17 февраль, 8нче көн, медальләр
алтын | көмеш | бронз | |
1 Германия | 9 | 4 | 4 |
2 Норвегия | 7 | 8 | 7 |
3 Нидерланд | 6 | 5 | 2 |
4 Канада | 5 | 5 | 5 |
5 АКШ | 5 | 2 | 2 |
- - - - - - | |||
19 Русиянең олимпия атлетлары | 0 | 2 | 7 |
Кореяда алтын медаль яулаган Анастасия Кузьмина финишка Словакия әләмен күтәреп килде. Ярышларны шәрехләүче Алексей Андронов ачынып әйтеп куйды: "Словакия әләме Русиянекенә охшаган, әмма ул Словакия әләме". “Анастасия Кузьмина һәм уеннарда Беларус өчен чыгыш ясаучы Надежда Скардино – рус биатлоны югалтулары”, - дип тә өстәде Андронов.
Скардино 1985 нче елда Лениградта туган. Җиде яшеннән спорт белән шөгыльләнә. Русия җыелмасына эләгә алмагач, ул Минскига күченеп, Беларус өчен ярыша башлый. 2014 нче елгы Олимпия уеннарының бронза иясе. Надежда күп тапкырлар дөнья биатлонының иң яхшы снайперы дип танылды. Ул, 17 узышта һәр атуында туры тидереп, дөнья рекорды куйган спортчы.
Словакия өчен чыгыш ясаучы рус спортчысы Анастасия Кузьмина бүген биатлон ярышларында алтын медаль яулады. Өченче урында Беларус өчен чыгыш ясаучы Дарья Домрачева. Үз вакытында Домрачеваны да Кузьминаны кебек өметсез дип Русия җыелмасыннан куып чыгарганнар иде.
Дарья Домрачева 1986 елда Минскида туган, дүрт яшендә әти-әнисе белән Себергә күченгән. 1992 нче елда чаңгы узышлары, 1999 нчы елдан – биатлон белән шөгыльләнә башлый. Спортчы кызның биатлон буенча беренче тренеры Альберт Мусин була.
Карьерасы башланганда Домрачева Русия өчен чыгыш ясый, тик 2004 нче елда Русия биатлон союзы башлыгы Александр Тихонов кызны өметсез дип игълан итә һәм илнең җыелмасыннан чыгара. Озак та тормый, Домрачева Беларус өчен чыгыш ясый башлый.
Бүгенге көнгә Дарья Домрачева күпсанлы җиңүләр яулаган спортчы. Өч мәртәбә Олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы, Дөнья кубогына ия. Кышкы Олимпия уеннары тарихында Беларус спортчылары арасында иң күп һәм дәрәҗәле нәтиҗәләргә ирешкән спортчы, хатын-кызлардан беренче. Дарьяның ире – дөньяның иң танылган биатлончысы норвегияле Уле Эйнар Бьерндален, бүгенге көндә алар Ксения исемле кыз үстерәләр.
Чаңгычы Анна Нечаевская Татарстанга тагын бер медаль алып килде. Ул чаңгы эстафетасында бронз медаль яулады. Бу Татарстан өчен Кышкы Олимпия уеннарының икенче медале. Беренчесен Дәрвишләр бистәсендә туып-үскән Евгения Тарасова алып килгән иде. Ул фигуралы шууда көмеш медаль яулады.
Бүген Пхенчханда чыгыш ясаучы Русия спортчылары арасында Дмитрий Алиев яхшы күрсәткечләре белән танылды. Егет фигуралы шууда югары осталык күрсәтеп, 7 нче урын алды. Алиевка әле нибары 18 генә яшью, бу аның беренче Олимпиадасы. Яндекста "Дмитрий Алиев фигурист" дип җыя башласаң, "национальность" дип чыга. Димәк, кешене беренче чиратта аның нинди милләттән булуы кызыксындыра булып чыга. Без дә тикшереп карадык, яшь сәләтле спортчы татарлар белән бәйле түгел микән? Юк, бәйле түгел, Дмитрийның әтисе – Сергей, Сергейның әтисе – Василий...
Русиянен хатын-кызлар хоккей такымы тарихта беренче мәртәбә Олимпия уеннарының ярымфиналына чыкты. Алар Канада такымы белән очрашачак. Чирекфиналда кызлар Швейцариядән көндәшләре белән уенда 6:2 исәбе белән отты. Алкаларнын берсен көндәш капкасына Актаныш кызы Лиана Ганиева кертте. Киләсе уен дүшәмбе көнне Казан вакыты белән 7.10 да башлана.
16 февраль, 7нче көн, медальләр
алтын | көмеш | бронз | |
1 Германия | 9 | 2 | 4 |
2 Норвегия | 6 | 8 | 5 |
3 Нидерланд | 6 | 5 | 2 |
4 АКШ | 5 | 1 | 2 |
5 Канада | 4 | 5 | 4 |
- - - - - - | |||
15 Русиянең олимпия атлетлары | 0 | 2 | 6 |
Русиянең хатын-кызлар хоккей такымы иртәгә буласы уенга эзерләнәсе урынга бүген ирләрнең Русия-Словения уенын карарга барган, дип яза "Р-Спорт" басмасы. Баш тренер Алексей Чистяков моны өч уен рәттән җиңелгәннән соң кызларның "башын җилләтеп алу" кирәклеге белән аңлата. Иртәгә алар Швейцариягә каршы уйный. Русия такымында өч татар кызы бар - Фәнүзә Кадыйрова, Лиана Ганиева һәм Диана Канаева.