ТАСС хәбәр итүенчә, Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков: "Президент кайчан кирәк дип саный, шул вакытта позициясен белдерәчәк", дигән.
Дөнья татар конгрессының VI корылтаеның резолюция проектында Татарстан белән Русия арасындагы шартнамәнең уңай тәэсиренә һәм аның озайтылуына ышаныч белдерәбез, Дәүләт шурасының Татарстан президенты институтын саклап калу турында мөрәҗәгатен яклыйбыз диелгән. 3 августта Дөнья татар конгрессының корылтаеның пленар утырышында Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә шартнамәнең әһәмияте турында сөйләде.