Азатлык укучылары Конгресс башлыгы өчен тавыш бирде
Азатлык июль ае буе үзенең сайтында һәм Вконтакте сәхифәсендә "Татар конгрессын кем җитәкли ала?" дигән тавыш бирү оештырды. Сайт укучылары Фәүзия Бәйрәмовага өстенлек бирсә, вконтактедагылар Миңтимер Шәймиевкә күбрәк тавыш бирде.
Сораштыру: Конгресс корылтаенда нинди мәсьәләләр күтәрелергә тиеш?
Дөнья татар конгрессының Казанда 2-6 августта үтәчәк VI корылтае Мәскәүнең татар дәүләтчелегенә, татар теленә каршы гамәлләре көчәйгән, федераль үзәк белән Татарстан арасындагы шартнамәне озайту кирек кагылган чорга туры килә. Азатлык бу корылтайда нинди мәсьәләләр күтәрелергә тиеш дигән сорау белән кайбер татар зыялыларына мөрәҗәгать итте.
Русия Җәмәгать пулаты сәркатибе Валерий Фадеев Дөнья татар конгрессы корылтае башлану белән котлап Русиядә яшәүче татарларны диаспора дип атый.
Конгресс делегатларын каршылау
Казанда Конгресс корылтаена җыелучы вәкилләрне каршылау күренешләре Азатлык фотогалереясендә.
Танылган шагыйрь, язучы Марат Кәбиров Дөнья татарлары конгрессы корылтае узу вакыйгасыннан бик хисләнгән һәм бер шигырь манчыган. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез
Бөтендөнья татар җыенында,
бөтендөнья татар мөнбәрен
кочып, кемдер илгә ишеттерә
бөтендөнья татар сүзләрен.
Бөтендөнья татар Казанында —
Бөтендөнья татар урамы.
Шул урамда урыс булып йөри
Бөтендөнья татар дурагы.
Бөтендөнья татар Казаныннан
ары китсәң — татар Чаллысы
Бөтендөнья татар Чаллысында
Беткән инде татар кайгысы.
Бөтендөнья татар районында
Бөтендөнья татар авылы.
Бөтендөнья татар авылында
Ништяк, блин, сулыш алуы.
Бөтендөнья татар үрдәкләре
Тезелешеп суга төшәләр.
Бөтендөнья татар елгасының
Бай тарихлы суын эчәләр.
Бөтендөнья татар елгасында
Бөтендөнья татар балыгы.
Бөтендөнья татар балыгына
Берни түгел елга тарлыгы,
Берни түгел суның сайлыгы.
Резолюциягә ниләр кергән?
Азатлык иртәгә пленар утырышта кабул ителергә тиешле резолюция проектын укыды. Сезгә дә танышу комачауламас. Монда АКШның чикләүләрен сүгү дә бар, федераль үзәкнең милләтләргә кагылышлы програмнарын хуплау да, БДИны татар телендә бирү хокукын яклау да, Русия киңлекләрендә туган телдә белем алу мөмкинлекләрен сорап төбәк җитәкчеләренә мөрәҗәгать итү дә бар. Татарлар Шартнамәгә дә тукталган, әмма шома гына язган. Таләп итү юк, килешү документы уңай тәэсир итә, аның озайтылуына ышаныч белделәрәбез дип кенә чикләнелгән. Резолюция проектында Татарстанда президент институтын саклап калу мәсьәләсе дә язылган.
Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач Дөнья татар конгрессы корылтаенда катнашу өчен Истанбулдан килгән профессор Надир Дәүләт белән очрашты.
Татар платформасы тәкъдим ителде
Конгресс корылтаенда Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина бүгенге вазгыятьтә татар халкының үсеш стратегиясен билгеләү тел һәм рухи мирас белән турыдан-туры бәйле, чөнки милләтне, халыкны берләштерүнең нигезе шулар, дип чыгыш ясады. Шуны истә тотып, Дөнья татар конгрессы, фән җәмәгатьчелеге белән киңәшеп, татар телен һәм рухи мирасны саклау һәм үстерү платформасы булдырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты ул. Азатлык Дания Заһидуллина чыгышыннан бер өзек тәкъдим итә.
“Платформа проекты кичекмәстән хәл ителергә тиешле проблемаларны күздә тотып, шулай ук эшләп килүче програмнар һәм стратегияләр белән тәңгәлләштереп әзерләнергә, аларның аерым бурычларын конкретлаштырырга тиеш. Платформада дүрт төп юнәлеш аерып күрсәтелә ала: татар теле, милли мәгариф, мәдәният һәм фән.
Татар теле. Яшәешнең барлык өлкәләрендә татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү; Татар телендә өзлексез балалар бакчасыннан алып урта һөнәри һәм югары белем бирүнең тулы циклын булдыру; Татар телле мәгълүмати мохит булдыру; Милли үзаңны ныгыту аша татар телен өйрәнүгә һәм файдалануга йөз белән борылу; Татарстан тышкы сәясәтен тормышка ашыру стратегиясендә татар телен активлаштыру.
Милли мәгариф. Татар телендә белем бирү системын кадрлар белән тәэмин итү; Милли мәктәпләрнең абруен һәм статусын күтәрү; Гомуми белем бирү системасында татар теле һәм татар әдәбиятын укытуның концептуаль нигезләрен яңарту; Русия төбәкләрендә милли мәктәпләргә, татар теле укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.
Мәдәният. Татарстан һәм татар халкының мәдәни челтәрен булдыру; Татар халкының матди булмаган мәдәни мирасы объектларын өйрәнү һәм популярлаштыру бурычын үтәү; Төрки-татарларның тарихи мирасын файдаланып туризмны үстерү; Милли юнәлешле медиа-продуктларны һәм мәдәни-күңел ачу чараларын арттыру.
Фән. Татар халкы язма мирасы һәйкәлләрен барлау, теркәү һәм фәнни өйрәнү; Татар халкы тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру.