Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туймазы районында тилчә (ящур) авыруы чыкты


Туймазы районында тилчә (ящур) авыруы чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:59 0:00

Башкортстанның Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Сайран һәм Үрмәкәй авылларындагы малда тилчә, ягъни ящур авыруы булуы ачыкланды. Хәзер анда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли, химик дизинфекция эшләре бара. Район чиген узучы машиналарны да махсус сыекча белән эшкәртәләр. Ике авылдан 40 чакрым ераклыктагы барлык малларны яндыру каралган. Мал хуҗаларыуна акчалата компенсация түләнәчәге белдерелде. Бу төбәктән ит, сөт ризыклары алмаска киңәш ителә. Кизү Туймазыдагы иң зур авылларның берсе Кандрада да булырга мөмкин диелә. Башкортстанның ветеринария идарәсендә авыру таралуны туктату турында ашыгыч киңәшмәләр уздырыла. Тилчә белән күбрәк мөгезле эре терлек авырый, әмма аның кешегә дә йогуы ихтимал. Башкортстанда тилчә авыруы соңгы тапкыр 1977 елда теркәлгән булган.

XS
SM
MD
LG