Accessibility links

ТИҮ Татарстан президентыннан җинаять эшен яптыруны сорый


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

5 сентябрь Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев ТИҮгә каршы ачылган җинаять эше һәм шартнамә тирәсендәге хәлләргә аңлатма бирде.

Казанда узган матбугат очрашуында Фәрит Зәкиев ТИҮгә карата җинаять эшен туктатуда ярдәм итүне сорап активистлар Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат белән мөрәҗәгать итәргә җыена дип әйтте.

Урыс телле бу хатта язылганча, "ТИҮне эзәрлекләү инде берничә ел дәвам итә". 2014 елда "чираттагы корылтайны уздырырга рөхсәт бирелмәде", ТИҮне Дәүләт шурасы карары белән тапшырылган Карл Маркс урамындагы йорттан куып чыгардылар", дип искә төшерә хат авторлары.

Активистлар белдерүенчә, "татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге җәмгыятьтә һармония булдыруга юнәлтелгән, ул кануннарны гына түгел, әдәп-әхлак нормаларын да бозмый".

"ТИҮ эшчәнлеге "Күпмилләтлелек - Русия өчен афәт" диюче көчләргә каршы тора. ТИҮ фикеренчә, бер-беренә хөрмәт белән караган милләтләр заман сынауларына каршы тора алырлык Русия төзи ала", диелә хатта.

ТИҮ Татарстан президентыннан "ватандашлык җәмгыяте институтын юк итүдән саклауны сорый".

Зәкиев әйтүенә караганда, тәртип саклау оешмалары аңа ТИҮ эшчәнлеге сәбәпле Русия җинаять кодексының 282нче маддәсе ("нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен төшерү") нигезендә җинаять эше ачылуы турында белдергән. Җинаят эше 28 июнь көнне ачылган.

21 августта Зәкиевнең өендә тентү узды.

Тәртип саклаучылар Татар иҗтимагый үзәгенең 2015 елның 21 февралендә Халыкара ана теле көненә багышланган пикетында күтәрелгән текстта һәм 2016 елның 19 февралендә Халыкара ана теле көненә багышланган конференциясе карарында канунга каршы сүзләр бар дип саный.

Иҗтимагый үзәк оешмага карата җинаять эше Татарстан белән Русия арасындагы шартнамәне яклау эшен туктату максатында ачылган дип саный, диде Зәкиев. Шул сәбәпле зур митинг үткәрелмәде, алай да 3 пикет узды һәм берничә мөрәҗәгать юлланды дип искәртте ул.

Зәкиев сүзләренчә, 2015 елгы пикетта күтәрелгән шигарләр арасында тәртип саклаучылар "Премьер министр Илдар Халиковны, премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошинны, төзелеш министры Ирек Фәйзуллинны, элемтә министры Роман Шәйхетдиновны, спорт министры Владимир Леоновны, Казан башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкинны Татарстан Конституциясен бозган өчен вазифаларыннан алырга! Алар татар телен белми!" дигән текстка дәгва белдерә.

Шушы елның 11 маенда Чаллы мәхкәмәсе Чаллы ТИҮен экстремистик оешма дип санарга һәм аның эшчәнлеген Русия җирлегендә тыярга дигән карар чыгарган иде. Татар иҗтимагый үзәге Чаллы ТИҮенә катнашы булмавын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG