Уфада өч активист 12 март республика башлыгы Рөстәм Хәмитовның урыныннан китүен таләп итеп ачлык игълан иткән иде. 13 март аларга тагын бер кеше кушылды һәм алар матбугат очрашуы уздырды.
Чарада катнашучылар үзләренең "сулы" ачлык игълан итүләрен белдерде. Ягъни алар тулысынча ач тормыйча, су гына эчә. Алар чараны уздыру өчен фатирга кергәннәр. Акциядә катнашучылар төрле мәсьәләдә ачлык тота. Екатерина Декамбаева бу адымга иренең хезмәт хакын "кысулары" уңаеннан баскан.
"Минем ирем 2013 елдан башлап Уфа моторлар җитештерү берләшмәсендә эшли иде. Шул дәвердә һәрдаим аның ярты хезмәт хакын алып калдылар. Бертөрле хезмәт хакы язалар, кулына шул язылганны ала һәм шунда ук цех башлыгына бирә. Бу 30 мең сум акча дигән сүз. Баксаң, анда соңгы егерме елда шулай итәләр икән.
Прокуратурага мөрәҗәгать итүләр дә нәтиҗә бирмәде
Без ике бала үстерәбез, берсенә бер яшь тә тугыз ай, икенчесенә алты яшь. Ирем бу хәлләр уңаеннан ризасызлык белдергәч, эшеннән алдылар. Аннан акча таләп иткәнне яздырган аудиоларны югалтканнар. Инде узган елның маеннан башлап көрәшәбез, безнең мәсьәләгә игътибар итүче юк. Прокуратурага мөрәҗәгать итүләр дә нәтиҗә бирмәде. Шул гаделсезлек уңаеннан ачлык игълан итәргә булдым", диде Екатерина Декамбаева.
"Стопкроношпан" хәрәкәте вәкиле Ирина Курели каршылык чарасына экология казалары уңаеннан кушылуын белдерде.
"Кроношпан" менә инде ике ел табигатьне пычратып утыра. Тирә-якка агач оны һәм химикаттан торган тузан тарата. Ул төннәрен дөньяны каплый. Әлеге заводтан чыккан суларның кая агуы билгесез, аның турында мәгълүмат юк. Икенче проблем - "Уфа Химпром". Ул Уфадагы фенол казасыннан соң ябылса да, зыяны бетмәгән. Завод ябылу белән башкаладагы лаборатория дә таратылган иде.
Халык арзанлыгына кызыгып агулы сөт эчә
"Уфахимпром" мәйданнарындагы калдыклар һәр яз ташкын белән эчәр суларга кушыла. Аны тикшерүче юк. Химпром мәйданы тазартылмаган. Ул гына да түгел, биналарын да файдаланалар. Мәсәлән, ул биналарның берсендә пакетларга сөт тутыралар. Ул "Молочный фермер" исеме белән сатыла. Сатуга чыгарылган иң арзан сөтләрнең берсе. Халык арзанлыгына кызыгып агулы сөт эчә. Мин шушы экологик казалар уңаеннан ачлык тотам. Болар хакында республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать итүебез нәтиҗә бирмәде", диде Ирина Курели. Ул "Кроношпан" һәм "Химпром" казаларын чит ил белгечләрен җәлеп итеп тикшертүгә өмет итә.
Ачлык акциясенә 13 март кушылган Гөлсинә Вәлитова бу адымга кызының урлануы уңаеннан басуын сөйләде.
"1990 елда мин тулгак тотып Уфаның 3нче санлы бала табу йортына кердем. Бала тапканнан соң миңа ниндидер укол кадагач ике сәгать йоклап уздырдым. Шуңа барысын да ачык шәйләми калдым. Табиблар миңа бер малай табуымны әйттеләр. Ә мин игезәкләр көтә идем. Авырлы чагымда табиблар да шулай диде, алдан ясаган УЗИ да шуны күрсәтте.
Баламны сатканнар дип уйлыйм
Икенче баламны урладылар. Мин аны эзләп таптым, ул кыз бала. Аны сатканнар дип уйлыйм. Мин улымның, кызымның һәм үземнең ДНКларымны тикшертеп, гаепле кешеләрне җәзага тарттыруны таләп итәм. Тик кызымны чит илгә җибәргәннәр, полиция минем эшне караудан баш тарта", диде Гөлсинә Вәлитова. Ул мондый хәлгә калмас өчен авырлы ананың туганнары бала табуны видеога төшерергә тиеш дип исәпли.
Ачлык игълан итүчеләр арасындагы бердәнбер ир – Рамил Хисаметдинов бу чарага сәяси карашлардан кушылган.
"Безнең Башкортстанда 2010 елда Рөстәм Хәмитов хакимияткә килде. Узган сигез ел эчендә халыкны ышандырулары тормышка ашмады. "Русгидрозавод", "Белсталь", электр станциясе һәм башкаларны төзергә ышандырды һәм алар барысы да кәгазьдә генә калды. Урал артын төзекләндерү програмы да тормышка ашмады. Торак төзүчеләр проблемнары да чишелми.
Хәмитов килгәч, артта торып калдык
Башка бик күп мисаллар да китереп була. Күрше Татарстан белән чагыштырганда 2010 елга кадәр икътисад күрсәткечләре тигез иде. Республикалар ярышып эшләде. Рөстәм Хәмитов килгәч, артта торып калдык. Идел буе федераль бүлгесендә эшсезлек буенча беренче урынга күтәрелдек. Ә Татарстанда эшчеләргә мохтаҗлык кичерәләр. Яшьләр читкә китә. Сигез ел күп вакыт. Рөстәм Хәмитов ышанычны акламады", диде Рамил Хисаметдинов.
Ачлык игълан итүчеләр беравыздан Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның урыныннан китүен таләп итә.
Бәйсез аналитиклар Рамил Хисаметдиновның Башкортстан хөкүмәтенең элекке җитәкчесе Рафаэль Байдәүләтовның туганы, 2004-2005 елларда республиканың яшьләр дәүләт комитеты җитәкчесе булуын искә алып моны сайлаулар алдыннан сәяси вазгыятьне киеренкеләндерү өчен эшләнә дип аңлата.