Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, төбәкләрнең нинди дә булса өстенлекләре булырга тиеш. "Ләкин федераль нормалар бар. Һәм тел ихтыяри өлешкә кертелгән. Без норматив актларга буйсынырга тиеш. Киләчәктә нинди карар буласын вакыт күрсәтер", диде Татарстан президенты.
Миңнеханов сүзләренчә, татар теле мәсьәләсе тиз кабынып киткән һәм без кануннар кысаларында эшлибез дип, моңа игътибар ителмәгән.
Килештерелмәгән гамәлләр аркасында федераль кануннарны бозучы төбәкләр арасына кергәнбез. Гәрчә Конституциядә болар барысы да бар
"Кызганыч, төбәкнең дәүләт телен һәркем үзенчә аңлады. [Мәскәү белән - ред.] килештерелмәгән гамәлләр аркасында без федераль кануннарны бозучы төбәкләр арасына кергәнбез. Гәрчә Конституциядә болар барысы да бар. Мәсьәлә Русия мәгариф министрлыгы формалаштырган федераль стандартлар белән көйләнә, ләкин без моңа игътибар итмәдек, кануннар кысаларында эшлибез, дип уйладык. Шушы проблем килеп туды", дигән Татарстан президенты.
Миңнеханов татарлар үз телләрен һичшиксез белергә тиеш, дигән фикердә. "Без үзебез ана телен белмибез яки начар беләбез һәм әз кулланабыз. Моны үзгәртергә кирәк. Безгә сәламәт ватанпәрвәрлек җитми. Әгәр син үз анаңның телен белмисең тикән - бу сине бизәми", ди Миңнеханов.
Без ана телебезне белмибез яки начар беләбез һәм әз кулланабыз. Моны үзгәртергә кирәк. Безгә сәламәт ватанпәрвәрлек җитми
Президент татар теле кызыклы булырга тиеш, моңа кадәр татар телен укыту системы катлаулы иде, дигән фикердә. "Телне популярлаштыру өстендә эшләргә кирәк. Без онлайн укыту өлкәсендә эш алып барачакбыз. Безгә эш башкаруны да (делопроизводство) кертергә кирәк. Кешеләр, нинди милләттән булуга карамастан, телнең кирәклеген тоялар икән, чынлап та ихтыяҗ туачак", дип сөйләде Миңнеханов.
Миңнеханов үзенең татар терен белүе нәтиҗәсендә казакълар, үзбәкләр, төрекләр белән аралаша алауы турында да әйтте. "Балалар өчен ата-аналар карар кабул итә. Ә әгәр ул киләчктә Татарстан президенты булырга теләсә?" диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Русиянең күпмилләтле ил булуы һәм телләрнең юкка чыга башлавы ил өчен катастрофа булачак дип тә санавын әйтте.
2017 елның 29 ноябрендә Татарстанның Дәүләт шурасы Русия мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән яңа уку планын хуплады. Әлеге план нигезендә мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына ике сәгать өйрәнеп була. Парламентның бу утырышында Рөстәм Миңнеханов катнашмады. Ул чираттагы эш сәфәренә киткән иде.
Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят
- 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
- 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергәкүрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
- 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
- 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
- 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
- 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
- 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларынбелдерде
- 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
- 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
- 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
- 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
- 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды
- 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
- 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
- 24 октябрь Казанда узган киңәшмәдә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү
- 26 октябрь Татарстан Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
- 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
- 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
- 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
- 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
- 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
- 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.