Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхенчхан көндәлеге

9-25 февраль Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары узды. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогка теркәп барды.

Алинә Заһитова чыгыш ясый
Алинә Заһитова чыгыш ясый

Казан вакыты белән дүшәмбе иртәсендә тәмамланган фигуралы шууда такымнар ярышында татар кызы Алинә Заһитова ирекле програм өлешендә чыгыш ясап җиңү яулады. Алинә 158,08 балл җыеп шәхси рекордын яңартты һәм көндәшләрен шактый артта калдырды. Икенче урында американ кызы Мирай Нагасу (137,53), өченче урында канадалы Габриэль Дэйлман (137,14).

Кыска програмда Русиянең олимпия атлетлары такымы өчен Евгения Медведева чыгыш ясады, ул да рекордлы күрсәткеч белән бу төрдә җиңү яулады. Ирләрнең ирекле програмында русияле Михаил Коляда икенче урын алды, кыска програмда ул сигезенче генә булды.

Парлы шууда Казан кызы Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов кыска програмда җиңү яулады.

Русиянең олимпия атлетлары такымы
Русиянең олимпия атлетлары такымы

Нәтиҗәдә Русиянең олимпия атлетлары такымы көмеш медальләр яулады. Алтын медальләр - Канада, бронз - АКШ такымында.

11 февраль, 2нче көн, медальләр

алтынкөмешбронз
Германия301
Нидерланд221
Норвегия143
АКШ110
Австрия100
Русиянең олимпия атлетлары001

Сулдан: Жюстин Дюфур-Лапуант, Перрин Ляффон, Юлия Галышева
Сулдан: Жюстин Дюфур-Лапуант, Перрин Ляффон, Юлия Галышева

Якшәмбе көнне узган могул* ярышында татар кызы Регина Рахимова 10нчы урынны алып, финалга үтә алмады. Беренче урында Франциядән Перрин Ляффон, икенче урында Канададан Жюстин Дюфур-Лапуант, өченче урында Казакъстаннан Юлия Галышева.

*Могул - фристайлның бер төре, чаңгыда калкулыклы тау сыртыннан шуып төшү.

Свен Крамер
Свен Крамер

Һолланд спортчысы Свен Крамер 5000 метрга тимераякта йөгерүдә алтын медаль яулады һәм олимпия рекорды куйды. Ул барлыгы 8 олимпия медале яулаган тарихта беренче тимераякчы булды.

10 февраль, 1нче көн, нәтиҗәләр

алтынкөмешбронз
Германия200
Нидерланд121
Көньяк Корея100
Швеция001
Норвегия031
Русиянең олимпия атлетлары001

Лаура Дальмайер
Лаура Дальмайер

Алман кызы Лаура Дальмайер хатын-кызлар арасында биатлон спринтында (7.5 чакрымга) алтын медаль яулады. Икенче урында Норвегиядән Марта Олсбу, өченче урында Чехиядән Вероника Виткова.

Нәтиҗәдә Германия такымы медальләр бәйгесендә беренче урынга чыкты.

Семен Елистратов
Семен Елистратов

Уфа егете Семен Елистратов тимераякта 1500 метрга узышуда бронза медаль яулады. Бу Русия спортчыларының Пхенчхан Олимпиадасында беренче медале булды. Семен үзенең медален Олимпиададан читләтелгән иптәшләренә багышлавын белдерде, ә Русия спортчыларының Олимпиададан читләтелүен "әшәке һәм кабахәт эш" дип атады. Халыкара олимпия комитетының коммуникация мөдире Марк Адамс Елистратовка мондый "дуамал" белдерүе өчен кисәтү ясады.

Шарлотт Калла
Шарлотт Калла

Беренче алтынны Швеция алды. Пхенчхан уеннарының беренче алтын медален швед чаңгычысы Шарлотт Калла яулады. Ул хатын-кызларның 15 чакрымга скиатлон ярышында (7,5 чакрым классик һәм 7,5 чакрым ирекле стильдә) җиңде. Икенче урында Норвегиядән Марит Бьерген, өченче урында фин спортчысы Криста Пармакоски.

дәвам

XS
SM
MD
LG