Словакия өчен чыгыш ясаучы рус спортчысы Анастасия Кузьмина бүген биатлон ярышларында алтын медаль яулады. Өченче урында Беларус өчен чыгыш ясаучы Дарья Домрачева. Үз вакытында Домрачеваны да Кузьминаны кебек өметсез дип Русия җыелмасыннан куып чыгарганнар иде.
Дарья Домрачева 1986 елда Минскида туган, дүрт яшендә әти-әнисе белән Себергә күченгән. 1992 нче елда чаңгы узышлары, 1999 нчы елдан – биатлон белән шөгыльләнә башлый. Спортчы кызның биатлон буенча беренче тренеры Альберт Мусин була.
Карьерасы башланганда Домрачева Русия өчен чыгыш ясый, тик 2004 нче елда Русия биатлон союзы башлыгы Александр Тихонов кызны өметсез дип игълан итә һәм илнең җыелмасыннан чыгара. Озак та тормый, Домрачева Беларус өчен чыгыш ясый башлый.
Бүгенге көнгә Дарья Домрачева күпсанлы җиңүләр яулаган спортчы. Өч мәртәбә Олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы, Дөнья кубогына ия. Кышкы Олимпия уеннары тарихында Беларус спортчылары арасында иң күп һәм дәрәҗәле нәтиҗәләргә ирешкән спортчы, хатын-кызлардан беренче. Дарьяның ире – дөньяның иң танылган биатлончысы норвегияле Уле Эйнар Бьерндален, бүгенге көндә алар Ксения исемле кыз үстерәләр.
Кореяда алтын медаль яулаган Анастасия Кузьмина финишка Словакия әләмен күтәреп килде. Ярышларны шәрехләүче Алексей Андронов ачынып әйтеп куйды: "Словакия әләме Русиянекенә охшаган, әмма ул Словакия әләме". “Анастасия Кузьмина һәм уеннарда Беларус өчен чыгыш ясаучы Надежда Скардино – рус биатлоны югалтулары”, - дип тә өстәде Андронов.
Скардино 1985 нче елда Лениградта туган. Җиде яшеннән спорт белән шөгыльләнә. Русия җыелмасына эләгә алмагач, ул Минскига күченеп, Беларус өчен ярыша башлый. 2014 нче елгы Олимпия уеннарының бронза иясе. Надежда күп тапкырлар дөнья биатлонының иң яхшы снайперы дип танылды. Ул, 17 узышта һәр атуында туры тидереп, дөнья рекорды куйган спортчы.
17 февраль, 8нче көн, медальләр
алтын | көмеш | бронз | |
1 Германия | 9 | 4 | 4 |
2 Норвегия | 7 | 8 | 7 |
3 Нидерланд | 6 | 5 | 2 |
4 Канада | 5 | 5 | 5 |
5 АКШ | 5 | 2 | 2 |
- - - - - - | |||
19 Русиянең олимпия атлетлары | 0 | 2 | 7 |
Кызганыч, Казакъстан өчен чыгыш ясаган татар егете фристайл-акробатика ярышларында финалга чыга алмады. Илдар Бәдретдинов ярышта 89.18 балл җыеп, 19 нчы урынга калды, ә финалга иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 6 спортчы гына эләгә. Шулай итеп Илдар медальләр өчен көрәштән төшеп кала, әмма барыбер татар егете өчен бу ярышлар уңышлы булды, ул бу спорт төрендә дөньяның иң көчле 30 спортчы арасына керүен һичшиксез раслады.
Татарстанның кышкы Олимпиадада тагын бер медаль. Бу юлы Яшел Үзән егете Андрей Ларьков чаңгы эстафетасында көмеш медаль яулады. Моңарчы Татарстан исеменнән чыгыш ясаучы спортчы кызлар көмеш һәм бронз медальләр алып килгән иде.
Якшәмбе Пхенчхан Олимпиадасында Украина беренче алтын медален алды - Александр Абраменко фристайлда җиңү яулады. Аның тренеры - кырымтатар Энвер Аблаев. Ул халыкара спорт остасы, Украина җыелма такымының фристайлда баш тренеры.
Александр Абраменконың алтын медаль алуына тренеры Энвер Аблаевның шатлану видеосы:
Энвер Аблаев 1977 елда Үзбәкстанның Чирчик шәһәрендә туган. 1995 елда Украинага күчеп килгән. 1998 елда Львовта Украина спартакиадасында җиңеп фристайлда Украина такымына керде, 2000 елда Европа кубогыда көмеш медаленә ия булды, 2002 елда Солт-Лейк-Ситида узган XIX олимпиадада 22нче булган иде. 2005 елда фристайлда дөнья кубогында Украина өчен беренче алтын медальне алган спортчы.
18 февраль, 9нче көн, медальләр
алтын | көмеш | бронз | |
1 Норвегия | 9 | 9 | 8 |
2 Германия | 9 | 5 | 4 |
3 Нидерланд | 6 | 5 | 2 |
4 Канада | 5 | 5 | 6 |
5 АКШ | 5 | 3 | 2 |
- - - - - - | |||
17-18 Украина | 1 | 0 | 0 |
19 Кытай | 0 | 5 | 1 |
20 Русиянең олимпия атлетлары | 0 | 3 | 8 |
Русия спортчысы Александр Крушельницкийның канында тыелган мельдоний маддәсе табылган. Пхенчхандагы уеннарда Крушельницкий хатыны Анастасия Брызгалова белән керлингта икеләтә микстта бронза яулады. Ләкин алар хәзер бу медальләреннән колак кагарга мөмкин. Бу Русия керлинчыларының Олимпия уеннары тарихында беренче медале иде.