Пхенчханда көчле давыл аркасында берничә ярышны уздырмаска булдылар, җанатарларны имин урынга күчерделәр. Оештыручылар кешеләрне йортларында калырга, урамга чыкмаска чакырды. Олимпия паркында җилдән зыян күрерлек барлык корылмаларны сүтәләр. Кар тактасы (сноуборд), таудан шуу, биатлон, чаңгы ярышлары уза торган урыннарда күтәргечләр эшләми. Бүгенге ярышлар соңрак вакытка күчерелде. Хатын-кызлар арасында биатлон ярышы 15 февральгә, слалом ярышлары 16 февральга күчерелде.
Эрнест Яхин чаңгыда ике төр ярышның беренче төрендә, уртача озынлыктагы трамплиннан сикерү ярышында 21нче урынны алды. Чаңгы узышында Эрнест лидердан 2 минут 16 секундка соңрак старт алды, нәтиҗәдә 38нче булып килде. Татар егетенең үзен күрсәтергә мөмкинлеге әле бар, киләсе ярыш - озын трамплиннан сикерү - 20 февраль узачак.
13 февраль, 4нче көн, медальләр
алтын | көмеш | бронз | |
Германия | 5 | 2 | 2 |
Нидерланд | 4 | 4 | 2 |
Норвегия | 3 | 5 | 3 |
Канада | 3 | 4 | 3 |
АКШ | 3 | 1 | 2 |
Русиянең олимпия атлетлары | 0 | 1 | 4 |
14 февраль Олимпия уеннарында чаңгыда ике төр ярышлар башланып китә. Анда Русиядән бердәнбер спортчы катнаша – Эрнест Яхин. Эрнест – татар егете. Аның турында дүрт ел элек, Сочи Олимпиадасы вакытында язган идек. Ул арада Эрнест өйләнеп өлгергән, хатыны Лариса Дәүләтшина белән Алан исемле малай үстерәләр.
Эрнест 1991 елның 9 гыйнварында Уфада туган. Русия спорт мастеры. Командалы спринтта 2013 елда Русия чемпионы. 2014 елдан Русиянең Олимпия җыелмасында.
Ярышлар Казан вакыты белән иртәнге тугызда башлана.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Пхенчханда фигуралы шууда такым ярышларында көмеш медаль яулавы белән котлаган. Котлау хаты аның остазына – Этери Тутберидзега да юлланды, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.
"Хөрмәтле Этери Георгиевна, кадерле Алинә! Сезне Пхенчхандагы XXIII кышкы Олимпия уеннарында команда турнирында Алинә Заһитованың искиткеч чыгышы белән тәбрик итәм. Алинәнең нәсел тамырлары Татарстаннан икәнлеген, фигуралы шуу спорты белән Әлмәт шәһәрендә шөгыльләнә башлавын белгәч бик куандым. Татарстанлылар һәм шәхсән үз исеменнән спортчыга яңа җиңүләр, уңышлар телим", диелә котлау хатында.
Кичә 15 яшьлек Алинә Заһитова ирекле програмда 158,08 балл (үз карьерасында иң яхшы нәтиҗә) җыеп, беренче урынны алды. Нәтиҗәдә ул Русиянең олимпия атлетлары такымы ,tk8y көмеш медаль яулады.
Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) АКШ хатын-кызлар хоккей такымы капкачылары башлыгында Азатлык сыны сурәтләрен калдырырга рөхсәт иткән. Баштарак ХОК ул сурәтләрне сәяси символ дип алырга таләп иткән иде, ләкин АКШ хоккей федерациясе белән сөйләшүләрдән соң фикерен үзгәртергә булган. Олимпия хартиясендә спортчылар киемендә пропаганда тыелган.
Бүген АКШ такымы Русиянең олимпия атлетлары такымына каршы уйный. Русия такымында өч татар кызы да бар - Фәнүзә Кадыйрова, Лиана Ганиева һәм Диана Канаева.
12 февраль, 3нче көн, медальләр
алтын | көмеш | бронз | |
Германия | 4 | 1 | 2 |
Нидерланд | 3 | 2 | 2 |
Норвегия | 2 | 4 | 3 |
Канада | 2 | 4 | 1 |
АКШ | 2 | 1 | 1 |
Русиянең олимпия атлетлары | 0 | 1 | 1 |
Словакия өчен чыгыш ясаган биатлончы Анастасия Кузьмина бүген спринт ярышында көмеш медаль яулады. Әйтергә кирәк, 10 ел элек Кузьминаны Русия такымына алмаганнар иде. Нәкъ шул вакытта ул ире яшәгән Словакия өчен ярыша башлый һәм дөньяның иң яхшы биатлончысына әверелә. Русия өчен чыгышлар ясаган булса, бу Олимпия уеннарына эләгә алыр иде микән, кем белә?
Кузьмина Русиянең иң көчле биатлончысы Антон Шипулинның бертуган апасы. Антонны бу Олимпиадага кертмәделәр. Сүз уңаеннан, өч ел элек Шипулин татар кызы Луиза Сабитовага өйләнгән иде. Алар Дима исемле малай үстерәләр.
Сүз уңаеннан, кичә Русиянең тагын бер биатлончысы - Дарья Виролайненың әнисе, ике тапкыр Олимпия чемпионы Анфиса Резцова кызының Русиядә яшәгәне өчен үкенеч белдерде. Дарьяның улы һәм кайнанасы белән кайнатасы Финляндиядә яши, ул шул ил өчен дә чыгыш ясый алыр иде, дип өсти әнисе.