30 августта Казанның Иске татар бистәсендә "Яңа дәвер" заманча татар музыкасы проектының концерт-презентациясе узачак. Оештыручылар "этно-джаз, фьюжн, поп, кантри, брит-поп, рок-баллада, нео-классика, поп-рок" кебек жанрларда иҗат итүче башкаручыларны бергә туплавын белдерә. Җанлы концертта Шүрәле төркеме, Байбазар Бикчәнтәев (Кытай), Ринат Гыйлфанов, Арслана, Альберт Исмаил, Миләүшә Сафина, Azat Sound System төркеме (Азат Гыйлметдинов), ANN SU, Филүс Бөркет (Башкортстан), Азат Гыймадиев чыгыш ясаячак.
"Яңа дәвер" проектын җырчы һәм радиода алып баручы Арслана (Алсу Таҗетдинова) һәм продюсер Рамил Таҗетдинов уйлап чыгарган. Авторлар проектка шактый зур максатлар куя: "сыйфатлы заманча татар музыкасы үсеше өчен мәдәни мохит тудыру, төрле жанрларда эшләүче профессионал музыкантларны барлау һәм алар өчен мәйданчык булдыру, халыкара бәйләнешләрне арттыру, заманча музыка аша татар телен саклау" һ.б.
"Бу бүген-кичә барлыкка килгән проект түгел. Берничә ел уйлап килдек. Такымның тәҗрибәсе зур. Концепцияне берничә ел төзедек", дип ышандырды Казанда журналистлар белән очрашуда Алсу Таҗетдинова.
Проектның генераль продюсеры Рамил Таҗетдинов сүзләренчә, "Яңа дәвер"не төрле дәрәҗәдәне дәүләт структуралары да хуплый, ләкин әлегә проект чыгымнарны үзе генә каплый. "Беренче концертны үз көчебез белән оештырабыз, артистлар бушлай чыгыш ясый. Дәүләт оешмалары теләктәшлек күрсәтте, ләкин матди чыгымнар үзебездән", диде ул.
Гонорар булмауданмы, башка сәбәпләр аркасындамы, заманча татар сәхнәсен тәшкил иткән кайбер башкаручыларның әлеге концертта катнашудан баш тартканы билгеле булды. Тәкъдимнәр Yummy Music лейблы резидентларына да килгән.
"һәр артистның үз менеджменты булганын аңлыйсыз. Ягъни, син аны кая да булса чакырганда, артистның үзе белән түгел, ә концерт мөдире, яки концерт менеджеры белән сөйләшәсең", дип сөйли лейбл җитәкчесе Ильяс Гафаров.
"Бу артист өчен дә уңайлы, чөнки ул иҗат турында кайгыртырга тиеш. Оештыручылар өчен дә уңайлы, чөнки алар менеджер белән утрак телдә сөйләшә: техрайдер, стейджплан, лайн-ап, саундчек, һ.б. Хәтта Татарстанда да бу нормага кереп бара. Ләкин кайберәүләр, бу норманы санга сукмыйча, 2005 елдагыча, турыдан-турыга артистларның үзләренә шалтыратып, аларны үгетли башлый, гәрчә аларның барысына да таныш лейбл белән хезмәттәшлек иткәне билгеле", ди Гафаров.
Оештыручыларның "заманча", "альтернатив", "яңа" музыкага катнашы – ноль
"Әлбәттә, артистлар менеджерга мөрәҗәгать итәргә куша. Без, моны күреп, оештыручылар турында тиешле җирдә белештек һәм игътибар белән аларның презентацияләре белән таныштык. Безгә бу кәгазьләр сәер булып тоелды, чөнки оештыручыларның "заманча", "альтернатив", "яңа" музыкага катнашы – ноль. Ә алар инде фестиваль үткәрергә, премия тапшырырга җыеналар. Бу барысы да китеп баручы поездга сикереп утырырга маташуны хәтерләтә. Заманча татар музыкасына игътибар арта бара; бу теманы кулланып, үзенә исем, акча, урын чеметеп алырга теләүчеләр дә бардыр. Безнең артислар мондый ярминкәләрдә катнашмый, репутация кадерлерәк", дип сөйләде Yummy Music лейблы вәкиле.
Бездә җанрлар белән чикләү юк
Алсу Таҗетдинова матбугат очрашуында әйткәнчә, проектка "альтернатив" башкаручыларны гына җыю максаты юк. "Без "альтернатив" сүзен кулланмыйбыз, безнең концепция башка. Бездә җанрлар белән чикләү юк", ди ул.
Шулай ук журналистлар "проект үзеңне пиарлау коралы гына түгелме" дип, тәнкыйди сораулар да бирде матбугат очрашуында. "Яңа дәвер" оештыручылары Альберт Исмаил (арт-мөдир), Миләүшә Сафина (PR-мөдир), Арслана (Алсу Таҗетдинова, проект авторы) үзләре дә концертта чыгыш ясаячак.
Проект такымы аның дәвамлы булачагын белдерә. Оештыручылар планында "Яңа гасыр" каналында музыкаль тапшыру башлау, 2018 елда тавыш бирүләр, премияләр тапшыру һ.б. юнәлешләр күзалланган.