Ренат Вәлиуллин корылтайда шартнамә мәсьәләсе күтәрелер дип өметләнә
Татарстанның Петербурдагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Азатлык соравына җавап биреп корылтайда Татарстан-Русия шартнамәсе мәсьәләсе күтәрелер дип өметләнүен белдерде.
Сораштыру: Татар телен саклап калу, татар сыйныфлары ачу өчен эшмәкәрләр ни эшли ала?
Дөнья татар конгрессының VI корылтаена килгән делегатлар 2 август Татарстан мәдәният министрлыгында "Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек" секциясендә катнашты. Азатлык, делегатлар арасында "Татар телен саклап калу, татар сыйныфлары ачу өчен эшмәкәрләр ни эшли ала?" дигән сораштыру уздырды.
Беренче көндә кискен чыгышлар яңгыраса да, җаваплы түрәләр күренмәде
Конгресс корылтаеның беренче көнендә шактый кискен чыгышлар яңгырады. Әмма җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин залда татар дәүләтчелеге өчен җаваплы кешеләр күренмәүгә аптырау белдереп бу сөйләшүне "эчне бушату һәм бераз гына стрессны киметү" дип атады.
Сораштыру: Башкарма комитет рәисе итеп Шәймиев сайланырга мөмкинме?
Дөнья татар конгрессы ачылган көнне үк кайберәүләрдән аның башкарма комитеты рәисе итеп Татарстанның элекке президенты, хәзерге дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев сайланырга мөмкин дигән сүзләр ишетергә туры килде. Азатлык корылтай делегатларының мондый тәкъдимгә карата фикерләрен белеште.
Роза Фәрдиева: "Конгресс җыр-биюгә генә калды"
Хокук яклаучы Роза Фәрдиева татарларның хокуклары якланмый дип чыгыш ясады, әмма, регламент дигән сылтау белән, аңа үз фикерләрен әйтергә ирек бирелмәде. Секция эше тәмамлану булды, халык аны сырып алды, телефоннарын сорап алдылар. Азатлыкка ул ни өчен үзенә чыгыш ясарга ирек бирмәгәннәрен аңлатты.
“Тел һәм рух” секциясен эше тәмамланды. Бу утырышта Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров та катнашты. Азатлыкның бүген яңгыраган фикерләрнең кайсысын резолюциягә кертер идегез дигән сорауга Закиров Татар платформасы дип җаваплады.
“Татар платформасы кабул ителсә, татар теленең кулланыш даирәсе киңәячәк. Бу өлкәдә зур җитешсезлекләр күзәтелә. Татар платформасында татар теле мәктәптә дә, транспортта да, дәүләт органнарында да, иҗтимагый урыннарда да кулланышы ничек тәэмин ителәчәге хакында язылган. Бу эшнең нигезен булдырсак, киләчәктә уңышка ирешәчәкбез. Мин быелгы корылтайны борылыш съезды дип атыйм. Тел мәсьәләсендә борылыш булырга тиеш. Биредә яңгыраган фикерләр исәпкә алыначак, анализланачак, пленар утырышта БДИ мәсьәләсе дә яңгыраячак”, дип әйтте ул.
Сүз уңаеннан, бу документны кабул ителүенә каршы көчләр дә бар. Иртәгә ахыр чиктә ул съезд тарафыннан кабул ителерме, әллә инде "Татар платформасы эшләнеп бетмәгән, өстәргә кирәк " дип әйтелеп онытылырмы? Күзәтербез...
“БДИ татарча бирелергә тиеш”
"Тел һәм рух" секциясендә җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин да чыгыш ясады. Ул ник тел, мәдәният турында җентекле сөйләшүләр алып барылган җирдә министрлар үзләре юк, ни өчен Татарстан хөкүмәт башлыгы килмәде соң дип аптырап сөйләде. Бу битарафлыкны ничек аңларга дип гаҗәпләнүен яшермәде. Азатлыкка Фәндәс әфәнде татарлар БДИны ана телендә бирү хокукын кайтарырга тиеш, милли мәгарифнең тулы системын булдыруга ирешү өчен бөтен көч куелсын дип әйтте.
Татар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?
Ерак юллар узылган ахрысы, делегатлар йокымсырап утыра, ә милләт проблемнары бит әле хәл ителмәде. Ай-һай күп алар...