Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгының китүен таләп итеп берничә кеше ачлык игълан итте


 Ачлык тотуда катнашучылар
Ачлык тотуда катнашучылар

12 мартта Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовның вазифасыннан китүен таләп итеп берничә активист ачлык игълан итте.

Ачлык чарасында катнашучылар республика башлыгына төрле дәгъвалар белдерә, төбәк проблемнары турында сөйли, ләкин әлеге гамәлнең төп максаты – Хәмитовның китүе. Бу хакта активист Рамил Хисаметдинов махсус яздырылган видеода белдерә. Аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге кискен проблемнарны хәл итә алмаган.

"Иң беренче чиратта "Кроношпан" корылмасын төзү, эшсезлек, коррупция, фатир алам дип алданучыларның проблемнарын чишә алмау", ди Хисаметдинов.

Ачлык тотучы тагын бер активист Екатерина Декамбаева Уфа моторлар җитештерү берләшмәсендәге акча җыюлар турында сөйли. Ул ирем дүрт ел дәвамында хезмәт хакының яртысын җитәкчесенә биреп барырга мәҗбүр дип белдерә.

Ачлык тотучылар якын көнәрдә матбугат очрашуы җыярга планлаштыра. Алар анда үзләренең таләпләрен һәм ни өчен мондый адымга баруларын сөйләячәк.

Уфада моңа кадәр берничә тапкыр ачлык чарасы узган иде. Былтыр яз Чимшә районы башлыгының вазифасыннан китүен таләп итеп ачлык игълан иттеләр. Соңрак төрле торак компеклсларыннан фатир алам дип алданучылар ачлык тотты.

XS
SM
MD
LG