда өч укытучы эшли. Икесе безнең авылныкы, ә берсе Татарстаннан Әлмәт шәһәреннән килде, ул инглиз теле белгече", ди Рәшит әфәнде.
Аның сүзләренчә, бу үзәк өлкәнең мәгариф түрәләренең күңеленә хуш килмәгән. Башта Урта Әләзәнгә мәгариф өлкәсен күзәтүче оешма (обрнадзор) вәкилләре килеп тикшерү үткәрә. "Аларга без үзәкне күрсәттек. Анда барсы да яхшы. Үзәк һәм ата-аналар арасында төзелгән документларда гына хилафлык таптылар. Мәхкәмә утырышы булды һәм 10 мең сум штраф түләү карары чыгарды", ди Куряев.
Репетиторлык үзәген Кәримә ханым Тугушева хосусый эшмәкәр (ИП) буларак рәсмиләштерә. Ул Азатлыкка мәхкәмә карарыннан соң үзенең әлеге оешмасы эшчәнлеген туктатып торганлыгын белдерде. Шулай да, үзәктә белем бирү өзелмәгән, әти-әниләр мәхкәмә карарына карап тормаган, балаларын йөртүне дәвам итә.
"Мәхкәмә карары нигезендә безгә алдагы таләпләр куелды. Йә без репетиторлык үзәгенә укыту мөмкинлеге бирә торган лицензия алырга, йә булмаса һәр укытучы үзләрен хосусый эшмәкәр итеп теркәргә тиеш булачак", ди Тугушева. Лицензия алсалар да, шулай ук һәр укытучы эшмәкәр булып теркәлсә дә өстәгеләр кыенлыклар тудырыр дип шикләнә ул. Аңа өлкәдә берәүләрнең, бюрократия тозагына эләгеп, сигез ай дәвамында лицензия ала алмавын да җиткергәннәр.
Урта Әләзәндәге әлеге хәл Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Бәкәр Акъегетне дә борчуга салган. "Бәйләнү бара. Мөселман татарларның үзләренчә балаларын укытуга эчләре поша. Алар балаларны дәүләт програмы нигезендә генә укытуны тели. Башкача тәрбиягә каршы булып чыга", ди Акъегет
Ул якын арада Урта Әләзәнгә барып ата-аналар һәм әлеге репетиторлык үзәге хезмәткәрләре белән очрашып, алдагы язмышлары турында сөйләшәчәкләрен белдерде.
Пенза өлкәсе мәгариф министры Александр Воронков бу белем бирү үзәген "ярамаган прецедент" дип бәяләгән. Әлеге бәяләмәне түрә әле шушы араларда гына Акъегеткә белдергән. "Ник балалар мәктәпкә йөрми? Әйдә, ата-аналарны җый, сөйләш алар белән, мәхкәмә чыгарган карарга буйсынсыннар" дип тә әйткән ул. Үз ягыннан Бәкәр әфәнде министрга анда канун бозу юк дигәч, министр: "Канун бозу булмаса да, без өлкәдә мондый "прецедент" булуын теләмибез. Анда дин катнашкан, бу әйбәт түгел, сезгә рөхсәт бирсәк, моңа ияреп калганнар да ача башлар, мондый үрнәк булуын теләмибез", дигән.
Бәкәр әфәнде сүзләренчә, министр райондагы мәгариф идарәсе вәкилләрен нигә ул белем бирү үзәгендәге укытучыны мәктәпкә чакырып эшләтмисез дип тә шелтәләгән.
"Мин безнең ана теле кайда укытыла, ул мәктәпләр булсын, ул хосусый белем бирү үзәге булсын, ул мәчет каршында булсын, барсын да саклап калу өчен тырышачакмын. Безнең ана теленең хәле авыр.
Өлкә мохтариятенә ана телен, татарча укый-яза белгән кыз эзлибез. Унлап ханым һәм кыз килде. Алар үзебезчә, мишәрчә сөйлиләр, әмма берсе дә татарча укый-яза белми. Пенза татарлары өчен газет чагырабыз, ярты халык укый белми. Нигә берничә мәкаләне русча басмыйсыз дип сорыйлар. Бу бит телебез өчен куркыныч хәлләр", ди Бәкәр әфәнде.
Аның сүзләренчә, хәзер мохтарият Пензаның үзендә татарча өйрәнергә теләүчеләргә дә үзәк ачарга җыена.
Урта Әләзәндә хәзер ун меңләп кеше яши.