Шимбә көнне Пхенчханда Олимпия медальләре өчен көрәшкә тагын бер татар егете кушыла – Казакъстан өчен чыгыш ясаучы Илдар Бәдретдинов фристайл-акробатика ярышларында катнаша. Ярышлар Казан вакыты белән көндезге икедә башлана.
12 гыйнварда Илдар 18 яшен билгеләп үтте. Ул Шымкентта туган. 2005 елда гимнастика белән шөгыльләнә башлый, 2011 елда фристайл-акробатикага күчә. Шымкенттагы "Мирас" көллияте студенты. Икенче сезон рәттән Дөнья кубогы этапларында чыгыш ясый, шуларда ирешкән нәтиҗәләр нигезендә Пхенчхандагы кышкы Олимпия уеннарына бару хокукын ала. Илдар – Казакъстан җыелмасында фристайлның акробатика төрендә чыгыш ясаучы бердәнбер спортчы.
Русия биатлончысы Татьяна Акимова Пхенчханга рөхсәт булмау сәбәпле бара алмаган тренерлары аның белән аралашудан туктады дип зарлана. Бу турыда ул "Матч ТВ" эфирында сөйләгән. "Җыелма тренерлары уеннар барышында миңа бер мәртәбә дә шалтыратмады да, язмады да. Бу бит Олимпиада, югары дәрәҗәле ярыш, миңа рухи яктан авыр булды. Беренче стартларда берни аңламыйсың, ниндидер киеренкелек. Әлбәттә, үпкә бар" дигән спортчы.
Русия биатлончыларына хәзерге вакытта башка ил тренерлары ярдәм итә.
Татьяна Акимова – чуаш кызы. 1990 елның 26 октябрендә Чабаксарда туган. Дөнья кубогы этаплары җиңүчесе, дөнья чемпионатының бронза медале иясе.
15 февраль, 6нчы көн, медальләр
алтын | көмеш | бронз | |
1 Германия | 9 | 2 | 4 |
2 Норвегия | 6 | 7 | 4 |
3 Нидерланд | 5 | 5 | 2 |
4 АКШ | 5 | 1 | 2 |
5 Канада | 4 | 5 | 4 |
- - - - - - | |||
15 Русиянең олимпия атлетлары | 0 | 1 | 4 |
УКУЧЫ ФИКЕРЕ: Олимпиаданың иң гыйбрәтле нәтиҗәсе
Олимпиададагы бүгенге ярышларның иң күренекле һәм гыйбрәтле нәтиҗәсе — Германия өчен тимераякта фигуралы шууда чыгыш ясаучы украин кызы Алена Савченконың парлылар турнирында җиңеп чыгуы.
Беренчедән, Аленага гыйнварда 34 яшь тулды. Аның спорт хезмәттәше Брюно Массо да бала-чага түгел: тагын бер елдан француз(!) дүртенче дистәсен вакларга җыена. “Карт-карчыклар”ның фигуралы шууда планета дәрәҗәсендә чыгыш ясавы — бик сирәк күренеш. Людмила Белоусова белән Олег Протопопов кына хәтергә кереп калган. Ә инде Олимпия чемпионы булу турында мондый “пенсионерлар”га хыялланасы да юк. Бу — әлегә шушы "кагыйдә"нең бердәнбер чыгармасы.
Икенчедән, Аленаның да, Брюноның да элек, Олимпиадаларда башка партнерлар белән чыгыш ясап, беренче өчлектә урын алганы булмады. Икәү бергә нибары соңгы ике елда гына ярышларда катнашалар. Һәм икесе дә — үз ватаннарында “перспективасыз” дип танылганнардан. Аптыраганнан рәхим-шәфкатьле Германия җирлегендә килеп кушылган пар турында беркем дә, болар Олимпия чемпионы булырлар әле, дип уйламаган иде.
Өченчедән, Алена үзенең 20 еллык спорт гомерендә һәрвакыт Украина өчен генә чыгыш ясарга һәм шул ук вакытта үз ватанында гына яшәргә тырышты. Ләкин чит ил спортчыларын Киевка күчеп килергә күндерү мөмкин түгел иде. Әле гасыр башында ук Аленаны Антон Неменко исемле бер Русия ватандашы белән ярәштерергә тырышып карадылар. Егет инде Киевка күчеп килергә һәм Украина паспортын алырга да риза булган иде. Җан тартмаса, кан тарта бит. Ләкин Киев хакимияте... “өлкән братлар списать иткән” кешене кабул итәргә һәм бу "перспективасыз" парны финансларга риза булмады. Алена Германиягә мөһаҗирлеккә китте. Менә шундый хәлләр бүген Олимпия шугалакларында.
Бүген Пхенчханда Олимпия медальләре өчен көрәшкә тагын бер татар егете кушыла - Казакъстан өчен чыгыш ясаучы Тимур Хәмитгатин 20 чакрымга биатлон узышында катнаша. Ярышлар Казан вакыты белән 14.20дә башлана.
24 яшьлек Тимур Казакъстанның Акмулла өлкәсе Бурабай районында туган. Алматыда икътисад һәм статистика академиясен тәмамлаган. Халыкара класслы спорт мастеры. Европа һәм дөнья чемпионатларында, 2015 һәм 2017 елларда Бөтендөнья кышкы Универсиадада катнашкан. 2017 елда Казакъстан спартакиадасы чемпионы, Казакъстан җыелмасы әгъзасы, Дөнья кубогы һәм IBU кубогы этапларында катнашкан, башта яшьләр, аннары зурлар арасында Казакъстан ярышларында күп тапкыр җиңү яулаган, призер булган спортчы.
Словакия өчен чыгыш ясаган Анастасия Кузьмина тагын бер көмеш медаль яулады. Ун ел элек Кузьминаны Русия такымына алмаганнар иде. Нәкъ шул вакытта ул ире яшәгән Словакия өчен ярыша башлый һәм дөньяның иң яхшы биатлончыларының берсенә әверелә. Кузьмина Русиянең иң көчле биатлончыларының берсе Антон Шипулинның бертуган апасы. Антонны бу Олимпиадага кертмәделәр.
Казан кызы Евгения Тарасова фигуралы шууда медаль яулый алмады, ул партнеры Владимир Морозов белән 4че урынга калды. Беренче урында Германия өчен чыгыш ясаган Алена Савченко белән Бруно Массо.
Элегрәк Тарасова һәм Морозов такым ярышында көмеш медаль яулаган иде. Бу Татарстанның кышкы Олимпиадада беренче медале.
14 февраль, 5нче көн, медальләр
алтын | көмеш | бронз | |
Германия | 7 | 2 | 3 |
Нидерланд | 5 | 4 | 2 |
АКШ | 4 | 1 | 2 |
Норвегия | 3 | 5 | 3 |
Канада | 3 | 4 | 3 |
Русиянең олимпия атлетлары | 0 | 1 | 4 |