Иптәш Илшат Гафуровка тагын бер "сәлам"
Танылган галим Рәшит Сюняев: "Чит илләрдә яшәгән, татар мохитеннән аерылган кешеләр күп, алар арасында мәртәбәле кешеләр бар, әмма татар телен белмиләр. Нишләсен соң алар? Татар икәнен беләләр, горурланалар. Конгресс аларны тупларга, Казанга ярдәм итүләрен күндерергә кирәк", диде ул.
Аның КФУ сәхифәсе урысча да, тагын берничә телдә эшли, ә ник татарчасы юк, бу татарларны мыскыллау дигән соравы алкышларга күмелде.
Академик Роберт Нигъмәтуллин татар-урыс дуслыгын данлады
Ул тырышып татарча сөйләде, аннары урысчага күчте. "Татарлар ике телле, урыс телле татарлар барлыкка килде. Бу борчый, аз гына булса да бу хәрәкәт акрынайсын иде. Татар-монгол изүе турында ишетеп үстем, урыслар һаман да моннан арына алмый. Русиядә начар яшәешне дә "иго"га сылтыйлар. Татар ханнары, урыс кенәзләре мөнәсәбәтләре авыр булган, әмма бу - тарих. Элек татар булмаса, башкорт булмый, башкорт булмаса, татар булмый ди идем. Хәзер татар булмаса, урыс булмый, урыс юк икән, татар булмый", диде Нигъмәтуллин.
Сарытау татарлары исеменнән чыгыш ясаган эшмәкәр Камил Әбләзов мәктәпләрдә IT технологияләренә нигезләнгән, интерактив уеннар кирәк диде. Ул шулай ук федераль дәрәҗәдә татарның алты хәрефе рәсми рәвештә федераль дәрәҗәдә кертергә кирәк диде. Ул моңа кадәр дә моның мөһимлеге турында сөйләде. "Компьютер, телефоннарга кертелсен, паспорт, туу, үлем таныкларында, башка документларда безнең исемнәрне бозмыйча язылсын", дигән фикердә Әбләзов.
Чуашстаннан делегат Фәрит Гыйбтадинов сүзне кыска тотты. Ул инде онытылып барган бер инициативаны искә төшерде. Фәрит әфәнде Русиядә икенче дәүләт теле итү кирәк диде. Тагын бер фикере -Татарстан Конституциянең 14нче маддәсен ничек тә саклап калу. Билгеле булганча, бу маддә нигезендә Татарстан читтә яшәүче татарларга ярдәм итә. Делегатларны киләсе елны Сабантуйга да чыкырырга онытмады.
Энгел Фәттахов татар телен аралашу теле буларак өйрәтергә чакырды
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов: "Туган телебез сагында ике социаль институт тора - гаилә һәм мәктәп. Татар гаиләсендә балаларның туган телсез үсүе трагедиягә тиң. Мәктәп системында төрле чорлар булды. Күпләр туган телебезнең факультатив рәвештә соңгы дәресләрдә укытылуын әле хәтерли. Хәзер татар теле дәүләт теле статусын алды, мәктәптә укыту өчен тиешле кадрлар әзерләеде, укыту материаллары эшләнде... Татар теле мәктәпләрдә 1-11 сыйныфка кадәр барлык укучылар тарафыннан өйрәнелә. Татар балалары аны туган тел буларак, урыс балалары дәүләт теле статусындагы тел буларак үзләштерә. Татар теле һәм урыс теле бертигез күләмдә укытыла. Республика мәгариф системында республика дәүләт теле һәм туган телләр урыс теле хисабына түгел, ә норматив документлар, үрнәк программалар биргән мөмкинлекләр кысаларында алып барыла. Татарстан фәннәр академиясе һәм КФУ белән Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе әзерләнде һәм кабул ителде. Аның нигезендә телебезне заманча, алдынгы тәҗрибәне куллану системы ята. Төп игътибарны телне аралашу чарасы буларак өйрәтүгә юнәлтергә кирәк".
Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев:
"2020 елга татар халкы өчен мөһим ике вакыйга булачак. Аның беренчесе - Татарстанның 100 еллыгы, икенчесе - Русиядәге җанисәп. Җанисәп турында резолюциядә аерым пункт бар. Татарстанның бер гасырлык чарасын Татарстанда гына түгел ә бөтен татар дөньясында зурлап бәйрәм итүне дә корылтай резолюциясенә язу урынлы булыр иде", диде.
Tatarlar Deutchland иҗтимагый оешмасы рәисәсе Венера Вәгыйзовага Европа татарлары альянсын мактау вазифасы йөкләнелгән. Ул бу рольне бик хисләнеп башкарып чыкты, вата-җимерә булса да, татарча сөйләде. Вәгыйзова безне Кремль җырын җырлап йөрүчеләр дип сөйләүчеләр дә бар дип әйтеп алды. "Татарстан, Башкортостан татарлары кебек читтә яшәүче татарлар да кадерле" диде ул.
Әле күптән түгел Венера Азатлыкка Европа парламенты тарафыннан Кремльнең Европадагы сәяси коралы дип танылган Россотрудничество белән хезмәттәшлек турында сорауга җавап биреп, үзенең милли эшләрдән читләшеп, читтән генә күзәтеп торачагын, вакыйгаларның алга таба нинди юлдан китәчәген күрергә теләвен белдергән иде. Аңарчы Венера Германиядәге Мәскәү сәясәтен яклаучылар митингында катнашып Русиянең бер пропаганда каналында да чалынган һәм Германиядәге хәлләрне коточкыч итеп сөйләгән иде.
Конгрессның матбугат үзәге эшләве "югары бәяләнә"
Социаль челтәрләрдә ник татар корылтаеннан җанлы трансляция бармый дип аптырашлы язмалар күп. Җыен турында мәгълүмат эзләүчеләр конгрессның матбугат үзәгенең эшләвенә тап булалар.