Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төрмәсендә кырымтатар Рустем Вирати үлгән


Рустем Вирати
Рустем Вирати

Ул Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә булган.

Русия төрмәсендә кырымтатар Рустем Вирати үлгән. Ул Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә утырган. Аның үлеме турында Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров хәбәр итте. Чубаров сүзләренчә, ир төрле җәфалауларга дучар булган.

Виратига 60 яшь иде. Үлеменең төгәл көне билгеле түгел. Туганнарына хәбәрне 10 февральдә әйткәннәр.

Рөстәм Виратины 2023 елда Русия оккупацияләгән Херсон өлкәсенең Новоалексеевское авылында тоткарланды. Аны Номан Челебиджихан исемендәге батальонда катнашуда гаепләп, сигез елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

  • Номан Челебиджихан төркеме – 2014 елда Кырым белән чиктәш районнарны саклау өчен ихтыярилардан төзелгән оешма. Ул нигездә кырымтатарлардан тора. Кырымда ФСБ әлеге төркемдә катнашуда гаепләп, кырымтатарларны даими тоткарлап тора.
  • Русиянең тикшерү комитеты ATR Беренче кырымтатар телеканалы җитәкчесе, Кырымтатар дөнья конгрессы вице-президенты, Кырымның элекке вице-премьеры Ленур Ислямовны Номан Челебиджихан исемендәге, ким дигәндә 150 кешелек батальонны төзүче һәм җитәкләүче дип гаепләде.
  • 2022 елның июнендә Русия Югары мәхкәмәсе кырымтатар ихтыяриларыннан торган Номан Челебиджихан исемендәге батальонны террорчы дип тапты һәм илдә аның эшчәнлеген тыйды. Мәхкәмә фикеренчә, батальон оештыруның максаты – "Русиянең бөтенлеген бозу, ә төп бурычларыннан берсе – Кырым республикасын корал белән яулап алу".


Белешмә: Номан Челебиҗиһан

Номан Челебиҗиһан (1885-1918) — Кырымның дала ягында Ор Капы районы (Перекоп) Сонак авылында туа. Төркиядә (1908-1912) Истанбул университетында юридик һәм дини белем ала, анда кырымтатар студентларын берләштергән "Кырым генчлиги" (Кырым яшьләре"), "Ватан" яшерен оешмасын төзи. Шигырьләр, хикәяләр авторы.

Төркиядә Исмәгыйль Гаспринский белән очраша. 1913 елда Петербур университетының юридик бүлегенә укырга керә. 1917 елда Акмәчеттә Бөтенкырым мөселман корылтаенда оешкан мөселман башкарма комитетының рәисе, Кырым, Литва, Беларус, Польша мөселманнары мөфтие булып сайлана.

1917 елның ноябрь-декабрендә фикердәшләре белән Бакчасарайда Беренче кырымтатар халкы Корылтаен әзерләп үткәрә. Корылтай Кырым милли республикасы оешуын игълан итә һәм аның конституциясен кабул итә, Номан Челебиҗиһан директориянең (милли хакимиятнең) рәисе итеп сайлана.

Большевиклар милли хакимиятне танымый, Кара дингез флоты матрослары ярдәмендә хакимиятне бәреп төшерәләр, Кырымны яулап алалар. Номан Челебиҗиһан бер мәхкәмәсез инкыйлабчы матрослар тарафыннан 1918 елның 23 февралендә үтерелә, җәсәде Кара диңгезгә ташлана.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG