Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы доллар миллиардерлары һәрберсе 100әр млн долларга баеган


Айрат (с) һәм Радик (у) Шәймиевләр
Айрат (с) һәм Радик (у) Шәймиевләр

Forbes журналы дөньядагы доллар миллиардерлары исемлеген чыгарды. Анда Татарстанның да дүрт бае кергән.

Татарстан дәүләт киңәшчесе, элекке президент Миңтимер Шәймиевнең уллары Айрат (55 яшь) һәм Радик (53 яшь) дөнья байлары исемлегендә 1867нче урында торалар. Соңгы бер елда аларның һәрберсенең байлыгы 100 млн долларга артып 1,2 млрд долларга җиткән. Нәтиҗәдә алар Русиядәге иң бай кешеләр исемлегендә дә бераз югары үрмәләгәннәр, былтыргы 88-нче һәм 89-нчы урыннарыннан быел 84-нче һәм 85-нче урыннарга күтәрелгәннәр.

Шәймиевләр белән бергә ТАИФта хезмәттәшлек итүче тагын ике байның милке шулай ук йөзәр млн долларга арткан. ТАИФның баш мөдире Алберт Шиһабетдиновның да, аның беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиевнең дә байлыклары хәзер 1,1 млрд доллар тәшкил итә. Алар дөнья байлары исемлегендә 1999нчы урында, Русия байлары исемлегендә 95-нче һәм 96-нчы урыннарда тора.

Forbes дөньяда 2208, ә Русиядә 102 доллар миллиардерын санап чыгарган. Русиянең иң бай кешесе Владимир Лисинның милке 19,1 млрд доллар. Ул дөнья байлары исемлегендә 57-нче урында.

Русия байлары исемлегендә 51-нче урында (дөньяда 1284-нче) Мәскәүдә туып үскән татар кешесе Мәгъдәт Рәхимкулов та бар. Ул 2000-нче елларда Маҗарстанда Газпром һәм банк эшләре белән шөгыльләнгән, 2007 елда кире Русиягә кайткан.

Украинаның иң бай кешесе, дөнядагы иң бай татар Ринат Ахметов ($5,5 млрд) дөнья байлары исемлегендә 334-нче урынны били. Былтыр ул 4,6 млрд доллар белән 359нчы урында булган.

Дөньядагы иң бай биш кеше түбәндәгеләр: Джефф Безо – 112 млрд доллар (“Amazon" ширкәте, АКШ), Билл Гейтс – 90 млрд доллар (“Microsoft”, АКШ), Уоррен Баффетт – 84 млрд доллар ("Berkshire Hathaway", FRI), Бернар Арно – 72 млрд доллар (LVMH, Франция) Һәм Марк Цукерберг – 71 млрд доллар (Facebook, АКШ).

XS
SM
MD
LG